Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

МӘКТӘПТӘ АКЧА ҖЫЮ – ДӨРЕС ЭШ МИКӘН?

Безнең Кукмара районындагы Сәрдекбаш мәктәбендә «8нче март бәйрәмен үткәрү өчен» дип 150 шәр сум акча җыйдылар. Әллә Путинның шундый яңа законы чыкты микән, дим? Элек андый хәлләр булгалаган иде инде ул, ләкин соңыннан ул гадәтне бетерделәр. Хәзер менә янәдән башлана. Безнең авылда колхоз юк. Колхозны тараттылар. Шуңа халыкка эш юк, хезмәт хакы керер урын юк. Ашарга да акчаны әҗәткә алып түлиләр. Бу акча җыю дөрес эш микән, шуны беләсе килгән иде. Гафу итегез, исемемне әйтмим инде. Чөнки балалар мәктәптә укый бит әле.

Кукмара районы, Сәрдекбаш авылы

Редакциядән: Сәрдекбаш авылы мәктәбендә акча җыю турындагы хәбәргә ачыклык кертү максатыннан, без Кукмара районы мәгариф идарәсе белән элемтәгә кердек. Идарә җитәкчесенең урынбасары Каюмов Салават Мөбәрәкҗан улы түбәндәгеләрне хәбәр итте:

– Мин мәктәп директоры, тәрбия эшләре буенча урынбасары белән сөйләштем. Алар аңлатуынча, бәйрәм үткәрү өчен бернинди акча җыю булмаган. Беләсезме, нәрсә булырга мөмкин: 8нче мартка сыйныфташ кызларга бүләк алырга дип укучы малайлар үзләре җыелышу ихтимал. Яисә аерым сыйныфта ата-аналар комитеты шундый фикергә килгән булуы бар. Анысы турында төгәл мәгълүмат юк. Ә болай, мәктәп дирекциясе кушуы буенча бернинди акча җыелмаган.

Редакциягә мөрәҗәгать итүчене әлеге җавап канәгатьләндермәсә, ягъни җавап дөреслеккә туры килмәсә, кабаттан безгә шалтыратуын көтәбез.

МИЛЛИЛЕК ҖИТМИ

Һәр милләтнең үз теле, гореф-гадәтләре, йолалары, өс-баш киемнәре һәм азыклары бар. Аларның һәрберсе үзенчәлекле, милләтләрне аерып торучы билгеләр. Бүген милләттәшләребезнең киенү культурасына тукталасым килә. Безнең татарларда милли киемгә игътибар җитеп бетәме? Әлбәттә, юк. Концертларга килгән тамашачылар арасында да, сәхнәләрдә чыгыш ясаучы артистлар арасында да милли кием кигәннәр бик сирәк. Бигрәк тә хатын кызлар ярымшәрә булалар. Бу битарафлыкмы, әллә сукырлыкмы? Газета-журнал битләрендә, телевизор экраннарында милли кием кигән кешеләр күбрәк күрсәтелсә, әйбәт булыр иде. Менә бит, соңгы вакытларда Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов элек татар морзалары кигән милли камзулдан йөри башлады, карарга күңелле! Аннан үрнәк алып, башка түрәләр дә камзул кигәли хәзер. Шулай дәвам итәргә кирәк.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

ТАВЫШЫ КАТЫ, Ә АЛУЧЫ ЮК

Чаллы шәһәрендәге Кама автомобиль заводы конвейерыннан төшкән машиналарны сатып алучылар аз диләр. Юлларда күбесенчә чит ил «фура»лары йөреп тора. Элек бит юл тулы Камаз машиналары иде. Биегәйтелгән бортларын тутырып шикәр чөгендере, басулардан икмәк ташыйлар иде. Колхоз басуларында да шулар эшләде. Камаз өчен, туган ил өчен горурлану хисе бар иде. Хәзер үзебезнең «дальняк» шоферлары да, Камазларын чит ил машиналарына алыштырып, товар ташыйлар.

Камаз машиналары ни өчен үтемсезгә әйләнде соң? Менә безнең Хуҗәмәт авылы М-7 трассасына терәлеп утыра. Ә безгә кадәр 6 чакырым кала Усай авылы урнашкан. Ул да трасса янәшәсендә. Камаз машинасы шул Усай турына җиткәндә үк, сизеп аласың. Чөнки аның тавышы асфальтны тимер белән кырган кебек. Ә иномарка «фура»лар синең турыңа җиткәч бер «пуф» дигән тавыш чыгаралар да, бүтән аларны ишетмисең дә.

Шулай булгач, ел саен Дакар узышлары кемгә кирәк соң? Африка чүлләрендәге чокыр-чакырлар бездә юк бит. Шөкер, юллар яхшы. Каты тавышлы Камазларны алучы юк икән, алар урынына авыл хуҗалыгы өчен кирәкле тракторлар, башка техникалар җитештерсәләр һәм алар халык өчен кулай бәядән дә булса, яхшырак булыр иде.

Мәүлидә ГАЙСИНА,

Минзәлә районы, Хуҗамәт авылы

«ИЛДӘ АКЧА КҮП, ТОТА БЕЛҮЧЕ ГЕНӘ ЮК!»

«Безнең гәҗит»нең 3нче март санында Илфат Фәйзрахмановның язмасын укыдым. Ул Михаил Горбачев турында язылган мәкалә. Укыгач, хушларым китә язды! Мәскәүдә хөкүмәт биргән дачада яши, ай саен 750 мең сум пенсия ала дип язган. Үзенең тән сакчысы, шәхси пешекчесе бар икән…

Ул акчаны кая куя микән?! Ә бит илдә 10-15 мең сум гына пенсиягә яшәүчеләр дә бик күп. Нигә бераз шулар турында уйламыйлар икән? Дөньяга яшәргә дип килгән гарип-гораба балаларны дәваларга акча таба алмыйлар, телевизордан теләнеп яталар. Илдә акча күп, тота белүче генә юк! Сугыш чоры балаларына да «акча юк» дип, үлеп беткәннәрен көтеп яталар. Бер түрәгә айлык пенсияне 750шәр мең сум түләгәч, кайдан акча җитсен инде? Бик кызганыч!

Мөҗаһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

«ЧЕРНЫЙ БИЗНЕС»КА КИРТӘ КУЯРГА КИРӘК!

«Безнең гәҗит»не бик күптәннән укып киләм. Яхшы язасыз, дөреслекне язасыз, гәҗитегез бик эчтәлекле. Рәхмәт сезгә!

Менә 3нче март санында мәетләрне яру турында мәкалә чыкты. Үзебезне дә шул сорау нык борчый. Миңа инде 82 яшь. Бөтен кешене дә ярырга тырышалар. Бу бит дөрес түгел инде. Хастаханәдә үлә, картаеп үлә кеше, барысын да ярдырырга җибәрәләр. Безнең Минзәләдә андый урын юк та кебек әле. Чаллыга ук алып барырга кирәк мәетне. Анда барырга машина өчен дә түләргә, ярган өчен дә түләргә, барысы да акча! Пенсионерларга бу авыррак.

Ул мәкаләдә язылганча, республиканың Диния нәзарәтенә дә сорау биргәннәр. Ләкин аларның җаваплары мине канәгатьләндерми. Алар өстән-өстән генә җавап бирәләр, төгәл җавап юк. Бу «отписка» дип атала. Ничектер, дин әһелләре халыктан читләшә баралар кебек. Милләт турында да аларның зур кайгылары юк, тел турында да кайгыртулары күренми. Коръән кануннары буенча алар да якларга тиеш бит милләтне, телне. Дөрес, алар Мәскәү законнарын уза алмыйлар. Ләкин мәетләрне ачу-ачмау буенча федераль законның 323нче матдәсендә (67нче пункт) бик дөрес әйтелгән. Криминал булмаса, кеше үз үлеме белән китсә, аны яру мәҗбүри түгел, диелгән. Шул закон нигезендә эш итәргә кирәк. Ә хәзер бөтен мәетне ярырга тырышалар, бу «черный бизнес» дип атала. Бергәләшеп аңа киртә куйыйк!

Әнәс ФӘХРИЕВ,

Минзәләдән

ТӘН КЫЧЫТУДАН ДӘВА

Арча районында яшәүче бер әби мунчадан соң тәне кычытудан зарланган. Бу турыда «Безнең гәҗит»нең 3нче март санында язылган иде. Мин тән кычытуын бетерергә булыша торган бер киңәш әйтмәкче булам. Бәлки ярдәме булыр.

Аксыргак (русча – Чемерица) тамыры салынган су белән юынып карасын иде ул әби. Мин үзем дә тән кычытудан интеккән идем. Хәзер үтте. Шөкер, шул Аксыргак тамыры булышты. Аның суын ясавы бик гади. Ике тамырны кайнар суга салып тотасы, бераз суына төшкәч, шул су белән юынасы. Соңыннан тамырны ташламаска кирәк. Киптереп, тагын икенче-өченче тапкыр кулланырга мөмкин. Шулай бер-ике тапкыр юынгач, тән кычытуы бетә.

Аксыргак урманда, су буйларында, сазлыклы, дым күп булган урыннарда үсә. Аны Татарстанның һәр районында, авыл җирлегендә табарга мөмкин.

Ләлә САФИУЛЛИНА,

Түбән Кама районы, Чаллыбашы авылы

Редакциядән: Аксыргак турында сүзлектә «себерке сыман, чәчәкле агулы үсемлек» дип язылган. Шуңа да, әлеге рецептны кулланганчы, алдан табип белән киңәшләшергә кирәклеге турында искәртәбез.

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Игътибар, эпидемия чорында редакциягә килми торуыгыз сорала. Мөмкин булса, телефон аша сөйләшергә, ихтыяҗ туганда гына очрашырга.

Мөрәҗәгатьләрне Раиф ГЫЙМАДИЕВ кабул итеп алды

Комментарии