- 16.12.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №50 (14 декабрь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Елның дүрт фасылы бар. Көз – олыгаю, өлгерү чоры булып күзаллана. Чыннан да, көзгә таба табигать үзе дә картаюга таба бара кебек. Картаю сүзен, без, пенсионерлар, яратмыйбыз анысы. Бер таныш абзыйдан: «Нәрсә, картаеп буламы?» – дип сораган идем, үпкәләде. Шуннан бирле авызны чамалап ача башладым.
1 октябрь – өлкәннәр көне дип игълан ителгәч, «Кара әле, өлкәннәр көнне көз аена туры китереп ясаганнар, монысы бигрәк тә мантыйкка туры килә инде», – дип уйлап та куйган идем.
Мин эшләп ялга киткән «Газпром трансгаз–Казань» оешмасының филиалы булган «Буа–газ» идарәсенең бик тә күркәм гадәте бар иде – һәр елны өлкәннәр көнендә барлык пенсионерларны җыеп, кунак итү, килә алмаганнарына бүләк тарату. Болардан тыш, һәрбер кешенең счетына 1 мең сум акча да күчерәләр иде. Эш дәверендә, профсоюз оешмасы рәисе буларак, бу эш белән үземнең дә шөгыльләнгәнем булды. Соңгы ике елда, авырып китүем сәбәпле, очрашуга кайта алмадым. Быел исәп бар иде дә, ләкин инде чакырмадылар. Бер очрашып сөйләшәсем бик тә килгән иде югыйсә: «Бер очрашу үзе бер гомер», – диләр бит. Алай да 29нчы сентябрьдә шалтыратып, күчтәнәч барлыгын, кая, кемгә тапшырасын сораштылар. Мин инде барыбер кайтырга җыенган идем, 2нче октябрь көнне, җыенып, юлга чыктым.
Казан–Ульян трассасы. Юллар бик тә яхшырган хәзер монда. «Кризис», – дип, колак итен ашасалар да, яхшы гамәлләр күбрәк бит, җәмәгать! 25-30 еллар элек бу юллар тәмуг юлы иде. 1986нчы елда кыш көне Буа шәһәренең балалар бакчасы өчен Казандагы ТЭЦ–2 дигән оешмадан ташкүмер алып кайттык. Автомашиналар колоннасын мин җитәкләгән идем. Өч көн, өч төн, күп нужалар күреп, көчкә кайтып җиткән идек. Ә хәзер, Аллага шөкер, ике, ике сәгать ярымда үтелә бу ара. Тирә-якны күзәтеп кайтам. Көне дә җылы, матур, кояшлы булды. Ул табигатьнең матурлыгын сөйләп аңлатып булмый. Ул чактагы халәтемне, кичерешләремне аңлатып язарга минем генә сәләтем җитмәс тә, ахры. Үзем дә сизмәстән, күңелем шигъри юллар булып түгелә:
Туган якка кайтып барышым:
Зөя буе, Буа ягына.
Яңгыры да яумый озатып кала,
Болытлар да кире агыла.
Фрол тавын үтәм салмак кына,
Якынлашам Зөя ярына.
Туган якның назлы җилкәе дә,
Мине танып, биткә ягыла.
Буада коллектив белән очрашып булмаса да, күчтәнәчне кереп алырга мөмкинлек булды. Урыслар әйтмешли: «Мелочь, но приятно!» Шуның белән – шул. Өлкәннәр көне быелга узды, киләсе елда очрашып, сөйләшеп, чәйләр эчеп утырырга насыйп булса иде. Безне онытып бетермәгәннәре өчен «Газпром трансгаз Казань» оешмасының генераль директоры Рифкать Габделхәй улы Кантюковка, «Буа-газ» идарәсе җитәкчесе Камил Мөсәлим улы Латыйповка, профсоюз оешмасы рәисе Ирек Әнвәр улы Таҗетдиновка, Гүзәл Заһит кызы Хөсәеновага зур рәхмәтләремне белдерәм.
Ул көнне туган авылым Кильдуразда, Югары Наратбашта, Кайбыч авылы, Буа шәһәрләрендә, туганнар, якын дуслар белән очрашып, күтәренке рухта, уңай энергияләр алып, Казаныбызга кайтып җиттек.
Форсаттан файдаланып, үземнең туганнарымны, Семипалатинск–4тә (элеккеге адресы Москва–13 булган) бергә хезмәт иткән дусларымны, 1972-75нче елларда Тәтеш совхоз-техникумында укыган курсташларымны, бергә эшләп пенсиягә киткән хезмәттәшләремне, гомумән, барлык танышларымны, үтеп киткән булса да, Өлкәннәр көне белән котлыйм. Барыгызга да исәнлек-саулык, тыныч тормыш, бәхет телим. Дөньялар имин булсын!
Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,
Казан шәһәре
Комментарии