Рәхмәтебез бик зур

Рәхмәтебез бик зур

Авиатөзелеш һәм Яңа-Савин районнары башлыгы Тимур Лазович Алибаев үз хезмәткәрләренең әниләрен бик зурлап, әниләр көненә багышлап, Камал театрында күркәм чара үткәрде. Бу чара әниләр өчен чын мәгънәсендә бер онытылмаслык бәйрәм булды. Театр ишеген ачып керүгә, Балалар сәнгать мәктәбе укучылары оркестры музыка белән каршы алды. Икенче катта чәй өстәле, андагы сый нигъмәт искитәрлек итеп әзерләнгән. Район хакимияте хезмәткәрләре килгән бар кешене ачык йөз, елмаю белән каршы алды. Оялып торганнарын кыстап-кыстап өстәл артына утырттылар, подносларга хуш исле кайнар чәй куеп өстәлләргә таратып йөрделәр. Һәр килгән кеше ашыкмыйча гына чәен эчеп, сыйланып, кече залга үтә тора. Барысы да җыелып беткәч, район башлыгы әниләрне ике телдә бу олы бәйрәмнәре белән котлады. Үткән елларны да бүгенгедәй итеп үткәрә алмаганы өчен әниләрдән гафу үтенде. Киләчәктә дә бәйрәмнәрне бергәләп үткәрербез дип сүз бирде. Бәлки башкачарак итеп үткәрергә теләкләре булганнарның тәкъдимнәрен җиткерүләрен сорады, бергәләп уйларбыз диде. Аның янына 92 яшьлек әби чыгып барлык аналар исеменнән үзләрен шулай олылаганнары өчен рәхмәтен җиткерде. Ул сөйләгәндә күп аналарның күзләрендә яшь чаткылары күренде. Бу инде аларның шушы бәйрәмне оештыручыларга сүзсез аналарча рәхмәтләре иде.

Бәйрәм программасында балалар концерт куйды. Яраткан җырчыбыз Венера Ганиева әниләргә багышлап үзенең җырларын җырлады. Хисләре тулып ашкан берничә ана аның янына чыгып биеп тә алдылар. Концерт тәмамлангач «Гөргөри кияүләре» дигән спектакль күрсәттеләр. Тәнәфестә тагын өстәл өсте нигъмәт белән тулган, чәйләре хуш исле кайнар. Килгән аналарның һәркайсының йөзендә шатлык – елмаю. Өстәл янында, аерым-аерым төркемнәрдән гаҗәпләнү – рәхмәт сүзләре генә ишетелә иде. Мин бу бәйрәмдә үзем дә катнаштым. Ни өчен дигән сорау туса, кызым Гөлназ 20 елдан артык мәдәният бүлегендә эшли. Бәйрәмгә әниләрне генә түгел, әтиләрне дә, әби-бабайларны да хөрмәт йөзеннән чакырганнар иде. Шуңа күрә дә үзем күргән, ишеткән сүзләрне генә язам.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Тимур Лазович Алибаев кул астында эшләгән хезмәткәрләре эшеннән канәгать булганын, ата-аналарга балалары өчен зур рәхмәтен әйтте. Без дә аңа үзебезнең яктан, шундый матур бәйрәм өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Киләчәктә эшендә зур уңышлар, саулык-сәламәтлек теләп калабыз.

Вакыйф КЫЯМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии