- 16.05.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №19 (15 май)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Авыл хуҗалыгында эшнең кызган вакыты. Бер генә минутны да әрәм итмичә, игенчеләр бөртекләрне җиргә иңдерергә ашыга. Берничә көнгә генә соңарсаң да, көзен ач калуың бар. Юкка гына халык, «Язның бер көне елны туендыра», димәгәндер. Безнең заманда чәчүне, иген игүне трактор-машина, заманча җиһазлары булган авыл хуҗалыгы техникасыннан башка күз алдына да китереп булмый. Аларның төзеклеген исә Татарстан Республикасының «Гостехнадзор» идарәсе күзәтчелек итә. Тиздән «Гостехнадзор»лылар үзләренең 55 еллык юбилеен билгеләп үтәләр. Бу уңайдан мин шул өлкәдә озак еллар буенча хезмәт куючы, Татарстан Республикасының «Гостехнадзор» идарәсе җитәкчесе урынбасары Мөнир Афраем улы Халиков белән әңгәмә кордым.
– Мөнир әфәнде, «Гостехнадзор» идарәсе барлык үзйөрешле техниканы, шул исәптән авыл хуҗалыгы техникасын тикшерү, аның төзеклеклеген тәэмин итү буенча эш алып баруын күпләр ишетеп булса да беләдер дип уйлыйм. Сезнең вазыйфаларга тагын нәрсәләр керә?
– Иң беренче чиратта, без, билгеле, авыл хуҗалыгы техникасы: тракторлар һәм аларның тагылма арбаларын, яшел азык әзерләүче һәм бөртекле ашлык җыючы комбайннар һәм башка төр авыл хуҗалыгы техникасына күзәтчелек итәбез. Татарстан Республикасының «Гостехнадзор» идарәсе рәисе раслаган график нигезендә, районнарда, авылларда, 1 февральдән алып 31 августка кадәр, техник карау үткәрелә.
Авыл хуҗалыгы техникасыннан башка безнең идарә юл төзелеше, нефть һәм газ өлкәсендә эшләүче, төзелеш оешмаларындагы үзйөрешле техникаларга да күзәтчелек итә, моннан башка моточаналар, квадроцикллар да безнең инспекторлар тарафыннан тикшерелә һәм аларга күзәтчелек ителә.
Шәхси хуҗалыклардагы тракторлар һәм башка төр техникалар турында аерым әйтеп үтәргә кирәк – соңгы елларда физик затлар тарафыннан үзйөрешле техника күп санда алына һәм исәпкә куела, бүгенге көндә аларның гомуми саны 28 меңгә җитте, бу барлык техниканың 39%ын тәшкил итә.
Үзебезнең идарәдә мобиль төркемнәр булдырдык, алар хуҗалыкларга чыгып эшли. Һәр мобиль төркем транспорт һәм кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән. ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә, һәр елны «Трактор» һәм «Комбайн» операцияләре уздырабыз. Шул операция барышында 8 меңләп техника тикшерелә. Закон бозган очраклар булса, штраф салына, яисә хуҗалык җитәкчелегенә кисәтү ясала.
Шулай ук техниканы теркәү, исәптән төшерү кебек эшләр дә безнең вазыйфага керә.
Булачак механизаторлардан имтихан алу, аларга йөртү таныклыгы бирү дә безнең өстә.
– Механизаторларга таныклыклар бирәбез, дидегез. Бу өлкәдә кадрлар мәсьәләсе ничегрәк?
– Авыл хуҗалыгы өлкәсендә механизатор кадрлары җитмәү үзен сиздерә. Бу бигрәк тә чәчү, урып-җыю вакытында авырлык тудыра. Мәктәпләрдә механизатор һөнәре алып чыгу күптән бетерелеп, бу эшне башлангыч һөнәри белем бирүче укыту учреждениеләренә тапшырдылар. Соңгы елларда аларга да кыскарту җиле кагылып, саннары шактый гына кимеде. Оптимальләштерү, әлбәттә, механизатор кадрлары әзерләүгә уңай нәтиҗә бирмәде, шулай да соңгы елларда укырга теләүчеләр саны артык кимемәде.
– Әлеге белгечлек буенча укыганнан соң, таныклык алу өчен нинди таләпләр куела?
