Татар дип йөргәннәр татарча сөйләшми

Ял көне. Телевизордан «Татарлар» тапшыруын карап утырам. Диктор хөкүмәт җитәкчесе урынбасары Шәйхразиев әфәнденең Новосибирск шәһәрендәге Татар иҗтимагый үзәге вәкилләре белән очрашуын сөйли. Татар иҗтимагый үзәгендә мәртәбәле шәхесләр, шул исәптән профессор да бар, ди. Әмма Шәйхразиев әфәнде алар белән урыс телендә аралашты шикелле. Тавышы ишетелмәсә дә, шулай тоелды. Ә инде милләттәшләребез дә, профессор әфәнде һәм башкалар да урыс телендә сөйләште. Ялгышмасам, җиде кеше интервью бирде. Татар иҗтимагый үзәгенә йөрүчеләрнең берсе генә дә татар телен белми булып чыга, димәк. Шул да булдымы татар үзәге?

Ә бит диктор аларны татар гореф-гадәтләрен һәм татар телен саклап калу өчен күп көч түгәләр, диде. Әмма ничек итеп? Мин аңламадым. Ватып-җимереп булса да сөйләшергә кирәк татар телендә. Ә менә подвалда җыелышулары бик начар. Нишләп соң бездә, Татарстанда, урысларның оешмалары балда-майда йөзә, ә безнең татарларга йә мәчет төзер өчен урын юк, йә мәктәпләрдә проблема? Ә бит мактанырга яратабыз! Дәүләт җитәкчеләренә, бәлки, үз милләттәшләребезгә игътибарлырак булыргадыр, күбрәк булышыргадыр, ә?

«Татарлар» тапшыруында татарларның проблемалары күбрәк яктыртылсын иде.

Шәүкәт ГАЙНАНОВ,

Әлмәт шәһәре

Комментарии