«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

БӘЙРӘМЕБЕЗ КАЯ ЮГАЛГАН?

«Безнең гәҗит»нең беренче санында календарь чыккан. Календарьда утызынчы август – бәйрәм көне түгел, кызыл төс белән билгеләнмәгән. Нәрсә, хәзер безнең соңгы бәйрәмне дә алдылармыни инде? Татарстанда чыккан башка календарьларда бу дата кызыл белән язылган…

Флера СӨЛӘЙМАНОВА,

Казан шәһәре

РЕДАКЦИЯДӘН: Укучыларыбыздан гафу үтенәбез – хата киткән. Әлеге календарь федераль сайтларның берсеннән алынган иде. 30нчы август илкүләм бәйрәм булмау сәбәпле, анда ул кара төс белән күрсәтелгән. Газетабызда чыккан календарьда бу көннең «кызармавы» исә соңгы бәйрәмебез юк ителү белән түгел, игътибарсызлык хатасы белән бәйле.

КОТЛЫЙМ!

Эчемне бушатасым килә. Русия Президенты Путин безнең республика прокуроры Илдус Нәфыйковка орден тапшырды. Аны чын күңелдән котлыйм! Татар телен бетергәне өчен биргәннәрдер, күрәсең. Татар теле дигәннән, республиканың Конституциясе көнендә Җиңү паркына чыккан идек. Шунда бер яшь кенә мулла, йөрәге әрнеп: «Татар телен саклыйк, яшьләр!» – дип, чыгыш ясаган иде. Шул сүзләре өчен полиция хезмәткәрләре аны этә-төртә машинага утыртып алып киттеләр. Ирем дә минем янда иде, без инде олы яшьтәгеләр, яшьләр түгел. Бу хәзрәт өчен борчылып, кан басымыбыз күтәрелде. Кем булды икән ул егет, аңа нинди җәза биргәннәр икән?

Равия НАСРЕТДИНОВА,

Казан шәһәре

РЕДАКЦИЯДӘН: Сез телгә алган кеше – Биектау районы мәчетенең элеккеге имамы Гомәр хәзрәт Батырша. Полиция хезмәткәрләре алып китеп, күпмедер вакыт бүлекчәдә тотканнан соң, аны, административ эш ачылачак, дип җибәргәннәр. Икенче көнне ул мәхкәмәгә чакыру кабул итеп алган. Әмма участок сайлау комиссиянең хәлиткеч тавышка ия әгъзасы булу сәбәпле, аңа эш кузгату өчен прокурорның рөхсәте кирәк булган, шуңа күрә ахыр чиктә эш туктатылган.

АКЧАБЫЗНЫ НИЧЕК КАЙТАРЫЙК?

Процентлары зур булуга кызыгып, «Идел буе саклык» кредит кулланучылар кооперативына (кредитный потребительский кооператив «Приволжский сберегательный») шактый суммада акчабызны салган идек. Аның Арчада филиалы бар иде. Хәзер ул ябылды: офисында җил исә, килсәң – кертмиләр, шалтыратсаң, телефонны алмыйлар. Аптырагач, Яшел Үзәндәге бүлекчәсенә киттек. Монда да бер тәртип юк – керсәң, чыга торган түгел, халык җыелган, беркемне кертмиләр, эт – баш, сыер – аяк. Телевизордан күрсәткәндә сөйләгәннәр иде: Татарстан күләмендә генә дә кимендә 280 мең кешене алдаган бу кооператив дигәннәре. Бу акчаны ничек эзләп табарга була? Шуңа юридик җавап бирәлмәссезме?

Исемем редакция өчен генә,

Арча шәһәре

РЕДАКЦИЯДӘН: Әгәр гражданнарның кредит бурычлары үтәлмәү белән бәйле сораулары булса, ТР Милли банкына гариза язарга кирәк: нинди хәлгә дучар булгансыз, барын да җентекләп аңлатыгыз. Гариза ахырында: «Тикшерү уздырып, акчаларымны кире кайтару өчен тиешле чараларны күрүегезне сорыйм», – дип язарга онытмагыз. Шул ук вакытта укучыбызның соравын Арча районы прокуроры Ринат Ситдиковка да җиткердек. Бу мәсьәләне хәл итү юлында ул үз ярдәмен тәкъдим итте. Сезне үз янына чакырды, сорауларыгызга тулырак җавапны җитәкче аша таба аласыз.

СУ НИК КЫЙММӘТ?

Суга күп түләтәләр бездә. Дөрес, июль аенда бакчага, үсемлекләргә күп сибәсең. Ә бит сибелми торган айлары да җитәрлек, ә су өчен түләү барыбер кыйммәт. Әйтик, август аенда кайда су сипкән мин?! Түләве 1020 сум килеп чыккан. Сентябрьдә – 800 сум. Берүзем яшәп, шушындый хак. Лаештагы танышларыма кунакка барган идем. Алар бишәү, бишесенә октябрь аенда 335 сум түләгәннәр! Әллә счетчиклары бармы икән дип тә уйлаган идем, юк икән. Соравым шундый: безнең районда су ник кыйммәт икән?

Исемемне куймагыз,

Алексеевск районы, Әшнәк авылы

Соравыгызга җавап табу өчен, «Алексеевск-Водоканал» суүткәргеч-канализация хуҗалыгы җитәкчесе Рубцов Анатолий Александрович белән сөйләштек:

– Бездә су кыйммәт түгел. Бәлки аның исәпләү счетчигы урнаштырылмагандыр, монда төрле ньюанслар булырга мөмкин. Әшнәк авылында суның бер кубометры 23 сум 49 тиен. Ә район җирендә кыйммәтрәк – 27 сум 33 тиен. Күпме агызалар, шуның кадәр түлиләр инде. Кранын ачмаса – түләми, ә кран ачылгач, су ага инде ул, – дип җавап бирде җитәкче.

СӨТ НИК АРЗАН?

Узган елның декабрь ае өчен сөтнең бер литрына 16 сум 50 тиеннән исәп-хисап ясадылар. 2016нчы елда ул вакытта 22 сумнан түләгәннәр иде. Алты сум илле тиенгә сөтнең бәясе төште! Хуҗалыклардан сатып алганда сөтнең бәясен төшерәләр, ә кибеттә ул бер тиенгә дә төшмәде бит. Нишләп шул кадәр мыскыл итәләр икән авыл кешесен?! Әле җитмәсә, бездән җыеп киткән сөтләрне авылга кире кайтаралар, имеш, антибиотик табылган. Үзләренең моны раслаучы бернинди кәгазьләре дә юк. Бу – авыл халкыннан сөт алмас өчен уйлап чыгарылган алым, күрәсең. Шул кадәр мыскыл итәләр! Сыер асраучы елына 365 көн эшли бит ул! 16 сумнан сөт бирәсе килми беркемнең дә!

Харис ГОМӘРОВ,

Арча районы, Мәмсә авылы

Җыеп алынган сөтләрне ни сәбәпле кире кайтаралар, сөткә бәя нилектән арзан, киләчәктә вазгыять яхшырыр дип өметләнергә урын бармы – бу хакта Арча районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятовтан сорадык:

– Авыл халкына сөт җыючыдан сорарга кирәк – сөтләрен яраксыз дип кайтарганнар икән, аларда бу хактагы лаборатория биргән «заключение» кәгазе булырга тиеш. Безнең районда гына түгел, башка районнарда да бар бу хәл – шәхси хуҗалыклардагы сөттә антибиотик калдыклары югары, диләр. Сөт җыючылар һәм сөт комбинатлары, шәхси хуҗалыкларныкына караганда, колхозлардан җыелган сөтнең сыйфаты яхшырак, дип бара. Кемнеңдер сыеры авыру, кемдер яшерен генә сепаратор сөте кушарга мөмкин бит, ә соңыннан, сөтне җыеп алмас өчен гаеп табалар, дип әйтәләр. Бүгенге көндә сөтнең бәясе, узган ел белән чагыштырганда, уртача 5 сумга төште. Бу хәл моннан бер ай элек башланды. Арчада гына түгел, бу бөтен республикада баш калкыткан проблема, моның белән хәзерге вакытта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шөгыльләнә. Сөткә бәя төшүнең беренче сәбәбе – читтән, әйтик Белорусиядән майсызландырылган коры сөтнең күпләп кертелүе. Икенчедән, кибет челтәрләре, үзара сөйләшеп, комбинатлардан сөт продуктларын арзанрак хакка алырга тырыша. Ә продукциясен арзанга биреп җибәргәч, халыктан җыелган сөт өчен түли торган акчасын да киметми хәле юк комбинатның, югыйсә, ул бөлгенлеккә чыгачак. Продукцияләрен кибетләргә кыйммәткәрәк сатарлар иде – алмыйлар, бәяне төшерми хәл юк, ди. Шуңа күрә менә бу гомуми күренеш барлыкка килә дә. Безнең районда гына кемдер төшерә алмый кешедән җыелган сөткә бәяне. Бу министрлыктан гына да тормый, монда шәхси бизнес, базар мөнәсәбәтләре катнашкан. – диде ул.

ТОВАР САТТЫРУ НИК КИРӘК?

Авылыбызның почта бүлекчәсе җитәкчесе эшеннән китте – хезмәт хаклары түбән, аларга акчаны арттырырга уйлаучы юк. Ә бит хат ташучының эше күп – кәгазь боткасы. Юл акчасын өләшәләр, пенсияне өләшәләр, шуңа өстәп, товар сатарга йөкләмә бирәләр. Безнең авылда 8-9 сату ноктасы бар, кирәк әйберне кибеттән дә алабыз, шуңа аларның товар планы үтәлми. Товары сатылмагач, боларга эш хакы да юк. Менә бу товар сату законын кем уйлап чыгарды икән?! Без бит хат ташучысыз яши алмыйбыз, Биектау безгә 60 километр, анда автобус да йөрми, һәр кешенең машинасы да юк, безнең шикелле олы яшьтәге кешеләр ничек барып ут-су өчен түләсен?!

Әлфия МӨХӘММӘДЬЯРОВА,

Биектау районы, Юртыш авылы

Соравыгызга җавапны бу атнада тапмасагыз, борчылмагыз – аңа җавап эзләнә. Һәр чәршәмбе саен «Безнең гәҗит» журналистлары сездән шалтыратулар кабул итә. «Кайнар элемтә» вакыты чикләнгән – иртәнге 10нан көндезге 1гә кадәр генә эшлибез. Сорауларыгыз булса, 2390353, 89270390353 номерларына шалтыратыгыз.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии