Милли мәгариф һәм стратегия

Милли мәгариф һәм стратегия

Хәзерге шартларда Русиядә яшәүче халыкларның, шул исәптән татарларның да, тулы мәгънәсендә милли мәгарифләре була алмый. Чөнки укыту-тәрбия тәртибен, мәктәп предметларының барысын да диярлек Русия мәгариф министрлыгы билгели, дәреслекләр дә шушы ведомство күзәтүендә, аның рөхсәте белән генә чыгарыла. Чын-чынлап милли мәгариф мөстәкыйль дәүләтле халыкларда гына булырга мөмкин.

Хәер, демократик принципларга корылган дәүләтләрдә яшәүче халыкларның мәгарифләрендәге милләт үзенчәлекләр шактый күп булырга мөмкин. Әмма хәзерге Русия дәүләтендә демократия элементлары бик аз булганлыктан, монда яшәүче халыкларның мәгариф системаларында милли үзенчәлекләр бик кечкенә генә урын алып тора. Бу күренеш безнең татар мәгарифенә дә хас.

Шулай да, гомумән алганда, телләре, мәдәниятләре, гореф-гадәтләре төрле халыкларның уку-укыту, тәрбия кылу системалары бер үк төрле була алмый. Аларның һәркайсының күпмедер дәрәҗәдә үзләренә генә хас үзенчәлекләре, аермалы яклары була. Шунлыктан без, шартлы рәвештә генә булса да, милли мәгариф турында сөйли алабыз.

Цивилизацияле халыклар тормышында, аерым алганда татар халкының яшәешендә, мәгарифнең гаять зур әһәмияткә ия булуын һәм татарларның алга баруы стратегиясендә аның иң зур урын алып торырга тиешлеген исәпкә алып, без милли мәгарифебезнең нинди булырга тиешлеге хакында кайбер фикерләребезне белдерергә булдык.

Мәгълүм булганча, мәгариф ул – уку-укыту, аң-белем бирү мәгънәсендәге сүз. Укыту исә бездә гадәттә тәрбия бирүне дә күздә тота. Димәк, алга барыш, прогресс мәгарифкә нигезләнгән. Татарлар гомер-гомергә үзләренең укымышлы, белемле, ягъни мәгърифәтле халык булулары белән аерылып торганнар. Идел буе болгарлары дәүләте чорында ук инде безнең борынгы бабаларыбыз арасында дөнья күләмендәге гыйлем ияләре, мәдәният әһелләре булган. Татарлар, мөстәкыйль дәүләтләреннән мәхрүм калып, патша изүендә яшәгән дәверләрдә дә югары аң-белем ияләре булуларыннан туктамаганнар. Хәзерге заманда да безнең бөтен дөньяда дан-шөһрәт казанган акыл ияләребез, күркәм шәхесләребез күп. Шулай булгач, гасырлар буена татар халкын алга илткән, төрле өлкәләрдә зур уңышларга алып барган мәгърифәт учагының ялкынын сүлпәндерергә яки сүндерергә хакыбыз бармы безнең? Һич кенә дә юк, әлбәттә. Киресенчә, бу ялкынны ныграк дөрләтеп, элекке уңышларыбызны тагын да арттыру, халкыбызны тагын да биегрәк үрләр яулап алырлык зур белемле итү – барыбызны да, беренче чиратта мәгариф органнары хезмәткәрләренең, укытучыларның изге бурычы.

Шушы көннәрдә фикер алышу объектына әверелгән татар халкының алгарышы (прогрессы) стратегиясендә иң беренче урында торырга тиешле милли мәгарифнең перспективасы шундый югары таләпләр җирлегендә билгеләнер дип ышанасы килә.

Татар милли мәгарифенең алдагы еллардагы изге бурычы – халкыбызның данын күтәрерлек, димәк, белемнәре буенча яхшы әзерлекле, югары культуралы, тәрбияле яшьләр әзерләү. Бу ифрат җаваплы, катлаулы бурычны Татарстан мәктәпләрен әйбәт матди база һәм нык белемле укытучы-педагоглар белән тәэмин итеп, аларның заман таләпләренә җавап бирерлек дәрәҗәдә нәтиҗәле эшләүләренә ирешкәндә генә уңышлы гамәлгә ашырырга мөмкин. Бу шартларның үтәлүе Татарстан мәгариф органнарының җитәкчеләре һәм хезмәткәрләренең, укытучыларның халкыбызны, республикабызны алга җибәрү өчен зур җаваплылык хисе тоеп, фидакарьләрчә хезмәт итүен таләп итә.

Милли мәгариф төшенчәсенең үзәгендә милли телдә, димәк, безнеңчә, белем бирүне татар теле нигезендә оештыру тора. Бу исә, татарча укырга теләгән балаларга җитәрлек санда бик яхшы татар мәктәпләре булдырып, аларда төп фәннәрне татарча укытып, тәрбия һәм оештыру эшләрен шулай ук татар телендә башкарып, уку программасындагы барлык предметларны да нык үзләштерү белән бергә, туган телләрен дә, татар әдәбиятын, татарлар тарихын яхшы өйрәнгән татар яшьләрен әзерләүне күздә тота. Татар мәгарифен үзләштергәндә туган телдә уку һәм аны яхшы итеп өйрәнү бурычы шуның белән аңлатыла: тел ул аралашу чарасы гына түгел, анда аның иясе булган халыкның асылы, эчке дөньясы, табигате, культурасы һәм философиясе чагылыш таба.

Безнең милли мәгариф төшенчәсенә татар халкының үзенә генә хас матур традицияләре, күркәм гореф-гадәтләре, матур сыйфатлары, игелекле әхлак кагыйдәләре (нормалары) керә. Димәк, Татарстанның мәгариф министрлыгына, татар балалары милли мәгарифебезнең бу кыйммәтле компонентларын да үзләштерсен өчен, уку планнарына болар белән бәйләнешле предметларны кертү чараларын да табарга туры киләчәк.

Татарларның милли мәгарифен алга җибәрүнең нигезе татар мәктәпләрендәге укыту-тәрбия бирү системасына салынган булганлыктан, Стратегиядә билгеләнгән татар мәгарифен үстерү бурычын уңышлы гамәлгә ашыру мәктәпләрнең эше югары дәрәҗәдә нәтиҗәле оештырылган һәм башкарылган очракта гына мөмкин булачак.

Мәктәпнең югары дәрәҗәдә сыйфатлы, заманча эшләве мәгариф җитәкчеләренә дә, укытучы-тәрбиячеләргә дә катлаулы һәм җаваплы бурычлар йөкли. Боларның кайберләрен генә булса да искәртеп китү зыянлы булмас.

Беренчедән, гамәлдәге уку планнарын һәм программаларын тәнкыйть күзлегеннән үткәреп, җентекләп тикшереп чыгарга һәм аларга милли мәгарифне үстерү бурычлары таләп иткән яңа предметлар һәм материал-мәгълүматларны кертергә кирәк. Бу бурычны уңышлы үтәү безнең җитәкчеләргә, аерым очракларда Русия мәгариф министрлыгының күрсәтмәләрендәге кайбер мәсьәләләргә принципиаль карашта торып, милли мәгариф ихтыяҗлары таләп иткән үзгәрешләр кертергә дә туры килергә мөмкин. