Горурланып яшәсәк иде

Миңа 2021нче елның июнь аенда Чаллы КАМАЗ заводының шифаханә-профилакториенда ял итеп, дәваланып кайтырга насыйп булды. Чиратын аз да түгел, күп тә түгел – ун ел чамасы көтәргә туры килде килүен. Ярар, анысын да гаепкә санамыйм, шалтыратып хәбәр итмәсәләр, сорап йөрми идем. Болай да соңгы елларда пандемия афәте кешенең тынычлыгын алды.

Шифаханә дигәне Кама буенда, шәһәрдән хәтсез читтә, катнаш урман эченә урнашкан бик матур урын булып чыкты. Татарстанда үсә торган барлык төр агачлар да үсәдер анда. Бер-берсе белән ярышкан кебек, берсеннән-берсе биегрәк агачлар бизи шифаханә мәйданын. Саф һавасын сулап кына йөрсәң дә үзе үк дәва. Заманында заводта эшләүче эшче-хезмәткәрләргә һәм аларның балаларына ял итәр өчен төзелгән бик зур мәйдандагы, бихисап каралтылары булган урын бу. Хәзерге вакытта да анда төрле районнардан җыелган балалар ял итә, өлкәннәр санаулы гына идек, бездән соң гел балалар гына булачак диделәр. Җәй айларында шулай күрәсең. Каралтыларның кайберләре искергән, буш торганнары да юк түгел, аларын әкренләп төзекләндереп киләләр. Лагерьлар саны берничә булып, һәрберсенең аерым исеме бар. Без яши торган урынга якын гына каратэ белән шөгыльләнүче балалар урнашкан иде. Иртәнге җидедән калмыйча тышта яшел чирәмгә тезелеп басып, һәркөнне озаклап, берничә тапкыр шөгыльләнәләр. Аларны күзәтү күңелгә әйтеп бетергесез рәхәтлек бирә. Гомумән, иртәнге җидедән кичке унга кадәр анда һәр лагерьның үзендә музыка яңгырый. Балаларны бер дә тик тотмыйлар, анысы яхшы. Һәркөн ниндидер ярышлар үткәреп, уеннар оештырып, шөгыль табалар. Жюри әгъзалары белән күзәтеп, җиңүчеләрне билгелиләр, бүләклиләр. Без, өлкәннәр, юлдан атлаганда күз төшергәли идек. Ләкин шул уеннар барысы да диярлек чит ил музыкасы белән бара, русча музыка да сирәк яңгырый. Ике атна дәвамында бары тик ике генә тапкыр Фирдүс Тямаевның бер үк җырын яңгыраттылар. Анысына да өстән әмер кирәкмидер минемчә.

Беркөнне кич белән өлкәннәр өчен дискотека була дигән белдерү буенча ашханә каршына җыелыштык. Анда да күбрәк русча музыка, чит илнеке дә калышмый. Менә бервакыт йөрәкләрне тетрәндереп татарча бию көйләре яңгырый башлады. Өлкәннәр бии башлауга, һавадан төшкән кебек, бер төркем яшүсмер малайлар йөгерешеп килеп, ашханә бордюрыннан (биеклеге бер метр гына бар иде) турыга гына сикереп менделәр дә, кулларын бер-берсенең җилкәләренә салып бер буйга тезелеп, шушы татарча бию көенә дәррәү бии дә башладылар. Без ни уйларга да белми гаҗәпкә калып, барыбыз да кул чабып, сокланып карап тордык. Менә бит татар көйләренең нинди кодрәте бар! Өлкәннәргә генә түгел, яшүсмер балаларга да сихерләгән кебек тәэсир итә икән. Һәр көнне берәр сәгать булса да татар көйләре, татар җырлары астында да уеннар оештырып буладыр югыйсә. Ә бу үсмерләр ничек пәйда булсалар, шулай юк та булдылар татарча бию көйләре бетүгә.

Тагын гаҗәпләндергәне шул булды: өлкәннәр арасында да татарча сөйләшүчеләр юк дәрәҗәсендә (сүз ял итүчеләр турында). Мин күбесенә бу сорауны бирмичә түзмәдем, араларында мөселман киеме белән йөрүчеләр дә бар иде. Аларының җавабы бөтенләй дә мәзәк тоелды: без кеше әйберенә тимәгән. Ягъни, ничек сөйләшсәләр дә ярый икән шулай булгач. Бер көнне ял итүчеләрне шатландырып, Татарстанның атказанган артисты Равил Галиев үзенең төркеме белән бик матур концерт биреп китте. Шушы концерттан соң гына ял итүчеләрнең байтагы татар кешесе булуына инандым. Үз ана телеңдә аралашу күпкә матуррак югыйсә. Саф татарча матур сөйләшә белсәләр дә, кызганыч, үзара ана телендә аралашасылары килми. Ә аларның күбесе мәркәзебез Казаннан иде. Без татарча укымадык, дип акландылар. Әти-әниләренә рәхмәт татар телен өйрәтеп үстергәннәре өчен. Өлкән яшьтәгеләр дә шундый булгач, нәрсә көтәргә кала? Үзләре балаларына татарча өйрәткәннәрме, аларын ук сорарга кыймадым.

Мин атна саен «Безнең гәҗит»нең килгәнен түземсезлек белән көтеп алам. Язмаларның һәрберсен дә яратып укыйм. Укыган саен күңелгә шундый уйлар килә башлый: чыннан да үз ана телебезне хөрмәт итеп, аны зурлап, аңлап яшәүчеләр генә шушы гәҗитне аламы әллә?.. Күңелне сыкратырлык нәрсәләр көннән-көн арта гына кебек. Татар кешеләренең, телне белә торып та, үзара русча аралашуын ишетеп күңел әрни. Ә бит татар халкы элек-электән зыялы, мәгърифәтле халык булган. Нигә соң хәзер генә милләтебезнең дәрәҗәсен төшерәбез?.. Болар барысы да милли үзаңыбыз җитмәүнең бәласедер.

Ничек кенә булмасын, ата-бабаларыбыздан безнең дәвергә кадәр килеп ирешкән ана телебезне югалтмау гына түгел, ә аны үстереп, гореф-гадәтләребезне дә онытмыйча, үз милләтебез өчен горурланып яшәсәк иде.

 Роза ГАЛИӘХМӘТОВА,

 Азнакай районы, Урманай авылы

Комментарии