«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

УЙЛАНЫРГА КИРӘК…

ТНВ телеканалыннан бик күп тапшырулар күрсәтәләр. Мәсәлән, «Ком сәгате», «Адәм белән Һава», «Ватандашлар», «Таяну ноктасы». Шул тапшыруларда район һәм авыл җирлегеннән кешеләрне бер дә катнаштырмыйлар. Әллә аларны тапшыруга чакырырга рөхсәт итмиләр микән? Югыйсә, иң кадерлесе – авыл халкы бит. Икмәген, итен, сөтен – бар нәрсәне авыл биреп тора. Тамагың ач булса, җырлыйсы, сикерәсе килми ул. Авыл халкына бер дә игътибар юк бездә. Сарык йонын – 7 сумнан, сөтне 16 сумнан җыялар. Ә түрәләр, йөзәр кеше җыелып, берәр миллион сумга чит илләрдә Сабан туенда йөриләр. Бу – халык акчасы. Телевизорны ачар хәл юк: авыру бала-чагага ярдәмгә акча сорыйлар. 10-12 яшьтән эшләп, ачка интегеп үскән сугыш чоры балаларына да акча таба алмадылар. Ә кирәк-кирәкмәгәнгә акча өләшәләр. Әзрәк уйланырга кирәк.

Мөҗаһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

ЗАКОН НИЧЕК БУЛЫП БЕТТЕ?

Пенсиягә чыгу яшен арттырганнар иде бит. Менә шул элекке хәленә кайткан, имеш. Пенсиягә чыгу яше элеккечә кала икән, дип сөйлиләр. Кайсысы дөрес икән – шуны аңлатып язып чыксагыз иде.

Әлфия МӨХӘММӘДЪЯРОВА,

Биектау районы, Юртыш авылы

Редакциядән. Пенсия яшен арттыру турындагы закон бу елның 1нче гыйнварыннан гамәлгә керде һәм эшли дә башлады. Халык моңа ышанып бетәргә, моны кабул итәргә теләми, шуңа күрә урам чараларына чыгып торалар, пенсия яшен арттыруга каршы булуларын белдерәләр. Протест кәефләре булмасын өчен рәтле-башлы аңлату да алып барылмый, шуңа да халык арасында имеш-мимешләр дә күп йөри. Ләкин закон гамәлгә кергәч, аның белән исәпләшми хәлебез юк. Быел, ягъни 2019да пенсиягә чыгарга тиешле кешеләр өчен закон бераз йомшаграк булачак: алар өстәмә 6 ай гына эшләячәк, аннары лаеклы ялга чыгачаклар (ир-атлар – 60 яшь+6 ай, хатын-кызлар – 55 яшь+6 ай). 2020нче елдан 61 яшьлек ирләр, 56 яшьлек хатын-кызлар 6шар ай өстәмә эшләячәкләр. 2021нче елда 63 яшьлек ирләр, 58 яшьлек хатын-кызлар чыкса, 64 белән 59 яшьлекләр 22нче елда чыгасы. Ә 2023нче елдан инде реформа тулысынча эшли башлый. Ирләр 65 яшен тутыра, ә хатын-кызлар – 60ны.

ЯХШЫ КЕШЕЛӘР БАР УЛ!

Без гел яхшылык көтәбез. Ә тормыш бер дә җиңел түгел… Теркәү палатасы Казан шәһәренең Авангард урамына күчкәч, бик шатланган идек, уңай якка үзгәрешләр булыр, дип көттек. Булмады түгел, булды. Транспортны җайга салдылар. Элек безнең Авангард урамы, Борисково якларына кичке 8дән соң бер генә автобус та йөрми, кайтып булмый иде. Ә хәзер транспорт соңга хәтле йөри.

Без ЖКУны гел хурлыйбыз, эшләмиләр, дибез. Эшләмиләр түгел, бөтенесе эшли анда – сантехнигы да, электригы да, башкасы да. Мең дә бер төрле хезмәт күрсәтәләр. Җитәкчеләр эшне дөрес куймаганга гади эшчеләрнең гаебе юк. Минем «Безнең гәҗит» аша яхшы кешеләргә рәхмәт белдерәсем килә. Безнең кебек пенсионерларның тормышларын җиңеләйтергә тырышкан кешеләргә рәхмәт! Шундый кешеләр булганда, без әле яшисебез килеп яшибез!

Сания ХӘБИБУЛЛИНА,

Казан шәһәре

ИЛ КАЛДЫ, ДӘҮЛӘТ БЕТТЕ

Безнең советлар заманындагы ил калды, ә дәүләт бетте. Дәүләт белән кода-кодагыйлык идарә итә. Мисал өчен, газга бәя күтәрелә – аны газ җитәкчесе күтәрә. Дәүләт сүз әйтә алмый, чөнки ул аны, аркасына шап-шоп сугып, мине онытма, дип, бу постка үзе куйды. Яңа төзелгән фатирларга хак күтәрелә – дәүләт сүз әйтә алмый. Чөнки бичәсенә акча кирәк. Халык чүп бит ул. Электрга бәя күтәрелә, аңа да сүз әйтеп булмый – генерал бабайның «племяннигы». Тагын бик күп мисаллар китерергә була. Дәүләт башында намуслы, акчага кызыкмый, кешене аермый торган абзый утырса, бу дәүләт булыр иде!

Мәүлидә ГАЙСИНА,

Минзәлә районы, Хуҗамәт авылы

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз, сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне кабул итеп алабыз. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Мөрәҗәгатьләрне Фәнзилә МОСТАФИНА кабул итеп алды

Комментарии