Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

КОРЫЛТАЙДА ТИКШЕРМӘДЕЛӘР

Бөтендөнья татар конгрессының VIII корылтае гөрләп узды бит инде. Анда милли җанлы, халкыбыз киләчәге өчен борчылып йөрүче кешеләр, олпат шәхесләр дә катнашты. Әмма ләкин, кабул ителгән резолюциядә татар халкы өчен бик кирәкле мәсьәләләр телгә алынмады кебек. Чөнки Русиянең соңгы конституциясендә дәүләт теле – рус теле генә, дине – Христиан дине, дип язылган. Ә Татарстанда дәүләт теле – татар теле, дине – Ислам, дигән мәсьәләне күтәрергә булыр иде бит корылтайда. Ул мәсьәлә каралмады.

Рәис КАМАЛИЕВ,

Әгерҗе бистәсе

 

НӘЗЕР ӘЙТЕРГӘ ЯРЫЙМЫ?

Кемнеңдер нинди дә булса теләге тормышка ашсын өчен, ул үтәлсә, шуны эшләр идем дип, нәзер әйтәләр бит. Ә ул ярый торган гамәлме икән? Нәзер әйтергә ярамый, дип ишеттем. Берәр дин әһеле ачыклык кертсә, бик рәхмәтле булыр идем.

Исемем редакция өчен генә,

Кукмара районы

Укучыбызның соравына Казан шәһәренең «Рәхмәтулла» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Ясәвиев түбәндәгечә аңлатма бирде:

– Хәдистә пәйгамбәребез Сәлаллаһү Галәйһиссәләм әйтә, нәзер хәере белән килмәс, ди. Ягъни, нәзердә хәер булмас. Ләкин саран кешенең мал-мөлкәтеннән нәрсәдер чыгар, ди. Башка вакытта ул аны сәдака итеп бирмәс иде, ә нәзер әйткәч, бирергә мәҗбүр. Әгәр бирмәсә, гөнаһлы була. Шуңа күрә, нәзер инде ул ике башлы таяк. Ике башы да җаваплы. Күрәмсең, кеше гаҗизлектән әйтеп ташлый инде. Үзенә соңыннан түләргә авыр буласын аңлап бетерәме икән? Нәзерне әйтә, Аллаһтан ярдәм көтә. Ләкин күп дин белгечләре Аллаһтан ярдәмне ахырга чаклы көтәргә кирәк, нәзер әйтмичә дә көтеп була, диләр. Чөнки Аллаһы Тәгалә ул ризыкландыручы, ул – рәхмәт һәм мәрхәмәт иясе. Аллаһы Тәгалә үз нигъмәтләрен һәрвакытта бирә. Кайвакытта сабырлык кына кирәк. Менә шул сабырлык җитмичә, еш кына адәм баласы нәзер әйтә инде. Әмма нәзер әйткәч, аны үтәү ваҗиб, ягъни мәҗбүри була. Әгәр аны үтәмәсәң, өстеңдә гөнаһ булып кала.

ИРЕНМИЧӘ ЙӨРҮЕГЕЗ ӨЧЕН РӘХМӘТ!

Мин рәхмәт әйтергә дип шалтыратам. Басма матбугатны күп укып барам. «Безнең гәҗит»нең 15нче июнь санында (№23, 2022) чыккан «Казанга сыймаган Сөембикә Касыймда сыену тапты» дигән язмада, шулай ук 3нче август санында (№30, 2022) басылган «Милли шурадан күчтәнәчкә – чәкчәк һәм... яшерен резолюция», «Уч төбендәге милләт» исемле мәкаләләрдә автор Фәнзилә Мостафина укучыларны кайгыртып, аларның әлеге вакыйгаларда катнаша алмаганлыгын белеп, ихластан, тулы мәгълүмат биреп язган. Шуның өчен зур рәхмәт әйтәсем килә!

Гомумән, журналист вакыйга булган урынга барып, андагы кешеләр белән аралашып, аларның фикерләрен дә сорашып язган мәкаләләр «Безнең гәҗит» битләрендә күп бастырыла. Иренмичә йөрүегез өчен барыгызга да рәхмәт! Соңгы вакытларда башка газеталарда андый мәкаләләр сирәгәйде бит.

Наилә ВИЛДАНОВА,

Чаллы шәһәре

УРЫН БИРЕРГӘ АШЫКМЫЙЛАР

Гаҗәп бу дөнья! Бер мәсьәләгә тукталыйм әле. Озак еллар дәүләт органнарында, төрле оешмаларда җитәкче булып эшләгән өлкән яшьтәге пенсионерлар үзләренең «җылы» урыннарын ташлап китәргә ашыкмый. Хезмәт хакын югалтмас өчен алар яңа җитәкчеләрнең урынбасарлары, киңәшчеләре булып эшләп йөриләр. Яшьләргә юл бирү юк. Замана таләпләренә туры килерлек итеп эшли алалармы икән соң ул пенсионерлар? Тормышыбыз нинди генә сыкраулы, авыр һәм буталчык булса да, заманча уйларга, яңа алымнар кулланып эшләргә мәҗбүр итә бит.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Мөрәҗәгатьләрне Раиф ГЫЙМАДИЕВ кабул итеп алды

Комментарии