- 17.06.2016
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2016, №24 (15 июнь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Нинди генә кризис булса да, белгечләрнең яратып кабатлый торган бер сүзе бар: җыелган акчаңны күчемсез милек алуга тоту – иң отышлы инвестиция. Хәзер торак алу өчен иң яхшы вакыт, ди алар. Бәяләрнең «катып калган» чагы чөнки. Өстәвенә, дәүләтнең ипотека кредитын субсидияләве дә ел азагына кадәр озайтылды.
Торак базарын күзәтеп, атна саен нәтиҗә ясап бара торган realty.dmir.ru сайтында соңгы күзәтү быелның 12нче июнендә ясалган. Бу көнгә Казанда икенчел торакның бер квадрат метры өчен бәя 67 833 сум булган. Шәһәрнең бер районында квадрат метр – 61, ә икенчесендә, мисал өчен, 70 мең сум торганын исәпләп, шуның уртачасын күрсәткән сумма инде бу. Аңа кадәрге атна белән чагыштырганда, бәя бераз кимегән дә әле – 0, 39 процентка (263 сумга). Шулай дәвам итсә, ел ахырына кадәр тагын да кимергә мөмкин, дип ялгыша күрмәгез. Торак бәясе бик нәзберек ул, иртәгә артып та куярга мөмкин. Шуңа күрә белгечләр дә еракка карап фаразларга алынмый. Казанда икенчел торакка уртача хак 3 млн 900 мең сум тирәсендә тирбәлә икән. Бу – төбәктәге уртача бәядән 11,89 процентка күбрәк.
Гади саннар белән тамак та туймый, күңел дә булмый. Шуңа күрә торак базарына бәйле сорауларны белгечләр белән бергәләп карарга уйладык. Дәүләтнең ипотеканы субсидияләве халыкка файдалымы, базарда нинди үзгәрешләр көтелә, төзү оешмалары сатып алучыларны җәлеп итәр өчен нәрсә эшли – бу һәм башка мәсьәләләр хакында «МЕРСИН-КОНСАЛТИНГ» ҖЧҖ директоры Фәрит САДЫЙКОВ һәм оешманың сату бүлеге җитәкчесе Нурия СӘЛАХОВА белән сөйләштек.
– Хәзер торакка сорау аз, шуңа күрә бәя дә чагыштырмача түбәнрәк. Аннан соң халыкны яшәү урыны белән тәэмин итү буенча дәүләт сәясәте дә бик уңышлы. Ипотеканы субсидияләүне ел ахырына кадәр озайттылар. 30нчы июньгә кадәр дәүләт ярдәме белән бирелгән ипотека кредиты өчен 8,9 процентлы ставка гамәлдә. Шул рәвешле өскә ыргылган процентларны берникадәр тезгенләп торачаклар, ә банкларга килгән зыянны казна чаралары ярдәмендә каплап барачаклар.
– Дәүләтнең ипотеканы субсидияләве тагын да озайтылырга мөмкинме соң?
– Казна төпсез түгел бит, хәзерге кебек кризис вакытында – бигрәк тә. 2017нче елда нәрсә булачагын төгәл генә фаразлавы кыен. Шулай да төзелеш материалларына бәя кыйммәтләнә, димәк, торак хакы да артачак. Ипотека процентларының да югарырак сикерү ихтималлыгы бар.
– Хәзер торак алу өчен иң яхшы вакыт, дисез, бу мөмкинлектән файдаланып калырга тырышучылар бармы соң?
– Һәр елны җәй башында торак базарында торгынлык чоры булып ала. Аласы кеше фатирын язлыкта алып кала. Ә җәй көне акчасын ял итүгә тота, торак кебек җитди темага уйланасы да килми. Көз көне сатып алучылар яңадан активлаша. Тик фатирны ипотекага алучыларга, җәй көне, дип, тик ятмаска киңәш итәр идек. 8,9 процентлы ипотеканың 30нчы июньгә кадәр генә булуын онытмагыз.
– Сезнең оешма нәрсә белән шөгыльләнә?
– Без – торак базарында 20 еллык тәҗрибәсе булган «Унистрой» төзү оешмасы белән хезмәттәшләр, ул төзегән фатирларны халыкка тәкъдим итәбез. Чит шәһәрдән килгән кешене вокзалда каршы алудан башлана безнең эш. Дөресрәге, аңарчы ук интернет аша эшли башлаган булабыз инде. Сатып алучыга нинди фатир кирәк булуын белешеп, берничә вариант сайлап куябыз, ул Казанга килгәч, күрсәтеп йөрибез. Сатып алучыга кирәкле юридик ярдәмне дә күрсәтәбез, документлары белән дә булышабыз. «Унистрой» компаниясе йортларының беренче катында фатирларның демо вариантлары эшләнгән, ягъни һәр фатирны ничек җиһазландырып булуы күрсәтеп куелган. Карыйлар, шулай эшләп була икән, дип хәтерләренә салып куялар.
Моннан тыш башка хезмәтләр дә күрсәтәбез: икенчел торак алырга ярдәм итәбез, риелтор хезмәтләрен үтибез. Әле июнь башында Мәскәүдә яшәүче бер гаилә мөрәҗәгать итте. Тиз арада Казанда фатир табарга кирәк, ремонт ясарга вакытыбыз юк, диләр. Торак табып, алар белән килешү төзедек, бик канәгать калдылар.
Берәүгә бер көн эчендә сигез фатир күрсәттек! Клиентларыбыз канәгать калсын өчен, бөтен көчебезне куябыз.
– Сез санаган хезмәтләрне риелторлар да күрсәтә. Эшегез аларныкыннан нәрсәсе белән аерыла?
– «Унистрой» төзегән йорттан фатир алырга теләүчеләр безнең хезмәтләр өчен бер тиен дә акча түләми. Ә риелторлар фатир тапкан һәм алырга булышкан өчен 40-50 мең сум сорый. Клиентларыбыз гаҗәпләнә инде. Безгә хезмәт хакын төзү оешмасы түли, сездән акча алмыйбыз, дип аңлатабыз.
Ә калган хезмәтләр килешү нигезендә башкарыла, тик аның бәясе риелторларныкы белән чагыштырганда арзанрак.
– Хәзер күпләр торакны ипотекага ала. Тик ипотека бирелмәскә дә мөмкин бит…
– Беркөнне бер кыз шалтыратты. 20 яшь икән моңа, фатир аласым килә, ди. Тик ипотека 21 яшьтән генә бирелә бит. Икенче бер клиентыбыз айфон алган булган да кредитын вакытында түләп бармаган. Ипотека алырга уйлагач, банклар бирми моңа – кредит тарихы начар, ди. Менә шундый кешеләрнең дә торак алу мөмкинлеге бар! Торак туплам кооперативына керергә була. «Унистрой» компаниясендә «Торак мөмкинлекләре» дип аталган кооператив бар. Ул процентларсыз түләүне күздә тота, бернинди поручительләр дә, залог та, кредит тарихының булу-булмавы да кирәкми, документлардан паспорт белән ИНН гына таләп ителә.
Сатып алучы үзе ошаткан фатирны сайлый һәм кооперативка керә. Әгъза булып кергәндә бер тапкыр 10 мең сум түли һәм кооперативта торган өчен ай саен мең сум түләп бара. Бу акча кооператив хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләү һәм башка кирәк-яракка тотыла. Әйтик, 1 млн 600 мең сумлык фатир алырга уйладың, ди. Шул сумманың яртысы (800 меңе) синең исәп-хисап счетыңда булырга тиеш – кооперативның шарты шул. Ана капиталы да, башка сертификатлар да файдаланыла ала. Әлеге сумманы өч өлешкә бүлеп түләргә дә ярый. Ә калган яртысын (800 меңен) ун елга бүлеп кичектереп түлисең. Бернинди процентларсыз! Фатир бәясен кичектереп түләп барганда, син юридик зат (ягъни кооператив) белән бергә гамәлгә куючы булып саналасың. Димәк, аның өчен күчемсез милек салымын түләү дә, иминиятләштерү дә – кооператив өстендә. Ә соңгы квадрат метрың өчен түләп бетерүгә, кооператив үз исеменнән чикләүне төшерә һәм син торакның тулы хокуклы хуҗасы булып каласың. Бу программа хәтта кайчандыр хөкем ителгән кешеләр өчен дә отышлы. Андыйларга ипотека бирелми, ә кооперативка керә алалар.
– Ә ул кооператив юкка чыкса?
– Чыкмый. Кооператив 215нче Федераль закон нигезендә эшли, бөтен эшчәнлеге канун тарафыннан саклана. 16 яше тулган бөтен кеше дә кооперативка керә ала.
– Беренчел торак алырга теләүчеләргә Казанда сайлау мөмкинлеге бармы?
– Бар. Шәһәр үзәгендә Европа стандартларына туры килә торган йортта яшәргә теләүчеләргә – «ART City» (Н.Ершов урамы), Даурия урамында «Журавли» торак комплекслары бар. Ә шәһәрдән читтә яшәргә теләүчеләр «Весна» (Мамадыш тракты) һәм «Царево Village» (Казаннан 10 минут ераклыкта) комплексларына игътибар итсен.
Тулырак мәгълүматны (843) 253-15-85, 8-965-588-38-96, 8-965-591-74-30 номерларына шалтыратып белешә аласыз. Оешманың адресы: Казан шәһәре, Волков урамы, 84.
Фәнзилә МОСТАФИНА
Реклама хокукында

Комментарии