ТНВ тулысынча татар каналы булырмы?

ТНВ тулысынча татар каналы булырмы?

Татарның карап торган каналы – ТНВ соңгы бер ел эчендә тәҗрибә куянына әйләнде кебек. Миләүшә Айтуганова эшеннән китеп, аның урынына КZN каналы җитәкчесе Мәдинә Тимерҗанова билгеләнгәннән соң, шактый үзгәреш кичерде ул. Элеккеге тапшырулар юкка чыкты, алып баручылар алмашынды, җитмәсә, «Хәбәрләр» тапшыруы вакытында экранда җете кызыл төстәге тасмалар да пәйда була башлады. Мәдинә ханымны ТНВга үз журналистларын гына түгел, үз тапшыруларын да алып килде, диючеләр күп булды. Дөресен әйтик, бу мөгез чыгарулардан тамашачы гына түгел, ТНВда эшләүче журналистлар үзләре дә җитәрлек зарланды.

Әллә менә шушы сүзләргә җавап йөзеннән, әллә яңа сезон башлану уңаеннан, узган атнада журналистларны ТНВ каналындагы тапшырулар хакында сөйләшүгә чакырдылар. Бу чарага яңа җитәкче Мәдинә Тимерҗанова белән очрашырга дип килсәк тә, өметләр акланмады. Чараны оештыручылар Мәдинә ханымны Казанда түгел дип аңлатты. Күрәсең, җитәкченең мөһимрәк эшләре дә булгандыр. Ә безнең белән очрашуга генераль директор урынбасары, телевидениенең баш мөхәррире Данил Гыйниятов килгән иде.

Яңа спектакльләр булачак

– Зур түрәләр янына да моның кадәр корреспондент җыелмый хәзер. ТНВ каналына игътибар зур икән. – Данил Гыйниятов сүзен әнә шулай ярым шаярып башласа да, тиз җитдиләнде. – Кайбер тамашачыларда ТНВдагы татар тапшырулары кыскартыла икән дигән фикер китте, бу имеш-мимешләргә нокта куясы килде. Өеңдәге хәлне күршедән ишеткәнче, үзең сөйләп бирсәң – яхшырак булыр, диләр. Бу чара шуңа күрә оештырылды да инде, – диде ул.

Мөхәррир сүзләренчә, быел май аенда телевидениенең сәнгать шурасы каналда барган алтмыштан артык программаны карап чыккан. Бу тапшырулар бүгенге көн таләбенә туры киләме, искермәгәнме дип, иләк аша уздырган. Нәтиҗәдә, шактый тапшыруларны тамашачыга кызыксыз дип тапканнар. Алар арасында «Җомга вәгазе», Дин вә хәят», «Музыкаль дистә», «Мәдәният дөньясында», «Яшьләр online», «Караоке battle» тапшырулары бар. Сүз уңаеннан шунысын әйтик, бу исемлектәге соңгы ике тапшыруның гаять татарча яңгыравына «сокланып» шалтыратучылар аз булмады безгә. «Чит тел сүзен кыстырып сөйләшкәнче, башта үз телебездә саф итеп сөйләшергә өйрәник әле!» – дип, фикерен белдергән иде бер укучыбыз. Бу тапшырулар урынына «Кайнар хит», «Җырлыйк әле», «Ком сәгате», «Таяну ноктасы» кебек тапшыруларны кертеп җибәрәчәкләр. «Манзара»тапшыруыннан үрнәк алып, «Народный будильник»ны ябарга һәм «Здравствуйте» дигән өр-яңа мәгълүмати-интерактив тапшыру ачарга карар кылганнар. Инде урыс тапшыруы дигәч, «Вызов 112» турында да сүз булды. Ни өчен бу тапшыруны урыс телендә генә чыгарырга булдыгыз, сездә татарча шундый ук тапшыру әзерләрдәй журналистлар юкмыни дигән сорауга исә Данил Гыйниятов: «Безнең каналда эчке эшләр министрлыгының һәм ЮХИДИ идарәсенең урыс телендә ике тапшыруы чыга иде. Бу системада эшләүчеләр үз студияләрендә чиле-пешле тапшырулар әзерләде. Әллә кайда читтә язылган тапшыруны күрсәткәнче, үз журналистларыбыз белән ике ведомство да канәгать калырлык тапшыру әзерлик, дидек. Шуңа күрә ул урыс телендә генә чыга», – дип аңлатты ул. Моңа охшаш тапшыру «Эфир» каналында бар иде инде. Билгеле булганча, «Эфир» каналының рейтингы нәкъ менә шул кыйнаш-сугыш, кан күрсәтелгән тапшыру аркасында гына югары, дип санала. Татарстандагы башка каналлар белән чагыштырганда, иң аз рейтингка ия булган ТНВны, бәлки, «Эфир» каналына ияреп, бераз күтәрергә булганнардыр?

Ниһаять, өлкән яшьтәге тамашачыларның да теләген канәгатьләндереп, ял көннәрендә яңа төрле спектакльләр күрсәтә башлаячаклар. Соңгы 3-4 ай эчендә уннан артык спектакльне телевидение аша күрсәтүгә килешү төзегәннәр.

– Һәрбер иҗат коллективы ничек тә акча эшләргә омтыла, алар үз репертуарында барган спектакльне: «Мәгез, алыгыз», – дип китереп бирми, чөнки тамаша залына кеше җыясы бар. Без спектакльләрне бары тик репертуардан төшеп калгач кына күрсәтә алабыз. Шуңа күрә, әллә никадәр спектакль бар, ник күрсәтмиләр шуны безгә, дип аптырамасын иде халык, – ди Гыйниятов.

Д.Гиниятовның «Ябылган тапшыруларның һәрберсенә алмашка тапшырулар килде», дигән сүзен истә тотып, соңгы вакытта программадан төшеп калган «Дин вә Хәят», «Җомга вәгазе» кебек тапшырулар хакында сорау яңгырады. «Бу тапшырулар бетмәде, алар хәзер «Нәсыйхәт» дигән тапшыруда сәхифә буларак бара», – дип аңлатты җитәкче.

ТАТАР КАНАЛЫ БУЛЫРМЫ?

Татар телле аудитория өчен ТНВ – кадерле канал. Тик бу каналда соңгы вакытта татарлык төшенчәсе кимеде кебек. Татар милләтенә кагылышлы проблемалар тулып ятса да, мәсәлән татар мәктәпләре ябылу һәм татар кызлары мәктәпкә яулыктан йөрү хокукы өчен көрәшеп мәхкәмә юлын таптаса да, моңа багышланган тапшырулар «хәбәрләр»дә дә, башка чыгарылышлар вакытында да күрсәтелмәде. Татарның милли бәйрәмнәре, җыр-бию, уен-көлке турында тапшырулар шактый анысы, тик татар каналында милли мәсьәләләр дә күтәрелергә тиештер бит? Ни өчен ТНВда милләтнең катлаулы проблемалары яктыртылмый, бу өстән төшерелгән күрсәтмәме, әллә каналның карашымы? Бу сорауга Данил Гыйниятов: «Өстән бирелгән күрсәтмә юк», – дип җавап бирде. Хәзер татар дөньясына бәйле проблемаларны яктырта торган саллы тапшырулар да әзерләнә башлаячак икән. «Мәчет, балалар бакчасы ачу» ише темалардан читләшергә, саллырак язмалар әзерләргә дигән бурыч куелды», – дип аңлатты ул. Ә милли темаларның соңгы вакытта каналда ни өчен азрак күтәрелүен исә, сайлаулар алдыннан була торган бер «тетрәнү» дип аңлатты. Мондый чорда игътибарның күбрәк яңа объектлар ачылышына, кандидатлар темасына китүе белән килеште җитәкче.

Милли мәсьәләләр турында сүз башлагач, шунысын да әйтик: бик күп еллар дәвамында җәмәгатьчелектә: «Ни өчен соң ТНВ татарча гына сөйләүгә күчми?» – дигән сорау яшәп килде. Моның сәбәбен урыс телле каналлар белән көндәшлек итү бик авыр, дип аңлаттылар. Тик кайчан да булса, берәр вакыт ТНВ татарлашырмы?

– ТНВ татарча гына калыр дип, авыз тутырып әйтеп булмый әле. Бу сорауга төгәл җавап бирергә вәкаләтле түгелмен, ул генераль директор вәкаләтендәге мәсьәлә, – дип шәрехләмә бирде Гыйниятов.

ТНВ каналындагы контентка күз салып караганда, урыс телле һәм татар телле эфир вакыты тигез дип ышандырдылар. «Тик кайчак урысча тапшырулар вакыты артып киткән очраклар да була», – дип төзәтү кертеп куйды баш мөхәррир.

Яңа сезонда татар тапшыруларының хокуклары кысылмады, дип ышандырырга тырыштылар бу очрашуда. Әйе, программа буенча караганда да, бу шулай. Тик менә тапшыруларның эчтәлеге бер үк дәрәҗәдә итеп эшләнгән микән соң? Әллә татар тапшыруларының мөһим мәсьәләләрне күтәрүе – чүбек чәйнәүгә, ә милли проблемаларны яктыртуы – Сабантуй күрсәтүгә генә кайтып калырмы?

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии