- 17.05.2016
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2016, №20 (18 май)
- Рубрика: Тормыш сулышы
ИРНЕ АСРЫЙЛАРМЫ?
Минзәләгә кайтырга чыктым да, автобуста урыным бер яшь кенә кыз янына туры килде. Студент кынадыр әле – бик яшь күренде. Юлда барганда сөйләшәсең бит инде. Кияүдәме соң син, дим. «Хәзер кияүгә чыга торган заманмыни инде, апа!» – ди. «Ник, нишләгән заман – бөтен нәрсә җитеш бит», – дим. «Ир асрап ятарга әле!..» – димәсенме! Шундый яшь кенә баладан мондый сүз ишетермен дип уйламаган идем. Мин ирем белән 30 ел яшәдем, ике ел элек гүр иясе булды – әле дә еламаган көнем юк. «Сеңлем, ир-ат хайван түгел бит ул, аны асрамыйлар, аны тәрбияләп торалар, ник алай дип әйтәсең?» – дим. Ачылып китте бу бала миңа – әнисе гомер буе исерек ир белән интеккән, шуннан гайрәте чиккән, күрәсең. Исереккә сәлам бирмә, ул бирсә дә, син алма, дип юкка гына әйтмәгәннәр шул, өйләнешкәнче, кемгә барганыңны уйларга кирәк. Үзен дә бәхетсез иткән бит инде бу хатын, баласын да…
Рәсимә ТИМЕРГАЛИЕВА,
Чаллы шәһәре
БАЙ КЕШЕ КИРӘК
Миңа 64 яшь. Сезгә бик зур гозерем бар. Миңа бер бай кеше кирәк иде, бурычка акча биреп тора алмаслар микән, дип шалтыратам. Ике тапкыр операция кичердем. Беренчесе хатын-кыз авыруы буенча. Бик авыр булды, гемоглобиным да бик төшеп беткән иде. Көчкә-көчкә генә аякка бастым. Бераз вакыттан бөергә операция кирәк булды, бушлай ясатыр идем – бик озак көтәргә кирәк. Балалар: «Чиратың җиткәнче үлеп китәсең бит, әни», – дигәч, түләүлегә бардым… Хәзер өченче операция көтә мине. Анысы сентябрь аенда булырга тиеш. 120 мең сум акча кирәк, диделәр. Аның кадәр акчаны кайдан аласың инде. Әгәр берәрсе биреп торса, өлешләп түләп барыр идем дип уйлыйм. Тиененә кадәр бирер идем. Берәр мәрхәмәтле кеше табылса, зинһар өчен, 89063294894 номерына шалтыратсын иде.
Исемем редакция өчен генә,
Казан шәһәре
КҮРШЕЛӘРДӘН ҮРНӘК АЛЫЙК
Казанда Җиңү көненә багышланган хәрби парад булды. Җөмһүриятебез һәм шәһәр җитәкчеләре, Җиңү көне уңаеннан, конверттагы Ачык хат белән каһарман фронтовикларны, ил ветераннарын котладылар. Казан шәһәрендә, күңел тынычлыгы өчен дип аз күләмдә генә булса да, тыл ветераннарына бүләкләр бирелмәде. Матбугатта билгеле булганча, элеккеге союздаш республикалар – Казахстан, Үзбәкстан, Белоруссиядә хәрби парадлар оештырмаганнар. Аларның күп санлы сумма чыгымнарын ветераннарга, мохтаҗларга бүләк итеп биргәннәр икән. Киләчәктә Татарстанда да шушы күренешне искә алып, сугыш һәм тыл ветераннарына бүләкләр бирелер дип ышанасы килә.
Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,
Казан шәһәре
АГУСЫЗ ЭТ ҖИЛӘГЕ
Санберри үсемлегенең үзенчәлекләре турында язып чыга алмассызмы икән? Нәрсәгә яраклы икәнен белмичә чәчә алмый торам. Кыска гына итеп булса да бу атнада ук аңлатма биреп китегезче, зинһар.
