Казан – шахтерлар шәһәре?!

Без Донбасстан ким түгел

“Кеше ышанмаслык хәлне дөрес булса да сөйләмә”, – дип әйтәләр әйтүен. Анысы шулай, ләкин кайвакыт сөйләмичә дә түзеп булмый. Аеруча журналист кешегә. Менә бу юлы да нәкъ шундый хәл.

Элек безнең бабайлар, Донбасс шахталарына барып, җир астында күмер чапкан. Яшьли шахта басып, гомерләре белән хушлашканнары да байтак. Гомумән, узган гасырның 20нче елларында Донбасста 8 меңнән артык эшләгәне мәгълүм. Ул чорда бәхет эзләп шахтага китүчеләр һәр авыл саен диярлек булган. Татарларның бу якларга күчеше моннан 100 еллар элек башлана. Әүвәлрәк алар шахталарда руслар һәм украиннар белән иңгә-иң торып, җир астында күмер таба. Ләкин тора-бара хәл үзгәрә. Тормышның теләсә нинди шартларына бик тиз яраклаша белүче татарлар (әгәр халык бердәм икән, аның аз санлы булуына да карамастан) күп нәрсә майтара алуына төшенеп өлгерә. Һәм озак та үтми, Донецк татарлары башта биредәге бөтен сәүдәне үз кулына ала, ә соңрак, мөмкинлек тугач, зур бизнеска да үтеп керә. Бүген инде элекке сәүдә алачыклары һәм кибет хуҗаларының балалары, бөтенесе дә дип әйтерлек, юридик факультетларда укый. Гаять зур тизлек белән хакимиятне яулый. Моның өчен хәтта титул милләтеннән булган сәясәтчеләрне дә оста кулланалар. Рәсми мәгълүматларга караганда, бүген Украинаның иң бай кешесе дә Донецк татары – элекке шахтер һәм сәүдәгәр нәселеннән Ренат Әхмәтов. Аның белән хәтта бу ил башлыклары үзләре дә исәпләшергә мәҗбүр. Һич сер түгел, әле яңа гына Виктор Януковичның президент кәнәфиенә утыруында да Ренат Әхмәтовның роле зур.

Сүз башы бит Шүрәле дигәндәй, темадан бераз читкәрәк тайпыла башладым бугай. Шулай итеп, җәмәгать, хәзер күмер эзләп Донбасска баруның кирәге калмаячак. Күмерне үзебезнең Татарстанда гына чыгара башлау мөмкинлеге туарга тора. Бу һич тә уйдырма түгел, киләчәктә республиканың үзендә күмер шахталары пәйда булу ихтималы бар. Беренчедән, тоташтан дип әйтерлек ташкүмер ятмалары өстендә утыра. Геологлар тарафыннан инде 108 шундый ятма барлыгы ачыкланган. Алардагы күмер запасы якынча 2,7 миллиард тонна тәшкил итә.

Әлбәттә, үзе шахтерлар шәһәренә әйләнер дип, кистереп әйтүе читен. Чөнки ташкүмер ятмалары Кама күмер бассейнының, башлыча, Көньяк Татарстан, Мәләкәс һәм Төньяк Татарстан өлешенә урнашкан. Димәк, шахталарны ачкан очракта да алар шул төбәкләргә туры киләчәк. Өстәп тагын шунысын да әйтү кирәк: бездәге ятмалар Донбассныкы белән чагыштырганда шактый тирән – 900-1400 метр чамасы. Ә Донецк шахталарында исә күмер 140-200 метрдан алына. Ләкин бу әле безнекен чыгарып булмый дигән сүз түгел. Әгәр “нужа” китереп кысса, теләсәк-теләмәсәк тә, эшкә тотынырга туры килергә мөмкин. Һәм моның көткәннән тизрәк тә булуы бар.

“Оҗмах бетсә нишләрбез?”

Эш шунда: соңгы елларда бездә ягулык-энергия балансы, башлыча, нефть һәм газ ягына авышты. Ягъни электр һәм җылылык энергиясен җитештерү өчен, күмер куллану гаять дәрәҗәдә кимеде. Бүген инде ул нибары 20-25 процент тирәсе генә калды. Ә менә газ, киресенчә, артканнан-арта бара һәм ул 70 проценттан да узып китте. Татарстанда исә, гомумән, газлаштыру 100 процент диярлек.

Авылларга газ кергән хөрмәткә оештырылган тантаналар вакытында Татарстанның элекке Президенты : “Газ ул – авыл кешесе өчен тере килеш оҗмахка эләгү белән бер”, – дип кабатларга ярата торган иде. Сүз дә юк, дөрестән дә, газ – рәхәт нәрсә. Корымга батып, күмер ягып изаланасы юк, кранны гына ачасың да эше бетте, кодагый.

Ләкин, шайтан алгыры, әлеге “оҗмах” мәңгелек түгел. Һәрхәлдә, экспертлар фикеренчә, әгәр дә бездә җир астыннан нефть һәм газ чыгару бүгенге темплар белән дәвам итсә, тагын 20-25 елдан мондый төр чимал запасы калмаска да мөмкин. (Безнең белешмә: Татарстанда нефть табыла башлаганнан бирле республиканың җир куеныннан 3 миллиард тоннадан күбрәк кара алтын һәм 90 миллиард куб.м газ чыгарылган).

Русиянең үзендә газга кытлык инде сизелә һәм ул бүген якынча 30 миллиард куб.м тәшкил итә. Ә аны җитештерүне тиз генә арттыру мөмкин түгел. Яңа газ ятмаларын үзләштерү өчен генә дә, мәсәлән, ким дигәндә, 50-100 миллиард доллар акча кирәк.

Дөрес, Татарстанның үзендә җир асты байлыкларын өйрәнү һәм минераль чимал базасын булдыру буенча 2006-2010 елларга исәпләнгән махсус программа кабул ителгән иде. Моның өчен якынча 10 миллиард сум акча кирәклеге дә әйтелде. Әлеге тотылган байлыкның киләчәктә дәүләткә 213 миллиард сум табыш бирәчәге дә фаразланган иде. Ләкин икътисадый-финанс кризисы карталарны бутап ташлады.

Әлбәттә, кебек, башлыча, чимал сату хисабына гына җан асрарга күнеккән дәүләт өчен җир астыннан өстәмә байлык табу мөһим нәрсә һәм ул мөмкин булганда мондый максаттан беркайчан баш тартмаячак.

Пычрак эшне ташласак…

Шулай да икътисады инде ничә еллар газ ягуга көйләнгән Русия яңадан ташкүмергә әйләнеп кайтырмы? Әлеге төр ягулыкны экологлар да өнәп бетерми бит. Янәсе, ул корым тарата, һаваны пычрата. Бу да дөрес түгел, ләкин шул ук вакытта, мәсәлән, АКШ һәм Германиядә бүген электр энергиясенең яртысын ташкүмер бирә. Австралия, Кытай, Һиндстанда бу сан, гомумән, 60-75 процент. Моның сәбәбе бик гади. Чөнки күпчелек илләрдә газ, күмергә караганда, 25 процентка кыйммәтрәк.

Әйе, бездә бүген газ бүтән илләр белән чагыштырганда арзан. Ләкин Русия энергетиклары мондый хөррияттән озак файдалана алмаячак. Экспертлар фикеренчә, инде 2015 елга бездәге газ дөнья базарындагы бәя белән тәңгәлләшәчәк. Хәзер аңа бәя күтәрелүен болай да һәрдаим сизеп торабыз анысы. Шуңа күрә ташкүмернең безнең яшәешкә яңадан әйләнеп кайту ихтималы зур. Тик менә ил үзе моңа әзерме? Дөрес, күмере җитәргә дә мөмкин. Һәрхәлдә, геологлар җир астында әле, ким дигәндә, 150 елга җитәрлек чимал запасы бар дип әйтә. Бу өлкәдә Русия аеруча отышлы урында. Бездәге күмер запасы 200 миллиард тоннадан да күбрәк. Ә аның геологик ресурсы исә 4450 миллиард тонна дип фаразлана.

Мәсьәлә бүтәндә. Газ белән эшли торган җылылык энергиясе станцияләрен күмергә күчерү вакыт һәм акча таләп итә. Мәсәлән, яңа ТЭЦ төзү өчен, ким дигәндә, 5-6 ел вакыт кирәк. Димәк, бу турыда инде бүген үк кайгырта башласаң да, таман гына булачак. Хәер, кайбер мәсьәләләрдә соңга да калдык бугай. Ник дигәндә, моңарчы илнең энергетика гиганты булып килгән РАО “ЕЭС Россия”, гомумән, күмер куллануда яңа технологияләр кертү белән артык мәшәкатьләнмәде. Өстенлек һәрчак газга бирелде. Гәрчә халыктан электр энергиясе өчен генә дә хәтсез күп абонент акчалары җыелса да, ул акча башлыча монополистлар кесәсенә генә китте. Ә төбәкләрдәге күпчелек системаларны камилләштерү турында әле дә булса уйлаган кеше юк. Хәзер инде РАО “ЕЭС Россия” таркалып энергия җитештерү тармагы шәхси кулларга өләшенгәч, хәл тәмам тәртәдән ычкынды.

Ә менә алга киткән чит илләрдә күмер куллану һич кенә дә пычрак эш саналмый. Андагы күмер ягу станцияләрен узган гасырдагы котельныйлар белән хәтта чагыштыру да мөмкин түгел. Мәсәлән, Англиядә бөтен энергетиканың нигезен күмер тәшкил итә. Шул ук вакытта анда иң эре шәһәрләрдә дә һава чиста, корымның әсәрен дә күрмисең. Күмер ягучы җылылык станцияләре янында кошлар бала чыгара. Эш шунда: Европа, АКШ һәм башка алга киткән илләрнең барысында да диярлек күмер янганда бүленеп чыга торган зарарлы калдыкларны тотучы махсус җайланмалар урнаштырылган. Көлне дә кая кую җаен тапканнар: ул эшкәртелеп, цемент заводларына яки төзелеш материаллары ясауга җибәрелә. Моннан тыш, хәзер дөнья энергетикасында күмерне яңача технология белән ягучы электр станцияләре төзү буенча актив эш алып барыла. Мәсәлән, Америкада бүленеп чыккан водородны ягулык итеп кулланучы электр станциясен төзергә җыеналар. Әлеге илләрдә яшәүче халык тагын 15-20 елдан, гомумән, күмернең пычрак ягулык булуын онытырга мөмкин. Ә без?

Ә бездә газ. Ул бетә икән, күмер бар. Һичьюгы, аны сатып акча эшләргә мөмкин ич. Ә ул акчага чит илләрдән күпме газ сатып алырга була, мин сиңа әйтим!…

Замир ДӘҮЛӘТОВ

Комментарии