Иманлы балалар үстерик!

Иманлы балалар үстерик!

Никтер безнең аналарыбызның әни буласылары килми, аларга мама булу күбрәк ошыйрак төшә. Үзләре вафат булгач, балаларына: «Мамам рухына дога кылам», – дип утырасы була инде. Ә нинди урыс: «Әни рухына дога кылам» – дияр икән? Миңа калса, бу хәлләр имансызлыктан килеп чыга.

Элек кендек әбисе, баланың иманы качмасын дип, бисмилла әйтеп кулына ала торган булган, тиешле догасын укыган. Кыз балалар бозык юлдан китмәсен өчен укыла торган дога да бар икән. Ә балалар тудыру йортында аларга кем бисмилла әйтеп торсын инде дә, кем Коръән сүрәсе укысын? Фахишәлек, бозыклык шуннан килә дә инде. Уйлап-уйлап утырам да аптырыйм: кая барабыз без? Ахыры ни белән бетәр боларның?

Гөлзифәр ХӘСӘНОВА.

Киров өлкәсе, Нократ Аланы шәһәре.

Иманлы балалар үстерик!, 4.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии