Җитештерүче түгел, сатучы байый

Раиф улым! 31нче мартта чыккан гәҗитебездә («БГ» № 12, 2021 ел) «Авыллар язмышын кайгыртып» дигән мәкаләңне укыдым да, түзә алмадым, үземнең яңадан бу хакта булган һәм эчемне тырмап йөргән фикерләремне сезнең белән уртаклашырга булдым. Авыл халкының авырлыкларны җиңү чаралары битараф калдыра алмый мине, чөнки мин шушы авыл тормышында туып үскән, аның ачы язмышында кайнаган кеше буларак та, һәм бүгенге көндә авылның нинди хәлдә икәнен күреп һәм көенеп авылда яшәп ятучы пенсионер буларак та катнашырга уйладым. Кайчандыр, күп еллар элек, ягъни яшь чагымда авылның тормыш хәлен яхшырта алуга ышанып, авыл хуҗалыгы институтын тәмамладым. Әмма бу хыяллар хыял булып кына кала бирде. Авыл хуҗалыгы белгече буларак, (1983нче елдан Татарстанның атказанган агрономы) авылдагы авыр хәлнең чишелеше якын елларда күренми, диеп әйтә алам, чөнки безнең илнең җитәкчеләре илебездә туган кыенлыкларны авыл халкы җилкәсенә салып хәл итәргә өйрәнгән һәм шуннан башка юлны белмәделәр һәм хәзер дә белмиләр. Авыл халкы барысына да түзә бит, аларның мәнфәгатьләрен беркайчан да яклаучы булмады һәм бүген дә юк. Авыл хисабына баерга теләүчеләр генә күп. Бер мисал: авыл халкы сөт җитештерә һәм шәһәрдәге сөт эшкәртүчегә 3,8–4,0 % майлылыктагы сөтенең литрын 17–18 сумнан сата. Ә ул эшкәртүче сөтне 3,2 % майлылыкка калдыра һәм 70-75 сумнан кибеткә сатарга куя. Ә инде майлылыгын 3,8–4,0 процентка әйләндергәндә ул сөтнең кибеттә сатылу бәясе 90–95 сумга җитә. Законлы сорау туа: кем файдасына эшли авыл халкы?

Тагын шуны да ачыклап китик әле. Бүгенге ягулык материалларының һаман югарыга үрмәләве аркасында бер литр сөт җитештерүнең үзкыйммәте (себестоимость) 30–35 сум тәшкил итә һәм ул аны эшкәртүчегә, әйткәнемчә, 17–18 сумга сата. Шулай итеп мескен авыл кешесе җитештергән сөтенең һәр литрыннан кимендә 15 сум зыян күрә. Ә менә эшкәртеп сатучыларның күпме табыш алуын чамаларга була. Шушының кадәр гаделсезлекне авыл халкына карата кем оештыра да, кем бу хәлне күреп, аны авыл халкы файдасына хәл итәргә тиеш соң, дигән сорау туа. Ләкин бу сорауга җавап бирүче генә юк. Үземнең дә бу мәсьәлә буенча Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы белән 2017нче елдан бирле сорау-җавап рәвешендә бәхәс бара һәм мине иң гаҗәпләдергән җавапның берсе шундый: министрлыкның бу хәлгә катнашы юк, һәм бу хәлгә хуҗалыклар үзләре гаепле, һәм аны үзләре хәл итәргә тиеш. Менә сиңа, мә?! Җавап… Үз вакытында Авыл хуҗалыгы министрлыгыбыз сөтнең бәясен җитештерүчеләр файдасына аз гына булса да табышлы итеп хәл итсә, бу кадәрле авырлыклар тумас иде һәм бик күп хуҗалыклар һәм авыл халкы сыерсыз калмас иде. Тагын да аянычрагы: бик күп хуҗалыклар шушындый гаделсезлекләр аркасында сөрү җирләрен дә сөрә алмаслык хәлгә килеп, банкротлыкка чыктылар һәм ул сөрү җирләре бүгенге көндә эшкәртелмичә ята.

Инде Вячеслав Ниловның шушы мәкаләдә кузгатылган тәкъдимнәре белән тулысынча килешәм. Ул үзенең тәкъдимнәрендә Америкадагы авыл хәлләрен безнең ил белән чагыштыра.

…Барыбызга да билгеле: безнең илдә бүгенге сәясәт хөкем сөргәндә авыл проблемаларын хәл итүдә Америкадан үрнәк алу ил җитәкчеләренә ошап бетәрме икән? Миңа Вячеслав Нилов тәкъдимнәреннән бигрәк тә алтынчы пункт ошады. Авыл җирлекләренең үсеш мөмкинлекләрен һәм икътисади нәтиҗәлелеген (экономик ягын) һәм торак пунктларны яңарту программасын эшләү буенча фәнни тикшерүләр алып барырга диелгән тәкъдиме. Бу өлкәдә тиешле фәнни тикшерүләр алып барылса, билгеле инде, мин алда әйтеп узган гаделсезлекләр дә, шуның аркасында хәерчеләнү дә булмый калган булыр иде. Бу фикеремне ачыклап китәр өчен бер мисал: безнең Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәр елны язгы чәчүне оештыру өчен хуҗалыкларга күпме акча кирәклеген һәм күпмесе җитмәгәнлеген санап чыгара. Менә бу сан (җитмәгән өлеше) 2018нче елда 17 млрд иде, 2019нчы елда 20 млрд, 2020нче елда ул сан 25 млрд, 2021 елда 28 миллиард сум тәшкил итә. Безнең министрлык, билгеле инде, бу кадәрле күп сумманы субсидияләр белән каплап бетерә алмый һәм хуҗалыкларны кредит алырга мәҗбүр итә. Мине – 30 ел колхоз рәисе булып эшләгән кешене мондый хәл бик тә аптырашта калдыра. Ни өчен авыл кешесенең ел буе эшләп тә язгы чәчүне үткәрү өчен акчасы җитми һәм ул банктан кредит алып, тагын ел буе шул банкирны баету өчен эшләргә тиеш? Бу очракта бюджеттан алган субсидия дә җилгә очкан акчага әйләнә бит. Чөнки базар икътисадында җитештерүгә салынган акча аннан артып кайтырга тиеш. Татарстанда исә ул һәр елны кимеп кайта һәм барлык авырлыклар шушыннан башлана да инде. Бу мөшкел хәлне тудыручы билгеле инде Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы. Кайсы өлкәләрдә эшләп җиткерми соң безнең министрлык?

а) Бик тә табышсыз булган, дөресрәге бик күп экономик зыян китерә торган сөт җитештерүне хуҗалыкларга көчләп тагу һәм куркыта-куркыта эшләтү.

б) Субсидияләрне дөрес бүлмәү.

в) Үсемлекчелек өлкәсендә зур табыш бирә торган культуралар һәм технологияләр кулланмау, киресенчә, зыян китерә торган культураларны һәм технологияләрне пропагандалау (сидератлар белән җирнең уңдырышлылыгын күтәрү, хуҗалыкларга бүгенге көн таләпләренә җавап бирми торган бөртекле культураларның начар сортларын көчләп тагу һәм башкалар).

г) Хуҗалыкларга дөрес һәм гадел бәядән сатарга ярдәм итмәү. Киресенчә, түбән бәядән саттыру һәм шуның белән мактану һ.б …Вячеслав Ниловның миңа ошаган икенче тәкъдиме: шәһәрләрдәге яңарту программасының баруы һәм ул эшкә бик күп суммада акчалар бүленүе. Шул ук вакытта авылларның акча җитмәүдән җимерелә баруы. Бу хәл 1917–1918–1919–1920нче еллардагы авылларны талап, 1921–1922нче еллардагы ачлыкны китереп чыгару юлына басу түгелме икән дигән шик тудыра миндә. Бу урынлы шик, чөнки авылдан ел саен бик күп кеше китә. Киләчәктә кем җитештерер икән шәһәрне ашату өчен кирәк булган азыкны?

Авыл халкының тормыш хәлен яхшырту өлкәсендә үземнең тәкъдимем дә бар. Авыл хуҗалыгы министрлыгы тиз арада 95-96% яхшы табыш алып эшләүне тәэмин итәрлек яңа программа эшләргә тиеш. Һәм иң мөһиме: ул программаны эшләүдә авыл җәмәгатьчелеге үзе катнашырга тиеш.

Сүземнең азагында, Раиф улым, сиңа аерым өстәмә эш кушам әле. Мин бит белми калдым гәҗитебезне оештыручы һәм баш мөхәррире Илфат Хәкимулла улы Фәйзрахмановның шундый зур юбилее булганын, шул сәбәпле сиңа йөклим аны минем исемнән тәбрикләүне. Аның дөреслек һәм гаделлек яклы булуы миңа бик тә ошый. Шуның өчен мин Илфат туганны тәбрикләмичә һәм аңа иң яхшы теләкләр теләмичә кала алмыйм. Сәламәт бул, озак яшә һәм эшеңдә зур уңышларга ирешеп, халкыбызның яратуын һәм ихтирамын казан, Илфат туган.

Җәүдәт МӘННАНОВ,

Әлмәт районы, Сөләй авылы

Комментарии