Русия Федерациясе Президенты В. В. Путинга Ачык хат

Хөрмәтле Владимир Владимирович!

Мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, Конституциядә рус халкының дәүләт төзүче булуын теркәргә тәкъдим ителә.

Без рус халкын хөрмәт итәбез, әмма бу төзәтмә Федерациянең башка халыкларына карата дөрес түгел. Аерым алганда, татарлар һәм башка төрки халыклар – Московия бер өлеше генә булган дәүләткә нигез салучылар. Бу дәүләт Алтын Урда дип аталган. Алтын Урдада татар теле дәүләт теле булган. Ә «волость» һәм «уезд» сүзләре үзгәртелгән татар сүзләре – «улыс» һәм «өяз». «Таможня»ның татар сүзе «тамгадан», ә «товар»ның «туар» сүзеннән чыгуын да беләбез.

Мөгаен, мондый төзәтмәне тәкъдим итүчеләр тарихны белмидер. Мәсәлән, алар Түбән Новгород халык гаскәрен оештыручы Кузьма Мининның татар булуын белмиләр. Русия флоты һәм Санкт-Петербург йөз мең татар сөякләрендә төзелгән. Казандагы Адмиралтейство бистәсе турында укыгыз һәм «лашманнарның» кем икәнен белегез! Татарлар һәм башка халыклар ХVIII гасырдан башлап патша армиясенә 25 елга алынганнар һәм Русия империясе алып барган исәпсез-хисапсыз сугышларда катнашканнар.

Төзәтмәне кертүчеләр татарларның Бөек Ватан сугышында Советлар Союзы Геройлары саны буенча дүртенче урында булуын белә микән? Кайсы дәүләт өчен күп йөз мең татар каһарманнары һәлак булган соң? Ни өчен без, аларның балалары һәм оныклары, РФ Президентына бу бөек дәүләтнең кодрәте миллионлаган татар сөякләрендә төзелгәнлеген исбатларга тиешбез?

СССРның Госплан рәисе Н. К. Байбаков әйткән: «35 ел Советлар Союзының бөтен икътисады татар нефтендә торды». Ә бу нефтьне елына 100 миллион тонна кем чыгарган, бөек СССР дәүләтен кем тоткан соң? «Татнефть»тә кем эшләгән, татарлар түгелмени?

Дәүләтне төзүче халык турындагы төзәтмә тарихи хакыйкатьне боза, милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне кискенләштерә, бүленүгә һәм дошманлыкка китерәчәк. Рус халкына махсус дәрәҗә бирү 25 миллион «дәүләт төземәгән» гражданнарның конституциячел хокукларын тупас рәвештә бозу дип саныйбыз (РФ Конституциясен карагыз, 19нчы маддә)

Хөрмәтле Владимир Владимирович! Без Сездән, РФ Конституциясе гарантыннан, 25 миллион «дәүләт төземәгән» гражданнарның хокукларын якларга һәм бу Конституциягә каршы, ызгыш тудыручы төзәтмәне кабул итүгә юл куймаска таләп итәбез.

1993нче елгы РФ Конституциясе – Европа хокукый дәүләтенә лаеклы Конституция. Аны үзгәртергә кирәк түгел. Мәсьәлә шунда ки, бу Конституция үтәлми. «Русия – демократияле федератив хокукый дәүләт», дип әйтә алабызмы? Хокукый дәүләт булгач, ничек Татарстан Конституциясенең 8нче маддәсе («Татарстан Республикасында дәүләт телләре – тигез хокуклы татар һәм рус телләре») 27 ел дәверендә тормышка ашырылмаган, Татарстанда бер генә дәүләт теле – рус теле хөкем сөрә?

Ничек хокукый дәүләттә Татарстан Республикасы Прокуратурасы Русия Федерациясе Конституция Мәхкамәсенең 2004нче елның 16нчы ноябрендәге N 16-П номерлы карарын танымый, татар теленә каршы һөҗүм алып бара? Конституция Мәхкамәсенең карарында ап-ачык язылган бит: «Татар һәм рус телләренең Татарстан Республикасы дәүләт телләре буларак гомуми белем бирү учреждениеләрендә тигез күләмнәрдә өйрәнелүен билгели торган норматив нигезләмә Русия Федерациясе Конституциясенә каршы килми».

Бөтентатар иҗтимагый үзәге Президиумы

Бөтентатар иҗтимагый үзәге рәисе Ф. В. ЗӘКИЕВ

Комментарии