- 16.08.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №32 (17 август)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» фольклор ансамбле солисткасы, 20 яшьлек җырчы, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының 4 курс студенты, Татарстан, Русия, Халыкара бәйгеләр лауреаты Диана Мишкина Мамадыш районы, Дүсмәт авылы зиратына җирләнде. Августның 12сеннән-13енә каршы төндә Алабуга – Мамадыш юлында Диана Мишкина машина белән бәрелеп һәлак булды. Авариядә Дианадан кала, Иркутскидан кунакка кайткан апасы да (әнисенең сеңлесе) җан бирә. Диананың әнисе төрле җәрәхәтләр алса да, могҗиза белән исән кала.
Фаҗига җомгадан шимбәгә каршы төндә килеп чыга. Алабугадан Мамадышка кайтырга чыккан Диана Мишкина машинасына арттан «Фура» килеп бәрелә. Арттан бәргән көч Диана машинасын алдыннан барган икенче «Фура» астына китереп кертә. Диана Мишкина шундук җан бирә. Машинасы «Фура»га бик каты кысылганга, гәүдәсен дә кисеп кенә алалар. Фаҗигане китереп чыгарган «Фура» шоферы исә алдан барган машинаны күрмәдем, дип белдерә. Хезмәттәшләре 30 еллык тәҗрибәсе булган шоферны юлда йоклап киткән һәм машинага килеп бәрелгән, дип саный.
Диана Мишкинаны соңгы юлга озатырга бөтен Татарстаннан җыелдылар. Татарстан керәшеннәре оешмасы җитәкчесе, Дәүләт Советы депутаты Иван Егоров, Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов, Мамадыш керәшеннәре җитәкчесе Степан Спиридонов, Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев, керәшеннәрнең «Туганайлар» газетасы мөхәррире Людмила Белоусова һәм башкалар Диана вафатының Татарстан өчен зур югалту булуын искәртте. Күпкырлы татар мәдәнияте йолдыз булып кабынып кына килгән Диана Мишкинасыз калды, диде соңгы юлга озатканда чыгыш ясаучылар. Диананың үлеме, бигрәк тә, керәшен җәмәгатьчелеген өнсез калдырды. Бик күпләр аның «Бәрмәнчек» ансамбленең йөзе булачагын чамалый иде. Ансамбль директоры Артур Поляков Диананы алыштыру бик авыр булачагын әйтә. Гомумән, Диана Мишкина иҗатын дөньяның төрле почмакларыннан күзәтеп баручы милләттәшләребез интернетта кайгы уртаклашу хатлары җибәрде. Кайгылы хәбәр Австралиядә яшәүче татарларга да барып җиткән. «Диана, авыр туфрагың җиңел булсын! Әти-әнисенең олы кайгыларын уртаклашабыз», – дип язган Ирек Гариф «Татар заманы» сайтында.
Шулай да, тормыш дәвам итә. Исәннәрнең бурычы – мәрхүмнәрне онытмау, эшләп калдырган эшләрен югалтмау. Шуңа, киләчәктә республика һәм Мамадыш районы җәмәгатьчелеге Диана Мишкинаның иҗатын саклау, аның мисалында яшьләрне тәрбияләү турында уйлана башлады. Аның җырлары кергән диск чыгарырга, Диана Мишкина исемендәге җыр фестивале үткәрү турында килеште.
Диананың урыны җәннәттә булсын!
Диана Мишкинаның әнисенең, туганнарының кайгысын уртаклашып, Саша Долгов.

Комментарии