Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

«АКЧАНЫ КАБАТ ТҮЛИКМЕ?»

Казан шәһәренең 399нчы балалар бакчасына йөри торган ике оныгым бар. Декабрь аенда балалар йөргән өчен, бакчага «Татфондбанк» аша 7 мең сум тирәсе түләү күчергән идек. Тик бу акчалар бакча счетына күчмәгән, хәзер безнең оныклар өчен ул айга түләнмәгән булып тора. Ата-аналарыннан акча сорыйлар. Югыйсә, түләүнең башкарылганлыгы турында чек та бар кулыбызда… Хезмәт хаклары артык зур түгел балаларымның, хәзер кабат түләргәме? Безгә нишләргә?

Хөмәйрә САБИРОВА,

Мөслим районы

Мәсьәләгә ачыклык кертү өчен Казан шәһәренең 399нчы балалар бакчасы мөдире Галия Зиннуровага шалтыраттык:

– Мондый хәлдә калган тагын берничә ата-ана бар безнең бакчада. Бераз гына үзләрендә дә гаеп бар инде. «Татфондбанк»ның банкротлыкка чыкканын белә торып, акчаларын шуның аша күчерергә теләгәннәр. Бу мәсьәлә буенча йөри башлагач, ата-аналарга банкта: «Акчалар күчәргә тиешле бухгалтерия җавап бирә», – дигәннәр. Шуннан соң мин мәгариф идарәсенең бухгалтериясенә барган идем, бухгалтер әйтә: «Мин бухгалтер гына бит, кешенең түләгән счетыннан акчаны ничек таләп итә алам? Юридик яктан минем моңа хакым юк», – ди. Хәзер монда бер генә юл бар. Ата-аналар бакчага акчаларын башка банк аша кабат түлиләр һәм «Татфондбанк»ка теге «югалган» акчаларын сорап, гариза язалар. Тик менә ул акчалар кайтарылырмы, әйтә алмыйм: нинди зур акчаларны – миллионнарны да ияләренә кире бирмиләр бит…

«ТАГЫН НИНДИ ҺӘЙКӘЛ КУЙДЫРЫР…»

Туган ягым – Апас районы үзәгендә Петр Iгә һәйкәлне ул чактагы район прокуроры Ришат Шакиров куйдырган иде. Хәзер аны Кукмара районы прокуроры итеп билгеләделәр. Яңа эшкә урнашкач ук, ул үзенең хезмәтен беренче прокурор Павел Ягужинскийга һәйкәл куюдан башлады. Әгәр аны Казанга эшкә күчерсәләр, үзенең хезмәтен Явыз Иванга һәйкәл куюдан башламасмы, дигән шик туа күңелдә. Район башлыкларыннан башка прокурорның һәйкәлләр куйдырырга хакы бар микән?

Әнвәр ГЫЙЛЬМЕТДИНОВ,

Апас районы, Чүри-Бураш авылы

Кукмара районы прокуроры Ришат Шакиров соравыгызга аңлатма бирде:

– Ни өчен нәкъ менә бу кешеләргә һәйкәл куйдырырга инициатива белдердек? Чөнки Петр I – прокуратура хезмәтенә нигез салган кеше. Ә Павел Ягужинский – ул иң беренче прокурор. Бу шәхесләргә һәйкәл куйдыруның мәгънәсе – беренчедән аларга булган хөрмәтебезне белдерү, икенчедән үзебезнең һөнәребезгә тугрылыклы булып калуыбызны күрсәтү. Ә киләчәктә кемгә һәйкәл куелачак, куелачакмы ул – анысын әлегә әйтә алмыйм. Апаста да, Кукмарада да һәйкәл куйганда без район җитәкчеләре белән сөйләшеп, киңәшеп, бергә уйлашып эш иттек. Мин үзем генә, кемгә телим, шуңа куям, дип эшләнелгән эш түгел бу.

«ПОЧТАБЫЗДА ТӘРТИП ЮК»

Без 132нче почтага карыйбыз. Анда бер дә тәртип юк инде… Бер генә касса эшли, көннәр буе чират торабыз. Хәл итүче кеше юк. Бу эшне бер генә дә җайга сала алмыйлар микәнни соң?

