Җитәкчене коллективы яклый

Минзәләдә янгын сүндерү частенда Яңа ел алдыннан һәр янгын сүндерүчегә саллы гына премия өләшкәннәр. Тик начальник Әхсән Гыйльфанов, өстән кушылганча, акчаны төрлесенә төрлечә бүлгән. Монысында закон бозау юк. Әмма берничә кеше: “Начальник премияләрне кире җыеп алды”, – дип шикаять иткән.

Ул хезмәткәрләреннән барлыгы 99 мең сум җыеп алуда гаепләнә. Әлеге киеренке хәл тугач, Минзәләдән редакциябезгә мөрәҗәгать иттеләр. Һәм үз хәбәрчебез вакыйганы урынга барып тикшерде. Газетабызда “Нахак һәм хак янәшә” (2 февраль, 2011 ел) исемле мәкалә дә бәян ителде.

Әлеге эш бик шикле. Коллектив, нигездә, бу эшне уйдырма дип бәяли. Шикаять итүчеләрнең журналист белән очрашырга теләмәүләре дә, бездә дә шикне арттырды. Өстәвенә, шикаятьләр белән җитәкчене алыштыру биредә беренчесе генә түгел икән инде. Элекке җитәкче дә шул сәбәпле эшеннән киткән.

Ләкин тикшерү эшләре дәвам итә. Бу атнада республика прокуратурасында Әхсән Гыйльфановның вакытлыча эшеннән читләштерелүе турында хәбәр ителә.

Шул ук вакытта Минзәләдәге янгын сүндерү часте коллективы Республикасы прокуроры Кафил Әмировка ачык хат белән мөрәҗәгать итә.

Әлеге хатка кул куючылар җитәкчеләрен яклый. Эчке эшләр майоры Әхсән Әнгам улы Гыйльфановка карата кузгатылган җинаять эшен нахак дип саный.

“Ә.Ә.Гыйльфанов үз-үзен аямыйча безнең белән көн-төн эшли. Зур янгын чыккан урыннарга кайвакыт коллектив белән барырга туры килә. Аның тәҗрибәсе һәм җитәкчелеге ярдәмендә янгынны югалтуларсыз тиз сүндерүгә ирешәбез. Без, аның хезмәткәрләре, үзебезнең тормышыбызны аңа ышанып тапшырабыз.

Гыйльфановның Мактау кәгазьләре һәм бүләкләре бар. Ул безнең өчен яхшы җитәкче һәм чын дус! Һәрвакыт аның ярдәмен тоеп яшибез. Ул хезмәткәрләрнең гаиләләренә дә булышып тора. Аның белән беренче ел эшләмибез һәм аңа тулысынча ышанабыз. Минзәлә шәһәренең янгын сүндерү бүлеге үзенең намуслы хезмәте, туганнарча бердәмлеге белән дан казанган.

Без югарыда әйтелгән һәр сүзне дәлилләп кул куябыз һәм күп еллар янгын сүндерү хезмәтендә аталарча кайгыртучанлык күрсәткән гадел җитәкчебезнең намусы өчен көрәшәчәкбез!!!

Ихтирам белән 122нче янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре”, –диелә мөрәҗәгатьнең газетабызга юлланган нөсхәсендә.

Хат астына 24 кеше фамилиясе куелган.

Комментарии