«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

БЫЕЛ ТАГЫН СУ БАСТЫ!

Мин сезгә чарасызлыктан шалтыратам. Яз җиттеме, безнең ихатаны ел саен су баса. Мин ирем белән генә яшим, ул беренче төркем инвалид. Нинди генә авырлык белән очрашсак та, җирлек башлыгы безгә булышмый. Менә тагын кар эреп, бөтен ишек аллары, капка-төпләре су булды, базыбызга су тулды. Ел саен җирлек башлыгы Юрий Исмәгыйль улы Гыйльмановка мөрәҗәгать итәм. «Урамдагы су ага торган торбалар череп беттеләр, аларны алыштырырга кирәк», дим. «Ярар, карарбыз, алыштырырбыз», – ди дә, оныта. Шуның аркасында быел тагын базны су басты. Үзенә шалтыраткан идем, «Мин Чаллыда, туйда әле. Синең малайларың бармы? Малайларың булса, кайтсыннар да карасыннар!» ди. Минем малайларым юк, ике кызым бар, берсенең ире 38 яшендә үлеп китте ике ел элек кенә әле. Юк минем булышырга беркемем дә. Ирем берни дә эшли алмый, инвалид, коляска белән йөртәм мин аны. Юрий Исмагилович өйдән-өйгә кереп үзара салым акчасын җыярга гына булдыра ул. Ә халык проблемаларын хәл итәргә дигәндә юк инде…

Миңлегөл ГЫЙМАДИЕВА

Зәй районы, Аксар авылы

Айгөл ЗАКИРОВА: Миңлегөл апа безгә шимбә көнне шалтыраткан иде. Әйе, һәр кешенең ял көне, ләкин өлкән яшьтәге, ире инвалид булган бу апаны мондый авыр хәлдә калдырасы килмичә, Аксар җирлек башлыгы Юрий Гыйльмановка шалтыраттым. «Мин туйда идем, тиз генә әйтегез сүзегезне», дип башлады ул. Хәлне аңлаткач, «Авылда беркемне дә су басмады, үз турыларын үзләре карасыннар, бөтен кешедә шул хәл ул. Анда беркаян су төшми», диде.

– Ә нәрсә эшләргә соң бу кешеләргә? Урамга чыгып булмый, су, базга су тулды, диләр…

Мин белмим, бернәрсә дә әйтә алмыйм, мин Чаллыда туйда! – дип, телефонын куйды.

Юрий Исмәгыйль улына гәҗитебез аша мөрәҗәгать итеп шуны әйтәсе килә: җирлек башлыгы булып эшләгән кеше үз җирлегендә яшәүчеләрнең моң-зарын туйда булса да, кар яуса да, яңгыр ишсә дә тыңларга бурычлы. Чөнки сез алар өчен җаваплылык алып шушы вазыйфага килгәнсез, сезне шулар сайлап куйган… Һәм кеше сезгә буш мәсьәлә белән шалтыратмаган. Иң азыннан МЧСка шалтыратырга булса да киңәш бирә алыр идегез бит Миңлегөл апага? Өлкән яшьтәгеләрне өлкәннәр көнендә чәйгә чакырып кына хөрмәтләмиләр ул. Аларны елның һәр көнендә хөрмәтләргә кирәк. Нишлим икән, дип сораган кешегә җавап бирү өчен бер минут вакыт та җитә, югыйсә. Сезнең урынга бу киңәшне без бирдек. Миңлегөл апага, алга таба да бу мәсьәлә хәл ителмәсә, прокуратурага барырга киңәш итәбез. Сезгә анда ярдәм итәргә тиешләр.

УРМАН-СУЛАР – ХАЛЫКНЫКЫ БУЛСЫН!

Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча халык сайлаулары булачак. Бу 22нче апрельдә диләр. Минем тәкъдимем бар. Җирләр-суларны, бөтен казылма байлыкларны, урманнарны да халык милке итәргә кирәк. Ул бит чынлап та халыкның уртак байлыгы, аерым олигархларныкы гына түгел. Алар болай да халыкны талап баеды. Минем кебек уйлаучылар күптер. Менә шушы тәкъдимне аерым маддә итеп кертсәләр, 22нче апрельдә барып тавыш бирергә була. Аннан соң, хәзерге вакытта «ватан, ватанпәрвәрлек» дигән төшенчәләр, минемчә, халык арасында бетеп бара. Чөнки гади халыкның җиргә дә, табигый байлыкларга да, урман-суларга да хокукы юк. Андый халыкта ничек итеп патриотлык хисе тәрбияләп булсын? Ә түрәләрне мин халык төшенчәсенә кертмим, алар халыкны талап баючылар гына.

Әхәт САБИРОВ

Кама Тамагы районы, Көрәле авылы

КОТКЫГА БИРЕЛМИК

Коронавирус дип телевизордан сөйләп кенә торалар. Хәзер халык әллә белеп, әллә белмичә, Кытайдагы хәлләргә әзерләнә башлады кебек. Мәскәүдә яшәүче кызым шалтыратты бер көнне. «Ашан» кибетендәге мәхшәрне бер күрсәң иде, әни! Халык кырылып карабодай, макарон, шикәр комы, бәрәңге, консервалар ала, ахырзаман җитә дип белерсең», ди. Кеше ала дип, үзе дә бер машина әйбер төяп алып кайткан. Бу нәрсә микән соң инде? Халыкның, янәсе, короновирус бездә дә Кытайдагы кебек тарала башласа, өйдән чыкмый утырырга туры килсә, дип, алдан хәстәрен күреп куюлары микән? Әле бит әнә рубльгә дә бәя нык төште. Әллә соң азык-төлек артык кыйммәтләнгәнче дип, алып куюлары микән? Мин үзем мондый хәлләргә җиңелчәрәк карыйм. Чөнки пенсиям 12 мең сум гына. Утка-газга түләгәннән соң, кулыма 8 мең сум кала. Хәзер чыгып, запаска азык-төлек ала башласаң, аның кимендә дүрт-биш мең сумы китә дигән сүз. Калган акчага ай буе ничек яшисең: күземә салырга дарулар алам, башка кирәк-яраклар да бар бит әле. Бу азык-төлекне кырып-себереп алып бетерүчеләр мөгаен акчалары булган, бай кешеләрдер. Без – очын-очка ялгап яшәгән пенсионерлар алай итә алмыйбыз шул. Ярар, Аллаһы Тәгалә үзе саклар әле. Кытайда бу чир беркем көтмәгән чакта, әзерлексез вакытта башланды бит. Ә хәзер Казанда да, илебезнең башка шәһәрләрендә дә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтиләр, коронавируслы кешеләрне ничек дәвалыйсын да беләләр. Шуңа күрә, бездә хәлләр Кытайдагы кебек үк булмас ул. Үзегезне-үзегез куркытып, ачлык заманындагы кебек кибет киштәләренә ябырылмагыз. Халык тоз бетә дип тоз ала башлагач, тозга бәя арттырганнар иде, карабодай бетә дигән сүздән – карабодайга. Инде хәзер барыбер ябырылып алалар бит, дип, бөтен нәрсәгә бәяне ике мәртәбә арттырып, күтәреп куйсалар, нишләрбез соң?

Мәдинә ХАФИЗОВА

Казан шәһәре

ӨМЕТ БАР

Туган тел мәсьәләсе әле дә үзәктә кала бирә. Мәгълүм булганча Татарстан дәүләт советына сайланган депутатлар арасында кайчандыр татар теленә каршы законны бертавыштан хуплаучылар күп. Тел өчен борчыла торган депутатларыбыз күп дия алмыйм. Ркаил Зәйдулла, Рамил Төхвәтуллин кебекләр генә якласа яклар телебезне. Милләтебез файдасына алар тәкъдиме белән яңа закон кабул итәрләр дигән өмет яши әле…

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ

Казан шәһәре

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Мөрәҗәгатьләрне Айгөл ЗАКИРОВА кабул итеп алды

Комментарии