Рәйхана апагыз,

Казан шәһәре

Әлеге уңайдан Казан шәһәренең 132нче почта бүлекчәсе җитәкчесе Роза Шакирова белән элемтәгә кердек:

– Моны берничек тә җайга салып булмый. Хәзерге көндә бүлекчәдә өч оператор эшли. Май ахырыннан берсе отпускыга китә, ике оператор гына кала. Димәк, көн дә берәр оператор гына эшләячәк. Җәй буена: августка чаклы бер генә касса эшләячәк. Бу – хезмәткәрләр җитмәү сәбәпле килеп чыккан кыенлык, – дип җавап бирде ул.

БҮЛӘК БИРЕЛМӘГӘН

Безнең авылда 9 Майны бик күңелле итеп үткәрделәр. Яңа гына ачылган бер кафеда табын корганнар иде, килә алмаган кешеләрне дә машина белән китерделәр. Сугыш кына түгел, тыл ветераннары да килде анда. Аларга бүләкләр дә тараттылар. Әниемнең сеңлесе – сугыш ветераны. Ул Казан шәһәрендә яши. Аны да алып кайткан идек бәйрәмгә. Бездәге хәлләрне күрде дә, шаккатты. «Кара әле, авылда ничек хөрмәтлиләр икән!» – ди. Ул яшәгән Вахитов районында сугыш ветераннарына котлау открыткалары гына таратканнар. Бүләкләр дә, чәй табыны да булмаган. Бу ни хәл икән дип, военкоматларына шалтыраткан идек, «Апагызга сугыш башланганда 11 яшь кенә булган, автомат тотып, сугышка чыгып китмәгәндер әле, бүләк юк», – дип җавап бирделәр. Күңеле бик төште инде. Өлкән яшьтәгеләр бала кебек бит, ул да, ветеран буларак, игътибар көткән булгандыр, бәлки. Тик игътибар гына түгел, хөрмәт тә булмады.

Эдуард ШАКИРОВ,

Әтнә районы, Түбән Бәрәскә авылы

КОМСОМОЛНЫ КЕМ ХӘТЕРЛИ?

Арчадагы Җиңү парадында булып кайтканнан бирле тынычлана алмыйм. Ул парад – театр иде. Мин үзем коммунист. Беренче мәңгелек ут Бөек Октябрь социалистик революциясенең 40 еллыгы уңаеннан Ленинградта кабызылган. Тик парадта чыгыш ясаган район башлыгы да, военкомат җитәкчесе дә быел Октябрь Революциясенең 100 еллыгы икәнен белми микәнни соң? Бу хакта бер җөмлә дә әйтмәделәр. Шулай ук «совет халкы», «комсомол», «пионерлар» дигән бер сүз дә булмады. Ни өчен шулай бу? Митинг дип аталган әлеге театр нәрсәгә? Октябрь революциясе, коммунистлар партиясе, Ленин булмаса, Җиңү булыр идеме?

Парадтан кайткач, 10 яшьлек оныгыма 4 герой пионерның исемен ятлаттым. Комсомолларны өйрәтә башладым. Әлегә кадәр тынычлыгым юк…

Нурия ХӘКИМОВА,

Арча шәһәре

«НОБЕЛЬ»НЕ БИРДЕРИК!

Газетагызда Фәүзия Бәйрәмованы Нобель премиясенә лаеклы шәхес дип язганнар иде. ( Б.Г. №15, 12 апрель, 2017) Мин моның белән тулысынча килешәм. Аның әсәрләрен укыгач, чыгышларын тыңлагач, уйландыра, чөнки аларда милләтебезнең ачы язмышы чагыла. Ел саен тапшырыла торган Тукай бүләгенә бик лаек ул. Ләкин дәүләт җитәкчеләре бу мәсьәләне уңай хәл итәргә ашыкмый. Шуңа күрә, Нобельнең тынычлык премиясен бирдерү артыннан йөрикме әллә? Язма авторы Фирдәвес Хуҗин Нобель премиясе комитетына кирәкле материалларны әзерләп юллар дип ышанасы килә.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Бу санда үзегезнең сорауны тапмасагыз, аптырамагыз: димәк, аңа җавап эзләнә. Исегездә тотыгыз: һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13 сәгатькә кадәр турыдан-туры элемтә эшли. Сорауларыгызны, фикер-тәкъдимнәрегезне (843) 272-42-17 номерына шалтыратып җиткерә аласыз.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии