Коммунистлар хакимияткә киләселәренә ышана

20нче гасырның иң кодрәтле фиркасе коммунистлар партиясе бүген нинди ул? Анда бүген кемнәр? таркалгач, идарә руле артыннан китәргә мәҗбүр булган партиянең җәмгыятьтә тоткан урыны шактый йомшарса да, өлкән һәм урта буын арасында аның абруе әле һаман югары. Бөтендөньядагы, аерым алганда, Русиядәге икътисадый кризис фонында гади халык мәнфәгатен якларга омтылышы, кризис белән күзгә күз очрашкан хакимиятне тәнкыйтьләве коммунистларның дәрәҗәсен күтәрә генә.ТР Дәүләт Шурасында республика коммунистлары җитәкчесе Хафиз Гаяз улы Миргалимов белән сөйләшүебез шул хакта.


Хафиз әфәнде, Советлар берлеге таркалуга инде 18 ел вакыт узса да, үз куллары белән шул ил куәтен ныгытуга күп көч куйган халык советларның юкка чыгуына ышанып бетә алмый. Социаль катлауларның бер үк чама-шартларда тигез көн күрүен сагынып яши. Кырыкмаса-кырык мәртәбә кабатланса да, мин дә шул ук сорауны бирим әле. СССР нидән таркалды?

– Аны таркаттылар. Беренче адымны 50нче елларда Никита Хрущев ясады. Демократик яңарышлар кертәм, дигән сылтау белән Сталин культын фаш итеп чыкты.

– Сезнеңчә, аны җәмәгатьчелек хөкеменә чыгармаска кирәк идеме?

– Һәрхәлдә, андый формада түгел. Чит илләрдә хакимият башына яңа килүче үзеннән алдагы президент һәм премьерларны беркайчан да пычракка салып таптамый. Ә Русиядә бу хәл гасырлар буена килә.

Кытай коммунистлары “шәхес культы” дигән төшенчә белән беркайчан килешмәде. Нәтиҗәдә, Кытай белән мөнәсәбәт гаять дәрәҗәдә начарайды, дөнья империализмына бергәләп каршы тору җәһәтеннән алганда, көчле күршебезне югалттык.

Сталин режимының миллионлаган корбаны билгесез булып, тарих тузаны астында калырга тиеш идеме?

– Алай дип әйтмәдем. Бар гаепне Сталинга гына өеп калдыру дөрес түгел. Урыннарда аның күрсәтмәләрен һәрчак арттырып үтәргә тырышканнар. Бусы бер. Икенчедән, репрессияләнеп аттырылучылар һәм ГУЛАГ лагерьларындагы корбаннар саны берничә мәртәбә арттырып күрсәтелә. Бу үзеңә кадәргеләрне каралту өчен эшләнә.

СССРны таркатуга икенче адым Брежнев хакимияткә килгәч ясалды. Шәхсән үзем ул чакны “торгынлык чоры” дип атаулары белән килешмим. Нәрсә, гади халыкка начар идемени? Ялгышлык шунда: СССР Министрлар Кабинеты председателе Алексей Косыгинның 1965 елларда башлап җибәргән реформаларын лаеклы дәвам иттерүче табылмады һәм ул йомылып калды.

Андропов та илдә тәртип урнаштыра башлаган иде. Кызганычка, гомере кыска булды.

СССРны чынлап торып Горбачев таратты. Реформалар үткәрәм дип, халык башын әйләндерде, капиталистларга илне сатты.

Коммунистик лозунгларның күпчелеге халык күңеленә ошый. Ленинның НЭП сәясәте (яңа экономик политика) үзе генә ни тора! Гражданнар сугышы елларында җимерелеп бөлгенлеккә төшкән ил икътисадын ниндидер 6-7 ел эчендә гөрләтеп аякка бастырган бу адым аерым игътибарга лаектыр бит. НЭПны бетерү зур ялгышлык түгелме?

– Үз вакытында НЭП кирәк булган. Аннары илкүләм коллективлаштыру башланган. Күмәк хуҗалык булып яшәү начар идемени?

Колхозларга көчләп кертү, урта һәм таза хәлле крестьяннар мөлкәтен тартып алып, үзләрен Ерак Себергә сөрүне дөрес дип саныйсызмы?

– Арттырып җибәрүләр булган, әлбәттә. Тик Сталин ялгышны аңлап, “Правда” газетасында “Уңышлардан баш әйләнү” дигән мәкаләсен бастырган, бер-ике атна эчендә колхозларга мәҗбүри кертелгән дистәләрчә мең крестьян кабат аннан чыккан.

Бу “халыклар атасы”ның хәйләкәр адымы булган. Аның күрсәтмәсе нигезендә колхоздан чыгучыларга иң уңдырышсыз туфраклы җир участоклары бирелгән, диләр. Мохтаҗлыкта калган бичаралар берникадәр аптырап йөргән дә кабат күмәк хуҗалыкка баш иеп килгән.

