Бераз гына ярдәм кирәк

Безнең илдә нәрсә генә булмасын, үзгәртеп корулармы ул, реформалармы – аның авырлыгы барыбер гади халык җилкәсенә төшә. Горбачевның үзгәртеп кору сәясәте дә илебезнең астын-өскә әйләндерде. Халык аңына килергә җитешкәнчеме, әллә Ауропача яшәргә теләпме, ашыга-ашыга, халык хуҗалыкларын туздырырга тотындылар. Күп кенә күмәк хуҗалыклар үзгәртеп коруның беренче дулкынында ук таралып бетсә, аягында нык басып торганнары бик озак «бирешмәде». Ә хакимият исә хуҗалыкларны таратыр өчен барысын да эшләде. Күптөрле салымнар түләтү, хуҗалыгында җитештерелгән азык-төлекнең сату бәясе түбән булу, техника, ягулыкның бәясе кыйммәт булу зур, нык хуҗалыкларны да туздырды. Ни гаҗәп, Горбачев сәясәтен «җиңеп» чыгып, хәзер дә тырышып-тырмашып булса да яшәп ятучы күмәк хуҗалыклар бар әле.

Соңгы елларда, гаилә крестьян фермаларына игътибарны арттыра башладылар. Тик, урыслар әйтмешли, поезд китте инде! Күп кеше җир пайларын сатып җибәре, сатмаганнары да үз җирләренә үзләре хуҗа түгел. Җирең булса, аны эшкәртергә тракторы, машинасы кирәк. Ә көчсез, иске тракторлар басудагы чүп үләнен чабарга гына ярый. Нишләп һәр районга агрегатлары белән көчле тракторлар алып кайтмаска, пай җирләрен эшкәртеп, нинди дә булса культуралы үсемлек чәчеп бирмәскә?! Бу гамәл маллар санын арттырырга да этәргеч булыр иде. Алары булгач сөте дә, ите дә булачак бит!

Сәгытдин Р.

Болгар шәһәре.

Комментарии