«Мәрхәмәтлелек үзәге» – исеме җисеменә туры килә

Күп кенә илләрдә, шәһәрләрдә, шифаханәләрдә ял итсәм дә, быел үзебезнең якка кайттым. Яңа Кенәрдә ветераннар өчен «Мәрхәмәтлелек үзәге» эшләгәнен белә идем. Соңгы вакытта танышларым да шунда ял итеп кайтып, ошатып сөйләгәч, күреп киләсе иттем.

Чыннан да ошатырлык, башка шифаханәләрдән калышмаслык ял йорты оештырганнар. Еракка йөри алмаган пенсионерлар өчен бик уңайлы. Авыл табигатендә, урман буендагы яшеллектә, саф һавасын сулап, агачлар чәчәккә күмелгән язгы чорда сандугачлар җырын тыңлап ял итү күңелемә бик тә хуш килде. Үзәктә эшләүче табиблар, шәфкать туташлары Фәрдия Нурисламовна җитәкчелегендә бер тату коллектив булып эшли. Дәвасы да, ашы да бик яхшы монда. Парда гына пешкән тавык, балык, ит, мичтә пешкән өчпочмак, бәлешләр белән сыйладылар. Ризыкны гел төрләндереп торалар.

Яшьтәшләр! Яшь вакытта ял итәргә вакыт та, мөмкинлек тә булмады. Хәзер хөкүмәт шундый мөмкинлек тудырган икән, файдаланып яшәгез. Елга ике тапкыр республиканың төрле районнарына барып, дәваланып, ял итеп, чордашлар белән аралашып яшәргә мөмкин. Балаларның да безне бу кадәр тәрбияләп, карап торырга мөмкинлеге юк. Ә менә «Мәрхәмәтлелек үзәге»ндә балалардан күрмәгән кадер-хөрмәтне күрсәтәләр. Берничә тапкыр укучы балалар, клуб хезмәткәрләре килеп концерт куйды. Наилә Вәгыйзовна Тукайга багышлап бик матур кичә үткәрде. Баянчы егетебез Наласадан ук килгән. «Татарстан Яңа Гасыр» телеканалындагы «Башваткыч» тапшыруында Яңа Кенәр коррекцион интернат укытучыларының чыгышларын карагач, үзләрен дә барып күрәсе килгән иде. Фәрдия Нурисламовна андый очрашуны да оештырды. Дөресен сөйләгәннәр икән тапшыруда. Интернатта уку өчен дә, яшәү өчен дә шартларны тудырганнар. Монда укучыларның ата-аналарына бер дә борчылырлык түгел. Зур остаханәләре бар, малайлар агач, штукатур-маляр эшенә, кызлар тегәргә өйрәнә ала. Эшләгән эшләрен күреп тә сокландык. Мәктәп директоры Вәлиев Ленар Хәмбәл улының тырышлыгын, эшләгән эшләрен Мөслимә Рөстәмовна күрсәтеп чыкты. Бу мәктәпне зур гына күмәк хуҗалык дияргә дә буладыр. Балалар өчен яшелчә, җиләк-җимеш бакчалары да бар, хәтта ит өчен бозауларын да үзләре үстерә. Спорт мәйданчыклары шәһәрдәгеләр көнләшерлек.

Мәктәпнең спонсорлары күп булу белән дә горурланалар. Ә менә «Мәрхәмәтлелек үзәге» бу яктан мәхрүм. Сугыш артындагы авыр елларда балачакны да күрми, ачлы-туклы илне торгызган өлкәннәребезне дә онытмасыннар иде миллиардер эшмәкәрләребез. Ике катта да иске телевизорларны көйли алмый интегәләр. Укырга газета-журналлар да килми. Кечкенә генә автобуслары булу да комачауламас иде. Безнең белән мәктәпкә экскурсиягә бара алмый калучылар да булды. Кырлай музеена бару өчен дә автобус булмады. Бер җиргә дә сөлгеләр күтәреп йөргән юк иде, ә боларда сөлгеләр дә җитешми. Бүлмәдә савыт-сабалар да юк. Бүлмәләргә – больницадан бушаган палаталарга өйдәгечә ямь кертәсе иде. Кыш монда салкын була, диделәр. Кыш җиткәнче, бу мәсьәләне дә хәл итәргә кирәк. Ишек алдында ял итү өчен беседка-чатырлар булсын, шахмат-шашка турнирлары оештырылсын иде.

Әйе, монда эшләнгән эш күп, ләкин әле эшлиселәре дә бар.

Әлфия ЗАКИРОВА,
Казан шәһәре

Комментарии