– Анысы да булгандыр. Тик Бөек Ватан сугышына кадәрге чорда, коллективлаштыруны төгәлләгәч, авылда эшләр үргә китте. Сугыш вакытында кырда ирләрне хатын-кыз, бала-чага алыштырды. Әгәр колхоз системасы булмаса, фронт өчен икмәкне һәм башка азык-төлекне кайчандыр продразверстка керткән шикелле җыеп йөрергә туры килер иде. Ә колхозлар һәм завод-фабрикалар бөтен халыкныкы булгач, “барысы да фронт өчен!” дигән өндәмә белән миллионнар көнне төнгә ялгап эшләде.

Сугыштан соң санаулы еллар эчендә совет хуҗалыгы аякка бастырылды. СССРда икмәк эчке ихтыяҗларга гына түгел, үсеп килүче илләрне тәэмин итәргә дә җитә иде.

Бүген буенча 40 миллион гектар җир мәйданнары чәчелми. Чит илләрдән техника кертәләр, үзебезнең заводлар тик тора. Бу җинаятькә тиң. Белоруссияне генә алыйк. Анда кайбер заводлар өчәр смена эшли. Мәсәлән, “МАЗ” заводы.

Авыл хуҗалыгына барлык акчаның нибары 1%ы бүлеп бирелә – адәм көлкесе. Бер Татарстанга гына да елына читтән 30 миллиард сумлык азык-төлек сатып алына. Без ул азык-төлекне үзебездә җитештерергә сәләтле түгелме?

Колхозларны инде юкка чыгарып бетерделәр диярлек. Авылга инвесторлар килә. Алардан халыкка бер җиңеллек тә юк.

Кешеләргә фәлән гектар җир паена ия булулары турында кәгазь тоттырдылар, тик участокларны межаларга кирәклекне “оныттылар”. Инвестор килеп, договор төземичә генә җир пайларын 49 елга үз файдалануына ала башлады. Бу – куркыныч адым. Кешеләрне алдап, җирсез калдыруга бәрабәр.

Кытайда ил белән коммунистлар бик уңышлы идарә итә. Җитештерү ел саен әллә ничә процентка арта, диләр. Хәтта дөньяви икътисад кризисы шартларында да. Әлеге дә баягы Ленинның НЭП моделеннән баш тартмаган булсак, Кытай юлы белән китә алыр идекме?

– Хәзер аптырап утырудан файда юк. Буласы булган инде. Массакүләм мәгълүмат чараларында Кытайдагы тормыш, хуҗалык итү ысуллары турында сөйләмиләр, ТВ каналларында күрсәтмиләр. Чөнки куркалар.

Владимир Президентлыгы вакытында сигез ел буена Русиягә алтын яңгыры яуды. Аның режимы эре бизнес вәкилләре мәнфәгатен генә кайгырта, гади халыкта эше юк. Ул премьерлык вазифасына керешкәч тә хәлләр үзгәрмәде, җиде триллион (!) сум акчаны унбер эре банкка бирдерде. Һәм шуннан соң хәлләр уңай якка үзгәрде дип уйлыйсызмы? Һич юк. Ул акча олигархлар кесәсенә 850 миллиард доллар табыш булып кереп ятты, шуның белән вәссәлам. Көнбатыш илләрендә түбән катлауга акчалата социаль ярдәм күрсәтелә. Кытайда автомагистраль, тимер юл, аэропорт кебек инфраструктураларны яңарту һәм үстерүгә 560 миллиард доллар өстәмә акча бүлеп бирелгән. Ә Русиядә нефтедолларлар сатып җыелган зур күләмле тотрыклылык фондында да нибары 325 миллиард доллар гына калып бара. Эшләр болай дәвам итсә, булдыксыз реформаторлар бу сумманы инде быел ук әрәм-шәрәм итеп бетерәчәк.

– Хафиз Гаязович, имеш, Кытайда авыл-бистә һәм башка җирле үзидарә башлыкларын халык үзе сайлап куя, җыенда ук авыл кешеләре, мөмкинлеге булганнар, бер үк төрле марка машинада гына йөрергә тиеш, дигән карар кабул итә һәм шулай эшлиләр дә икән. Шул дөресме? Аннары, торак пунктның үзәк мәйданындагы экранда тәүлек әйләнәсе ришвәтчеләрне хөкем итеп, үлем җәзасына тартуларын күрсәтәләр дип әйтү чынбарлыкка туры киләме?

– Ишеткәнем юк, ул кадәресен әйтә алмыйм. Бездә чиновниклар мондый адымга бармаячак, чөнки бөтенесе диярлек коррупциягә баткан. Коррупцияне фаш итсәләр, үз-үзләрен гаепләп чыккан кебек була. Ришвәтчелеккә кислородны ябып, акча үзләштерергә чик куелса, Русия мәгарифенә бюджет акчасының 3,8 проценты гына түгел (бу – иң хәерче Африка илләре дәрәҗәсендә), ким дигәндә, 10 процентын сарыф итәргә, мескен хәлдәге мәдәниятне гөрләтеп җибәрергә мөмкинчелек туар, җимерелгән авыл хуҗалыгын аякка бастырып булыр иде.

