Фәүзия ханым сүзе хак

Фәүзия ханым сүзе хак

«Безнең гәҗит»нең быелгы 23нче ноябрь санында мәшһүр язучы Фәүзия ханым Бәйрәмованың «Бер чукынган хатын язган хаттан гына милләт юкка чыкмас» исемле гаять эчтәлекле язмасы басылып чыкты. Автор анда татар халкының фаҗигале язмышын билгеле мисаллар белән тәфсилләп аңлаткан. Керәшен дигән аерым милләт юклыгын, көчләп чукындыруларны, атаклы галимнәребезнең милләтебез азатлыгы өчен көрәшүләрен тасвирлый.

Керәшен (чукындырылган татар) хатыны Америка президентына татарлар исеменнән хат юллаган. Аның милләтебезне бөтендөнья алдында хурлыкка калдыруы белән бер генә милли җанлы татар кешесе дә риза булмас. Мәкалә авторы Динара Мухарованың милләтне мыскыл иткән мөрәҗәгатенә (хатына) Мәскәү милли автономиясе, Татарстанның керәшен оешмалары, Татарстанның халыклар дуслыгы ассамблеясы җавап бирергә тиешләр дигән. Фәүзия ханым Бәйрәмованың тәкъдиме бик урынлы дип саныйм. Татарстан Халыклар дуслыгы ассамблеясы директоры Ирек Шәрипов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты буларак та, һичшиксез бу мәсьәләдә битараф калмас, дип уйлыйм. Хөрмәтле Фәүзия Бәйрәмованың милләтебез дип ут януы, игелекле эшләре өчен ихлас рәхмәт сүзләре җиткерәсем килә. Аңа иҗади уңышлар таза-саулык, гаилә бәхете теләп калам.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА–ӘНӘЛЕ,

Сугыш һәм хезмәт ветераны, сәяси репрессия корбаны

Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы

Казан шәһәре

Комментарии