Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

МИХНӘТ ЧИККӘННӘР

9нчы май көнне «ТНВ-Планета» каналыннан бер әби болай дип сөйләде: «Ирем дә, улым да суслонгерда булдылар, андагы авыр хәлләрне күреп, икесе дә коры сөяккә калдылар. Урманнан иңсәләренә агач салып ташыганнар, ике тапкыр ашарларына алып барып кайттым». Югары урындагы җитәкчеләр бу хакта белгәннәрдер бит инде? Шулкадәр интектергәннәр. Үзебезнекеләр бит, югыйсә.

Мөҗәһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

ИСЕМ КЫЙССАСЫ

Күптән түгел танышым бер вакыйга турында сөйләде. «Оныгымны балалар бакчасыннан һәркөн саен алырга барам. Беркөнне эшкә яңа урнашкан тәрбияче: «Сезнең кызыгыз миңа тәрбия сабагы бирде», – диде. Нәрсә эшләгән икән, дип сагаеп калдым. Ул сөйләвен дәвам итте: «Кызыгызны берничә тапкыр: «Гуля, кил монда», – дип чакырдым, ул игътибар да итмәде, хәтта борылып та карамады. Янына килеп сорагач, «Минем исемем Гуля түгел, ә Гөлшат», – диде. Үзем дә шаккаттым, югыйсә исемнәр турында өйдә дә сүз кузгаткан юк иде». Үз исемнәребезне хөрмәтләүнең мөһим икәнен аңлату кирәк икән бит.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

БИТЕМӘ «ТӨКЕРДЕЛӘР»

Мин – әтисе сугышта үлеп калган бер әби. Инде күп еллар 9нчы май көнне Казанда үткәрелгән парадны карарга йөрим. Минем өчен ул мәҗбүри нәрсә. Әтинең фотосын ясаткан идем, узган ел шуның белән парад карарга эчкәрәк керттеләр, ә быелгы кебек җәберләүне күргәнем юк иде әле. 5-6 полиция хезмәткәре тимер капка аша үткәрмәде. Ярты сәгать чамасы шунда басып тордык. Күрше карчыгын да үзем белән дәшкән идем. Ярты сәгать кертми азапладылар. Без ике әби, 20 карчык түгел бит! Үтүен үттек, тик парадны күрмәдек... Утыргычларны яшьләр алган. Аларның күзе безнең ише карчыкларны бөтенләй күрми, игътибар да итмәделәр. Шулай итеп чакырылмаган кунак булып, кан басымы күтәрелеп өйгә кайтып егылдык. Әтием белән минем йөземә менә шулай итеп төкерделәр. Чакырылган кунаклар яхшы автобусларга утырып, ресторанга сыйланырга китте, ә без күршем белән өйгә кайтып аудык. Исемемне әйтмим, хурланам.

Бер әби,

Казан шәһәре

БЕЗГӘ АКЧА ТИЕШМЕ?

Киленебезгә 26 яшь. Бер ай элек бала тапты. Авылда яшәгән яшь аналарга акча бирәләр, дип ишеткән идем. Бер ел элек безнең күрше кызы да алды ул акчаны, ә безгә бирелми, диделәр. Ул закон беттеме әллә?

Сәрия апагыз,

Кукмара районы, Олыяз авылы

Редакциядән: Мондый закон бар һәм әле дә гамәлдә. Авылда яшәп, беренче баласын 25 яшькәчә тапкан хатын-кызлар – 50, өченче баласын 28 яшькәчә тудырган әниләр 100 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүгә дәгъва кыла ала. Ике очракта да төп шарт булып, хатын-кызның авылда өч ел яшәве тора. Әлеге категориягә караган хатын-кызлар 2018нче елның 1нче гыйнварыннан соң бала тапкан булса, социаль яклау бүлекчәләренә 6 ай дәвамында мөрәҗәгать итә ала. Гариза 10 көн эчендә каралырга тиеш.

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан-туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Мөрәҗәгатьләрне Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА кабул итеп алды

Комментарии