Фотога төшереп куркыталар

Фотога төшереп куркыталар

бинасы каршында чираттагы . Ничәнчеседер, төгәл генә әйтә алмыйм. Үзләреннән сорарга онытканмын. Һәрхәлдә, шул пикетларның өчесендә миңа да катнашырга туры килде. Ун-унбиш ел яшәгән йортыңнан: «Чыгып кит!» дип куалый башласалар, һәр төнне монысы соңгысы булмасмы, дип куркып утырырга туры килсә, башкалар да нәкъ алар кебек юлында йөрер иде, мөгаен.

Газетабызда басылган « йорттан куа» (№16, 27 апрель, 2011 ел), «Рөхсәтсез пикет» (№26, 6 июль, 2011 ел) язмаларында бу бәхетсезләр турында язып та чыккан идек. Бераз исегезгә төшерик.

М.Сәлимҗанов урамында урнашкан 10нчы йортны узган елны гына МУП «Метроэлектротранс» оешмасы үз карамагына алган. Шуннан соң биредә яшәүчеләр тынычлыкка туя алмый. «Метроэлектротранс»ның фатир өчен түләүләрне әкәмәт зур суммага җиткерүе, ишек төбенә рәшәткә куеп, вахта билгеләве, фатир өчен түләүләр белән бер көнгә соңарган кешеләрне дә йортка кертмәве, яман шеш авырулы 70 яшьлек карчык шул рәвешле урамда калгач, «» машинасы килеп алып китүе һәм башка коточкыч хәлләр турында язган идек инде. Ахыр чиктә, «Метроэлектротранс» җитәкчеләре биредә яшәүче һәм әлеге оешмада эшләмәүче һәркемне бу йорттан куып чыгарырга кирәк, дигән карар кабул иткән. Имеш, документлары юк, бурычлары күп һәм башкалар. Тик биредә, йортлары янганнан соң «вакытлыча» урнаштырылып (маневр фонды буларак) 10–15 ел яшәүчеләр дә, эш урыннарыннан бирелгән 12–18 квадрат метрлы торакта 5–6 кеше булып яшәүчеләр дә байтак. Дәүләт биргән торактан бүген «Метроэлектротранс» куып чыгарырга мөмкин.

Бу йортта яшәүчеләр әлеге оешманы судка да биреп карады инде. Югары суд тулай торакны торак йорт дип таныды һәм биредә яшәүчеләр пропискага кертелү өчен тагын бер суд үтәргә тиеш иде. 27 октябрьдә булырга тиешле әлеге судны декабрьгә күчергәннәр һәм алар әлегәчә прописка ала алмый тилмерә. «Метроэлектротранс» биредә яшәүчеләрне тагын судка биргән икән. Нинди нигездә биргәне пикетка чыккан халыкка мәгълүм түгел, ләкин халыкны пропискага кертүдән баш тарта икән алар. Бераз тынычланган халык хәзер шул нисбәттән янә пикетларга йөрергә мәҗбүр булган.

– Безне анда законсыз рәвештә кереп утырган димәкче һәм шул рәвешле куып чыгармакчы булалар, – ди пикетка килгән халык. – Ләкин бит безгә ул бүлмәләр эш урыныннан бирелгән иде һәм шул хакта ходатайстволарыбыз да бар.

– Пикетларыгызның файдасы бар дип уйлыйсызмы? Сезне кем дә булса күрәме соң?

– 24 октябрьдә дә пикетка чыккан идек. Шул көнне хөкүмәт бинасыннан бер депутат чыкты да: «Нишләп сез Галләвовка каршы пикет ясыйсыз, аның монда ни катнашы бар?» – ди. Безнең йортның хуҗасы – «Метроэлектротранс»ның җитәкчесе ул бит, димәк, безне куып чыгаручы да ул. «Прописка алырга дип судка биргән гаризаларыгызны кире алыгыз да тынычлап яшәгез», – диләр. Пропискабыз булмаганлыктан, безне барыбер бер көнне әкрен-әкрен куып чыгарачаклар.

– Кемнеңдер 30–40 мең бурычы бар, ләкин алар тыныч кына яшәп ята. Аларга беркем тими. Чөнки алар безнең кебек пикетларга йөрми. Ахыр чиктә йортсыз калачакларын аңламыйлар, булса кирәк. Ә менә безнең бер тиен бурычыбыз да юк. Безгә прописка алырга кирәк. Бердәнбер көнне урамда каласыбыз килми, шуңа йөрибез. Шуңа күрә көн туды исә, безне йорттан куалар. Безне хәзер «двадцатка» дип кенә йөртәләр. Үз хокукларыбызны даулап йөрүче 20ләп кеше без, – ди алар.

Шунда әлеге пикетны зур кызыксыну белән күзәтүче һәм читтән генә әллә видеога, әллә фотога төшереп йөрүче берәүгә төртеп күрсәттеләр.

– Карагыз, кара, Галләвовның урынбасары Шамил Гыйльманов килгән. Безне төшереп йөри. Кемнәр пикетка чыкканын «ачыклый», безне шулай куркытмакчы була, имеш, – диеште пикетчылар.

Ул үзе халык янына якын килергә курыкты, ахры. Шулай ук пикетчылар тагын бер кешене таныды. Торак эксплуатация идарәсе җитәкчесе Марина Рыбалкина пикетчылар каршыннан ук киң итеп авыз ерып үтеп китте. Чәршәмбе көнне иртәнге 9да Дәүләт Советы каршында эшләре булган күрәсең, юкса, пикетчыларны күрергә килгән булса, исәнләшеп булса да китәр иде.

Бу вакыйгалар әле моның белән тәмамланмаячак, судлар буласы бар, ә без алар артыннан күзәтеп торырбыз. Казанда бомжлар берьюлы 30-40 кешегә артачакмы, әллә инде «Метроэлектротранс» башбаштаклыгына нокта куелып, халык тыныч кына үз йортында яшәп калырмы, алга таба белербез.

.

Комментарии