Марат МИҢҖАНОВ,
Арча районы, Урта Аты
Санберри – эт җиләгенең гибриды. Үсемлек биргән җимешләр тышкы кыяфәте белән караҗиләкне хәтерләтә. Чит илдән кертелгән булса да, үсемлек безнең климатка шактый яраклашкан. Салкын кышны да җиңел уздыра, корылык булса да, яхшы уңыш бирә. Бу гибридның файдалы үзенчәлекләре шактый. Җимешләрендә бөер өсте бизләре бүлеп чыгара торган гормоннарга охшаган матдәләр бар. Җиләкләре үпкә ялкынсынуларын, миокарда һәм артритны дәваларга булыша, калтырануларны бетерә, тынычландыра һәм бәвел кудыра алу үзлеге белән аерылып тора. Санберри кан составын яхшырта, яман шештән саклый һәм организмның картаюын акрынайта. Зур булмаган әлеге куакның җимешләре генә түгел, яфраклары да шифалы. Киптерелгән яфракларыннан төнәтмә ясап эчсәгез, ашказаны җәрәхәте, невроз, очык (цистит), югары кан басымы кебек авырулардан файда табарсыз. Әмма үсемлекнең эт җиләге гибриды булуын онытырга ярамый, шуңа аның яфракларын һәм сабакларын зур саклык белән генә кулланыгыз. Бу үсемлек турында тулырак язманы редакциябез чыгарган «Шифалы гәҗит» газетасында тәкъдим итәрбез.
БЕР ҖЫЛЫ СҮЗ ҖИТӘ ИДЕ
Мин – сугыш чоры баласы. Әти сугыштан кайтмады, дүрт бала калганбыз. Җиңүнең 71 еллыгы үтте, ник бер өч тиенлек кенә булса да открытка җибәрсеннәр! Аз гына булса да җылы сүз дә юк бит, шуңа гарьләнеп утырам. Телевизорны да карап торам, «Болгар радиосы»н да тыңлыйм – бармак очы кадәр дә җылы сүз юк. Шундый йөрәк әрни. Бәйрәм белән котласыннар дип әйтүем акча өмет иткәннән түгел, байлыкка мохтаҗлыгым юк, Аллага шөкер! Ләкин безгә җылы сүз ишетсәк тә, бик рәхәт булыр иде.
Тәүфыйк СӘГЪДИЕВ,
Буа районы
ОРЛЫК ЭЗЛИМ
Газетагызда «Чүп үләне генә димәссең…» (№18, 5 май, 2016) дигән язма басылып чыккан иде. Сез берәр ничек шуның орлыгын табарга ярдәм итә алмассызмы йә булмаса белүчеләр юкмы икән? Бик табасым килә.
Зилирә ӘХТӘМОВА,
Балтач районы, Кариле авылы
Шушы ук сорау белән Мамадыш районы, Түбән Сөн авылыннан да укучыбыз шалтыратты. Сез амарант орлыгын интернет-кибетләрдән заказ белән кайтарта, яки www.avito.ru сайтындагы шәхси белдерүләрне күзәтеп барып кына таба аласыз. Кызганыч, Казанда амарантның оны, мае, бөртекләре сатыла торган кибетләр булса да, орлыгы белән сату итүче кибетне таба алмадык. Бәлки укучыларыбыз арасында кем дә булса бу орлыкның кайда сатылуын беләдер, бәлки үзендә дә бардыр. Безнең белән элемтәгә чыксагыз иде.
Алга таба да «кайнар элемтә»гә шалтыратып, үзегезне борчыган мәсьәләләр белән уртаклаша, киңәш сорый яки фикерләрегезне җиткерә аласыз. Һәр чәршәмбе иртәнге 10нан 13 сәгатькә кадәр без сезнең белән бергә турыдан-туры элемтәдә булырбыз. Телефоныбыз: (843) 272-42-17.
Айгөл ЗАКИРОВА
Алло, «Безнең гәҗит»ме?,

Комментарии