Зоопаркта кунакта

Үткән ел дустым белән Абхазиядә ял иткәндә, 600 сум түләп, Сухуми шәһәрендә маймыл питомнигына экскурсиягә маймыллар күрергә бардык. Ә үзебезнең зоопаркын тәүге тапкыр 6 сыйныфта укыганда туганнар күрсәткән иде, әйтергә дә оят, шуннан бирле аяк басканым юк. Түзеп булмаслык эссе көннәрдә андагы хайваннарны уйлап куйдым. Бу кызуга ничек түзәләр? Илдә хөкем сөргән сусызлык, корылык проблемасы аларга тияме? Барысын да белергә, 15 ел күрмәгән җан ияләрен тагын бер кат күздән кичерергә теләп, ял көнендә зоопаркка сәяхәт кылдым. Керү бәясе дә биредә 600 түгел, ә 120 сум.

“Уау, Захарья!”

Быел күп җирдә елга-күл, чишмәләр кибә. Авылларда халык сусызлыктан интегә. Зоопарк уртасында тирә-ягын агачлар әйләндереп алган бик матур бер күл бар. Башта шунда киттем. Кызганыч, монда да су бик нык саеккан шул. Күл кырыйларында кошлар атлап йөри, су алар аягын да күмәрлек түгел. Өстәвенә, яшелләнгән.

Изображение удалено.

Аннан игътибарымны фил сыны җәлеп итте. Элек сары иде, хәзер соры төскә буяп куйганнар үзен. Ул минем хәтердә нык уелып калган иде. Әйткәнемчә, моннан 15 ел элек зоопаркка алып барабыз дигәч, беренче чиратта, филне күрергә ашкындым. Чөнки аны мультфильм, һинд киноларыннан еш күрсәткәч, кызыга идем. Әмма, кызганыч, мин килергә бер атна кала фил үлгән. “Карт иде шул”, – диделәр ул чакта зоопарк хезмәткәрләре. И еладым шунда. Туганнарның алып биргән туңдырмасы да, бүләк иткән күлмәкләре дә кәефне күтәрмәде. Зоопаркта фил хәзер дә юк. Ул беренчесе һәм соңгысы булган бугай.

Изображение удалено.

Захарья исемле су үгезен эзләп киттем. Якынча 3 тонна авырлыкта, 400 см озынлыкта, суга еш чумарга яраткан бу хайванга эсседә аеруча читендер, дим. Эчәргә генә дә нихәтле су кирәк бит аңа! Эчтәге оясында юк иде ул. Җәен урамга чыгарганнар икән үзен. Захарья быел 28 яшен тутырган. Көндез эсседән әлсерәпме, йокыга талган иде. Күпме кычкырып-сызгырып карасак та, уятып булмады. Уңайлыклары бар үзенең, кояштан бераз булса да агач ышыклый, бассейны да янәшәсендә генә. Чумса, рәхәтләнеп 5 минут су астында тора ала икән ул. Шунысы да игътибарны җәлеп итә: күрергә килгән кешеләргә су үгезе үз исеменнән рус телендә хат “язган”. Эчтәлеге болайрак: “Исәнмесез, яшь дусларым һәм хөрмәтле олылар! Мин су үгезе, исемем Захарушка. Туган илем – Африка. Әмма анда беркайчан да булмадым. 28 яшькә җиттем. Гомер буе кешеләр игътибары астында яшәдем. Зинһар өчен, суым пычрак булганга гаҗәпләнмәгез. Аны алыштыргач та, ярты сәгатьтән үк барыбер болганчыклана, тоныклана. Зоопарк хезмәткәрләре дә, бирегә еш килүчеләр дә мине ярата, саклый. Сезнең һәрберегез белән дуслашуыма шат булачакмын! Игътибарыгыз өчен рәхмәт. Хөрмәт белән Захарушка!”. Бирегә килгәннәрнең һәрберсе аны бер күргәч тә исендә калдыра. Янәшәмдә басып торган 6-7 яшьлек малай да сөенеченнән: “Уау, это же та Захарья! Эй, привет!” – дип кычкырып җибәрде күптәнге танышын күргәндәй.

Аннан затлы боланнар ягына киттем. Марал дигәне янына тукталдым. Алар берничәү зур утарда тора. Кереп ышыкланыр өчен, кечкенәрәк кенә абзарлары да янәшәдә генә. Алларында кипкән яфраклар да бар. Агач ботакларын киптереп ашаталар, күрәсең. Берсе рәхәтләнеп печән ашый, икенчесе рәшәткәләренә элеп куелган кечкенә таздан су эчә. Ә суны исә аларга чиләк белән кызлар ташый. Катя исемле хезмәткәр белән танышып, сөйләшеп киттек.

Изображение удалено.

– Катя, чиләк белән ташып, зур гәүдәле хайваннарга ничек су җиткермәк кирәк?! Мин карап торганда гына да бер болан 4 таз су эчте. Монда бит әле дөяләр, зебра һәм башкалар да байтак…

– Барысына да иртән һәм кичен – көнгә ике тапкыр су бирәбез. Эсседә гадәттәгедән 3 тапкыр күбрәк эчәләр. Шлангны тышка суздык та шуннан чиләкләр белән тазларына ташыйбыз.

– Күптән эшлисеңме?