– Һәрбер механизатор таныклыгы алырга теләгән кеше, иң беренче чиратта, сәламәт булырга тиеш, үзе сайлаган төр техникасында эшләү өчен махсус уку оешмаларында теоретик һәм практик белем алып укыганлыкка документ белән безнең территориаль бүлекләргә килеп, махсус программа буенча имтихан тапшырырга тиешләр. Барлыгы 4 төр имтихан уздырыла. Техниканы белү буенча, юл йөрү кагыйдәләрен һәм практик имтиханны уңышлы тапшырган очракта булачак механизаторга таныклык тапшырыла. Механизатор таныклыгы 10 елга бирелә, срогы чыкканнан соң таныклык яңасына алыштырыла.
– Авылларда язгы чәчү эшләре башланып китте. Инде язгы чәчүгә чыгасы техниканы тикшерү узгандыр. Районнарда, авылларда чәчүгә чыгачак техника ни хәлдә? Барлык хуҗалыклар да язгы чәчүгә тулысынча әзерләнеп бетә алганмы?
– 25нче апрельгә кадәр барлык районнарда да техниканы карау эшләре төгәлләнде. Моны махсус комиссия башкарды. Гомумән алганда, авыл хуҗалыгы техникасының күпчелек өлеше басуга чыгарга әзерләнеп беткән иде. Техник күзәтү буенча март аенда өч семинар оештырдык: Яшел Үзән, Лаеш, Мөслим районнарында булдык, хуҗалык җитәкчеләренә, инженерларга һәм механизаторларга бу эшне ничек оештырырга кирәклеген аңлатып, приборлар ярдәмендә техник карау ысулларын күрсәтеп, аларга язгы кыр эшләрендә уңышлар теләдек.
– «Гостехнадзор» хезмәтенә 55 ел була. Сез үзегез дә бу өлкәдә күп еллар хезмәт куйган кеше. Соңгы елларда «Гостехнадзор» нинди үзгәрешләр кичерде?
– Әле 2011нче елның ахырына кадәр безнең идарә республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына карый иде. Татарстан Президенты Указы нигезендә, хәзер ул Татарстан Республикасындагы техниканың торышына күзәтчелек итү буенча Идарә итеп үзгәртелде. Шуңа бәйле рәвештә, безгә, хезмәткәрләргә булган таләпләр дә нык артты. Без бары законга таянып кына эшләргә тиешбез. Эшебезне яңа алымнар кулланып, күрше регионнардагы яңарышларны үзләштереп һәм алдынгы информацион технологияләр нигезендә алып барырга тырышабыз. Татарстанның Гостехнадзор идарәсе Русия регионнары арасында алдынгылар рәтендә тора, күпләр өчен үрнәк булырлык эшләр башкарыла.
Безнең Татарстанда 44 бүлегебез актив рәвештә эшләп килә. Инспекторларны ел саен Казанга җыеп, укулар уздырабыз, яңа таләпләр, законнар белән таныштырабыз. Шулай ук соңгы елларда суд приставлары белән дә тыгыз эш алып бара башладык. Кайбер шәхси хуҗалыкларда сатып алган техниканың документлары булмаска мөмкин. Моның өчен борчылырга кирәкми, бары судка мөрәҗәгать итәргә генә кирәк. Суд гариза белән бирелгән документларны тикшереп, законда каралган срокларда үзенең карарын чыгара һәм шул карар нигезендә безнең инспекторлар техниканы рәсми рәвештә теркәп бирәчәкләр. Ә инде документлары була торып та, 10 көн эчендә теркәлү узмаган техника өчен штраф яный.
Сүз ахыры. Хәзер бөтен нәрсә дә техника, интернет челтәре ярдәмендә эшләнелә. Шул исәптән, «Гостехнадзор» идарәсе дә заманадан артта калмый. Техниканы теркәү, исәптән төшерү, таныклык алу буенча һ.б. бик күп гариза төрләре, гариза язганда нинди документлар кирәк булуы турында барысы да http://tatnadzor.ru сайтында тәфсилләп язылган. Монда сез үзегезне кызыксындырган теләсә нинди сорауга җавап таба алачаксыз.
Лилия ЛОКМАНОВА

Комментарии