Тереләй күмелгәннәр

Алабуга районының Токмаш авылы әллә ни зур түгел: 17 йортлы гына, 40лап кеше яши. Ләкин картада бар. Без анда иярчен навигаторы буенча юл тотып бардык. Аңа ышансаң, авылга эләгү бик ансат шикелле. –Яр трассасыннан борылып, 10 чакрым гына төшәсе. Ләкин чынында барысы да күпкә катлаулырак булып чыкты…

Башка юл юк…

Авылга кадәр 8 чакрым калгач, безнең кар стенасына килеп төртелә. Алга таба юл юк. Хәтта сукмак та төшмәгән. Җәяүләп берничә сәгать барасы. Анда да билдән карга чумып. Бәхеткә, алдан сөйләшеп куйганча, Токмашта яшәүче Леонид безне үз куллары белән ясаган кар гизү машинасында каршылады. Ләкин аны ул бик сирәк кабызып чыга. Бердән, техникасы еш ватыла икән, икенчедән, бензинны күп ашый, ди. Безне каршы алыр өчен, ике көн буе төзәткән, ә ягулыкка акчаны бөтен авыл белән җыйганнар.

Ыжгырып торган суыкта кар диңгезе өстеннән ярты сәгать чамасы җилдерәбез. Инде бөтенләй өшедек дигәндә, алда авыл күренә. Кешеләр моннан ничек йөридер – аңларлык түгел. Хәер, Леонидның әнисе Валентина Егорова моны бик кыска итеп шәрехләде:

– Ашыйсың килсә, йөрисең инде. Безнең авылда кибет тә, та юк. Бөтенесе артыннан күрше Мурзиха авылына барасы. Яшәргә кирәк бит ничек тә булса…

– Шушы да булдымы тормыш?! – дип бүлдерә аны Нина Потапова. – Алар безне тереләй күмеп калдырачак бит!

Халык ни эшләргә белми, кешеләрнең түземлеге тәмам беткән.

– Мурзихага берәрсе китсә, аны соңгы юлга озаткан төсле озатабыз, – ди Татьяна Гыйззәтуллина. – Һәр кешедә чаңгы да юк. Җәяүләп ике сәгать чамасы барасы. Менә бер көнне буранда калдык. Көндезге икедә чыккан идек, көч-хәл белән Мурзихага кичке сигезгә барып җиттек. Ярый ла мәрхәмәтле кешеләр булды – аларда кунып калдык. Басуда адашып үләргә дә күп кирәкми бит…

Моның өстенә, авылда Мурзихага йөреп укучы 5 бала да бар. Ел саен аларның кышкы каникулы билгесез вакытка сузыла. Быел юлны бары бер тапкыр гына чистартканнар, анысы да Яңа ел алдыннан. Бер атнадан соң янә кар басып киткән. Ата-аналар, сабыйлар интекмәсен дип, нарасыйларын Мурзихада фатирга кертергә мәҗбүр булганнар.

Бөтен моң-зарларын кешеләр түрәләргә кат-кат җиткергән. Кая гына язмаганнар. “Хәтта Дәүләт Думасына хат юлладык, файдасы гына юк”, – диләр. Сайлаулар алдыннан вәгъдә биреп китүчеләр шактый булган, ләкин берни дә үзгәрми.

– Токмаш авылына илтүче юл беркемнең дә балансына алынмаган, – ди Мурзиха җирлеге башлыгы Фәрит Гарифуллин. – Шуңа аны чистартуга акча бирелми. Мурзиха урамнарын чистартабыз, аңа акча бүленгән, ә моңа юк. Алай да узган ел, 70 мең сум түләп, трактор керттергән идем, кем ул сумманы кайтарыр – билгесез…

Көтелмәгән кунаклар

Без барган көнне Мурзихада Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельяновны көтәләр иде. Анда Токмаш халкы соңгы сугышка әзерләнгән төсле җыенды. Әби-бабайлар, чаңгылар киеп, азык-төлек өчен рюкзаклар асып, янәдән кар диңгезенә кереп чума. “Болай булса, чаңгы спорты буенча җыелма командага керәчәкбез, – дип шаярта олылар. – Универсиадада катнаштырырлармы икән?” Шундый хәлдә дә юмор хисен югалтмаган бу кешеләргә сокланырга гына кала…

Ике сәгатьтән соң Мурзиха мәктәбенә килеп җитәбез. Якын-тирә урамнар машиналар белән тулган. Кая карама, милиционерлар, әйтерсең Президентның үзен көтәләр. Нәкъ баскыч төбендә бик зур ак “джип” тора – димәк, “глава” килгән. Безнең каршыга кар чистарту җайланмасы таккан “МТЗ” тракторы очрады. Ул Токмаш юлына таба китеп барды.

– Күз буяу гына бу, – ди Леонид. – Бу трактор андагы карны җиңә алмый, куәтлерәге кирәк…

Бактың исә, соңрак түрәләр башлаган спектакльдә тракторның да үз роле бар икән…

“Глава” белән сөйләшү кызу булып чыкты. Халык эченә җыелганын әйтеп салырга ашыга, әдәп саклап торыш юк. Әле бер торып хисап тота, әле икенчесе… Шунда Геннадий Емельянов кинәт кенә “гаепле”не дә табып куйды. Җирле үзидарә башлыгы Фәрит Гарифуллинны шунда ук эшеннән алу турында карар кабул итте.

– Нәрсә генә булмасын, ул юл синең өстә, син, җирлек башлыгы буларак, проблеманы күтәрергә һәм хәл итәргә тиеш идең. Кар чистартуга акча бүленде, – ди Емельянов.

Акча, чыннан да, бүленгән икән, ләкин… нәкъ менә Емельянов Мурзихага килгән көнне… Муниципаль район башлыгы шулай ук проблеманы белмәве турында да әйтә. Кызык, ул үз районындагы хәлләр турында ник хәбәрдар түгел икән? Инде сүз безгә, Казандагы журналистларга кадәр барып җитте бит…

Халык белән очрашуда Емельянов вәгъдәләрне уңлы-суллы таратты – Токмашка юлны бер тәүлек эчендә чистартырга, автокибет җибәрергә, авылдагы су бирү системасын төзекләндерергә… Халыкны ул тагын бер яңалык белән “шатландырды” – озакламый моңа кадәр онытылган, кирәкмәгән хәлдә яшәгән авылга үзе кунакка киләсе икән.

… Токмаш халкы очрашудан өмет белән таралды. Алай да, рюкзакларга күпләп азык-төлек тутырдылар – кем белә, буламы ул автокибетләре, юкмы. Тракторлар исә юлны чистарткан булып бераз маташтылар да, Емельянов кайтып китү белән, юкка да чыктылар. Бер тәүлек эчендә карлы әсирлектән коткарабыз дигән сүзләр дә тормышка ашмады…

Ольга ИВШИНА.

Казан – Алабуга районы – Казан.

Комментарии