– Юк. Җәй айларына гына урнаштым. Мин КАИда белем алам. Җәен исә тик ятасы килмәде. Монда эшкә урнаштым.

– Гел бу рәвешле су ташу, хайваннарны карау арытадыр…

– Без монда күбәү. Ике көн эшләп, ике көн ял итәбез.

Ике өркәчле дөяләр дә шунда ук урнашкан. Алар да Катя карамагында. Хезмәткәрләргә барысы да бүлеп бирелгән. Дөяләр эссе һәм салкын һаваны яхшы кичерә, кызу һәм коры көннәрдә сусыз да озак тора ала, тозлы суны да яратып эчә, диләр. Менә бәхетле икәннәр! Суга да экономия ясыйлар, эсседән дә интекмиләр. Әмма талчыккан кебек тоелды алар миңа. Эх, телләре юк шул, хәлләрен сорар идем дә…

Нинди генә хайваннарны күрмәдем монда. Төрле аюлар да җитәрлек, маймыллар, гуанако, япон макакасы, кәрлә поссум, шиншилла… Экзотик хайваннар аеруча күз явын алырлык матур. Гигант урман тараканын да, көнчыгыш ташбакасын да, буар еланны да – барысын да күрдем. Аларның төрен санап, белеп бетерә торган түгел. Экзотик җәнлекләр яныннан чыккач та, сул якта бер озын рәт булып куяннар оясы тезелеп киткән. Янәшәләрендә хорек, күз явын алырлык Америка чәшкесе утыра. Һәрберсе алдына кәбестә, алма куелган. Савытлары су белән тулы. Әйбәт карыйлар икән үзләрен дип сөенеп куйдым.

Һәр җәнлек, кош-корт оясына “Хайваннарга ашарга бирмәскә!” дип язып элгәннәр. Зоопаркка экскурсиягә килгәннәр кулыннан теләсә нәрсә алып кабып, авырый күрмәсеннән диюләредер. Законны бозып, бер кечкенә маймылга конфет бирдем. Сумкамда башка әйбер юк иде. Ул йонлы кулы белән конфетны кулдан тартып алды, тотып карады да кире үземә атып бәрде. “Мондый эсседә конфетыңны үзең аша!” – диде бугай.

“Карама авыр хәлдә”

Эсселеккә хайваннар ничек түзә, авырмыйлармы, гомумән, биредә яшәүчеләрнең бүгенге тормышы белән зоопаркның матбугат бүлеге хезмәткәре Виолетта Хәбибуллина таныштырды.

Биредә бу кадәр эсселектән хайваннар арасында үлем-китем булмасын, үсемлекләр корымасын дип, хезмәткәрләр тәүлек буе тир түгә икән. “Аллага шөкер, әлегә бар да тәртиптә. Үлүче хайваннар юк. Бу эсседә ак аюларга һәм поляр ябалакка аеруча авырга туры килә. Аюлар бассейнындагы суны ешрак алыштыралар. Бик тиз җылынмасын дип, боз да салалар. Эсседә хайваннар гадәттәгедән 2-3 тапкыр күбрәк су эчә. Моңа өстәп, аларны яшәгән җирдә күләгә, коену урыны булу коткара. Эсседә башка вакыттагыга караганда, күбрәк сусыл яшелчәләр бирәләр. Ә печән урынына яшел үлән ашаталар. Чөнки дымлырак булганга, азмы-күпме сусауларын басарга да булыша. Ерткыч кошлар яшәгән урынга да су тулы пластик тазлар куйдылар. Алар анда коена, чыланып чыга ала. Зооботаник бакчада карама агачы язмышы гына куркыныч астында. Чөнки аның яфраклары башта саргайды, аннары тулысынча коелып бетте. Агач хәзер анабиотик хәлдә. Ботаник бакчада да үсемлекләргә суны элеккеге кебек көнгә бер тапкыр түгел, ә ким дигәндә, ике мәртәбә сибәләр.

Эсселек сәбәпле, хайваннарның активлыгы кимеде. Алар күбрәк ышыкка кереп яту ягын гына карый. Шуңа күрә күпләр зоопаркка көндез түгел, ә кичке якта килә. Мондый эсседә хайваннарга, үсемлекләргә аеруча да зур игътибар кирәк.

Азык мәсьәләсенә килгәндә, зоопаркта еллык запас тупланмый. Чөнки монда печән, фуражны саклау өчен бер генә зур амбар бар. Тутырып куелган азык беткәч тә, тагын табыштырып, бушаган урынга урнаштыралар. Ә болай хайваннар, кош-кортны опекунга алучылар да күп”, – ди Виолетта Хәбибуллина. Опекунга алынган хайван, кош-корт ишегенә алар кем карамагында икәнлеген күрсәтеп, язып элгәннәр. Мәсәлән, кайман крокодилын “Фудзияма” рестораны, бегемотны “СЭНК” бәйсез консалтинг компаниясе, Изабел понисын “Гарант” компаниясе опекунлыкка алган.

Шулай рәхәтләнеп карап йөри-йөри, сәгать 7 тулганын сизми дә калганмын. Бу вакытта зоопарк ябыла инде. 3 сәгать буе хайваннар янында онытылып, үсемлекләр дөньясына керергә вакыт та калмады. Киләсе атнада, Аллаһы боерса, декоратив үсемлекләрне карарга махсус киләм әле.

Лилия ЙОСЫПОВА

Комментарии