РФ Мәгариф министрлыгының укытуда милли төбәк компонентын төшереп калдырырга юнәлтелгән 309нчы боерыкка мөнәсәбәтегез нинди?

– Тискәре. Чөнки бу Русия киңлегендә яшәүче бар халык телен ахыр чиктә руслаштыруга кайтып кала. Моңа юл куярга ярамый. РФда йөздән артык яши икән, аларның барысы да үз ана телендә белем алуга, теләгән динен тотуга, мәдәниятен үстерергә хокуклы. Конституциядә шулай язылган.

Милли мәсьәләләр һәм милләтара эшләр буенча министрлыкны кабат булдыру зарур. Бу халыклар арасында кәгазь өчен генә түгел, зур дуслыкны булдыруга да ярдәм итәр иде. Югыйсә яшьләр арасында төрле милләт вәкилләрен үтерү очраклары ешайды. БДИны дөрес гамәл түгел, дип саныйм. Бу – күпләрнең сайлап алу, уку иреген чикли. Баланы рухи имгәтүгә китерә.

– Яшь буынны югалтып барабыз түгелме? Эш сөймәс, җиңел юл белән акча эшләүне кәсеп иткән бериш яшьләр барлыкка килде. Рухи кризистан чыгу юлын нидә күрәсез? Патриотизм үрнәгендә тәрбияләп үстерүче пионер, комсомол оешмалары кая китте?

– Көнбатыш пропагандасының тискәре тәэсире искиткеч зур. Фахишәлекне, үтереш, көчләүне данлаучы фильмнар, тозсыз эчтәлеккә корылган шоу-бизнес программалары кешеләрдән рухи имгәк ясый. Балалар телевидениедән күрсәтелгәнне шулай тиеш, дип саный. Лакмус кәгазедәй үзенә сеңдерә. Без, коммунистлар, мәктәп-гимназияләрдә, кайбер башка учреждениеләрдә пионер, комсомол оешмаларын яшәтергә тырышабыз. Тик болар белән генә булмый. Баланы кеше итеп тәрбияләүдә төп рольне башкарырга тиеш. Акылга сыймаслык хәл ич: күбесенең ата-анасы була торып, Русия буенча 3,7 миллион бала сукбайлыкта йөри, 3 миллионнан артык бала мәктәптә укымый. Алар нинди тәрбия ала инде? Күбесе потенциаль җинаятьче, эчкече, наркоман.

Социализм вакытында компартиянең яратып куллана торган “яңа кеше тәрбияләү” дигән термины бар иде. Яңа кеше тәрбияләү өчен, мораль кодекс та булдырылды. Чагыштырып карасаң, мораль кодекс юлларының Коръән сүрәләреннән күчереп алынганлыгына инанасың. Ничек инде атеизмга дан җырлаучы коммунистик идеология һәм Коръәннән күчереп алынган юллар? Аңлашылып бетми.

– Хәзер: “Ленин, Сталин дин әһелләрен күрә алмаган, мәчет, чиркәү һәм сенагогаларны яптырган, руханиларны аттырган”, – дип күп сөйлиләр, язалар. Әйе, андый хәлләр дә булган. Турыдан-туры контрреволюция элементларын яклаучы руханиларны атканнар, Ак диңгез каналы казуга җибәргәннәр. Тик мәчетләр манарасын кисү кампаниясе башлангач, әллә каян килмәгәннәр бит, үзебезнең милләт куштаннары тырышкан. Сезнең берәр рус авылында җимереп төшерелгән гөмбәзле чиркәү күргәнегез бармы? Совет хакимиятенең дингә мөнәсәбәтен бик үк уңай булган, дип әйтә алмыйм. Ә менә Коръән сүрәләреннән алынган дигән сүзләрегездә хаклык күп. Без хәзер дингә мәчет-мәдрәсәләр, чиркәүләр һәм башка дини йортлар төзүгә уңай карыйбыз. Тәүрат, Библия, Коръән кебек изге китаплар кешене бары тик яхшылыкка гына өнди. Нишләп әле Коръәннән әдәп-әхлакка, изгелеккә өндәүче юлларны тәрбияләү чарасы буларак кулланма итеп алмаска, ди.

Җәмгыятькә, гомумән, кешелеккә исән калу өчен дин юлына басу кирәк, дип уйламыйсызмы?

– Өлешчә генә. Тулаем дингә кереп китүнең кирәге юктыр. Кеше бәхетен үз куллары, гамәлләре белән тудыра. Аңа бары тик үз көченә, мөмкинлекләренә ышанырга кирәк. Башка юл юк.

– Хафиз Гаязович, коммунистлар хакимлеге артта калды. Поездыгыз инде китте дип уйламыйсызмы?

– Юк, уйламыйм. Поездыбыз вокзалга яңа гына якынлашып килә. Перронда төрле халык, ыгы-зыгы күп. Араларында безне көтеп торучы да аз түгел. Алар белән бергәләп, цивилизацияле юл белән хакимияткә кабат килүебезгә ышанам.

Фирдәвес ХУҖИН

Комментарии