Аның кыйбласы – спорт

Аның кыйбласы – спорт

Бу тормышта һәркемнең үз яшәү рәвеше, үз кыйбласы бар. Кызганыч, бүген күпләр бар нәрсәгә акча күзлеге аша караган, алар өчен төп максат байлык, кесә тулылыгы булган заманда яшибез. Тормышта һәр нәрсә акча белән генә бәяләнми бит. Үз эшеңне ярату һәм аннан тәм табу, җәмгыять өчен файдалы эшләр эшләү, кешеләргә ярдәм итеп яшәү тормышны күпкә матуррак һәм мәгънәлерәк итә. Гомер буена матди байлыкка кызыкмыйча, ил куәтен арттырам дип, риясыз хезмәт куеп яшәгән кешеләр тормышы моңа ачык мисал булып тора.

Бүгенге язмамның герое – шундыйларның берсе, Саба районы Юлбат авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Чаллы шәһәрендә гомер кичерүче, яңа гына 60 яшен билгеләп үткән хезмәт, мәгариф һәм спорт ветераны – Вакыйф Камали улы Шәмсетдинов. Гомере буе спортны үстерү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, балалар сәламәтлеген кайгырту буенча бик игелекле һәм нәтиҗәле зур эш башкарды ул.

Ул Юлбат авылында өч балалы гаиләдә үсә. Әтиләре – 2нче группа Бөек Ватан сугышы инвалиды, бер аягын сугышта калдырып кайткан. Вакыйфка 12 яшь булганда 3 бала ятим кала – каты авырудан әниләре үлеп китә.

Без мәктәптә укыган 70нче елларда спорт белән шөгыльләнергә шартлар бөтенләй юк иде дисәм, хата булмас. Спорт инвентарьлары да, аларны алырга акча да булмады. «Әле дә хәтеремдә, – дип искә ала Вакыйф үзе, – күршебез Нурулла абый миңа беренче сыйныфка укырга кергәнче үк агачтан чаңгы ясап биргән иде. 3-4нче сыйныфларда укыганда үзем машина тәгәрмәченең камерасын телгәләп – эспандер, подшипниклардан – гантельләр, соңрак – ломнан һәм торбадан турник ясадым. Көчле буласым килгән инде». Ул елларда күрше Сатыш авылына һәм ун чакрымдагы Саба урта мәктәбенә җәяүләп йөреп уку да физик чыдамлыгын арттырырга ярдәм итә аңа.

Армия сафларында Ватан алдындагы бурычын үтәп кайтканнан соң, спортка булган мәхәббәт аны туры Әлмәт физкультура техникумына алып килә. Биредә 2 ел дәвамында тырышып укып, тирән белем ала. Техникум һәм шәһәрара спорт ярышларында күп санлы призлы урыннар яулый егет. Күп төрле түгәрәкләргә йөри, үзешчән сәнгатьтә актив катнаша. Шуннан соңгы бөтен тормышы авыл һәм район җирлегендә спортны үстерүгә, укучы балалар сәламәтлеген ныгытуга, авыл яшьләрен спортка тартуга багышлана. Үзенең хезмәт юлын туган төбәге Саба районында башлап җибәрә. 1988нче елда безгә – Сатыш урта мәктәбенең 2 яшь укытучысына – зур стажлы укытучылар белән беррәттән республика күләмендә ачык дәрес үткәрү ышанып тапшырылды. Дәресләребезгә ТР укытучыларның белемен күтәрү институты җитәкчеләре һәм мәктәп директорлары югары бәя бирделәр.

Техникум белеме җитәрлек булса да, 1989нчы елда читтән торып Казан дәүләт педагогия институтының физик тәрбия факультетын тәмамлады. Ул эшләгән чорда Сатыш урта мәктәбенең баскетбол-волейбол, җиңел атлетика, чаңгы буенча командалары, Юлбат урта мәктәбенең өстәл теннисы һәм баскетбол командалары район ярышларында даими җиңүче булдылар, укучылары шәхси ярышларда күп санлы җиңүләр яуладылар. Иң сәләтле шәкертләренең берсе Гөлсинә Кадырова республика ярышларында күп җиңүләр яулап, соңрак Русия ярышларында яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Тынгысыз укытучы Саба төбәгендә күп төрле спорт чаралары, авыл спартакиадалары уздырды.

Аннары без авыру улыбызны махсус интернат-мәктәптә укыту максатыннан, гаиләбез белән Мамадыш төбәгенә күчендек. Отарка урта рус мәктәбендә 6 ел эшләү дәверендә дә Вакыйф ныклы спорт базасын булдырды, укучыларны һәм авыл яшьләрен актив спортка тартуга зур көч куйды, «Өлкән укытучы» һәм «Укытучы-методист» исемнәрен алды. 1995нче елда «Ел укытучысы» район конкурсында җиңеп, «Иң яхшы физик тәрбия укытучысы» исеменә лаек булды. Кызганыч, укучылар саны нык кимеп, алдынгы Отарка мәктәбе ябылуга дучар булды. Бу мәктәп укытучылары белән хәзер дә аралашып яшибез.

Тирән белемле һәм талантлы кеше яңа урында бөтен эшне нульдән башлаудан беркайчан да курыкмый, тиз арада тагын да яхшырак күрсәткечләргә ирешә. Өч дистә елдан артык гомерен балаларның сәламәтлеген ныгытуга һәм спортны үстерүгә багышлаган Вакыйфның да мәгариф һәм спорт өлкәсендәге иң зур уңышлары Тукай районы белән бәйле. 2003нче елда спортчы улыбыз Чаллы физкультура институтына укырга керде. Шул елдан Чаллыга якын булган Тукай районы Теләнче Тамак урта мәктәбендә эшли башладык.

Кайда гына эшләсә дә, ул төп игътибарын спортның халык арасында киң таралуына, сәламәт тормыш итү үрнәге булуына юнәлтте. 30 елдан артык үз-үзен аямыйча, вакыт белән исәпләшмичә, ялны белмичә эшләде. Аның һәр көне иртәнге 7дән кичкә кадәр мәктәп спортзалында узды: көндез – дәресләр уздыру һәм балалар белән спорт түгәрәкләрендә шөгыльләнү, кичен – үз инициативасы белән (ягъни бушлай) авыл яшьләрен һәм студентларны баскетбол-волейбол уйнату. Мәктәп спортзалы һәр көнне кичке 8-9ларга кадәр гөрләп тора иде. Үзе транспорт табып, укучыларны даими ярышларга йөртте тынгысыз укытучы. Шәхси тормышын кайгыртырга вакыты бик аз булды. Мөмкинлеге булса да, җитәкчелеккә омтылмады, карьера ясамады.

Үзең үрнәк булсаң гына, кешеләрне спортка тартып, үз артыңнан ияртеп була. Ә ул гел үрнәк булды: гомер буе мәктәпкә эшкә кышын чаңгыда, ә башка вакытта велосипедта йөрде. Кичләрен 3-4 чакрым йөгерә иде. Хәзер дә ул спорттан аерылмый: көн саен иртән һәм кич физик зарядка ясый, 2-3 сәгать саф һавада йөри, ветераннар спартакиадаларында катнаша. 2004нче елдан «Хезмәт ветераны» исемен йөртә.

Без аның белән 33 ел буе зур сабырлык һәм искиткеч кайгыртучанлык белән балачактан авыру улыбызны тәрбиялибез. Икенче улыбыз Венер – аның талантлы шәкерте, спортчы. Җиңел атлетика, чаңгы һәм өстәл теннисы буенча 35 тапкыр район чемпионы һәм призёры. Әтисе үрнәгендә ул да үзенең тормышын тренерлык һәм физик тәрбия укытучысы эше белән бәйләде.

Февраль аенда гомерен мәгарифкә һәм спортка багышлаган мөгаллим Вакыйф Камали улы 60 яшьлек олы юбилее уңаеннан ихлас котлаулар кабул итте. Тукай районы башкарма комитетының мәгариф буенча урынбасары, мәгариф бүлеге җитәкчесе Рамил Роберт улы Исаев тарафыннан күп еллык нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 60 яше тулу уңаеннан Тукай районы мәгариф бүлегенең мактау грамотасы белән бүләкләнде. Март аенда исә Татарстан спорт һәм яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Хәлил Хәмит улы Шәйхетдинов аңа «Татарстанның физкультура һәм спорт отличнигы» күкрәк билгесен һәм таныклыгын тапшырды. Бөтен гомерен спортны үстерүгә һәм балалар сәламәтлеген ныгытуга багышлаган мөгаллим бүләкләүләргә күптән лаек иде.

 Зәкия ШӘМСЕТДИНОВА-ХӨСӘЕНОВА,

 Мәгариф ветераны,

 Чаллы шәһәре

Комментарии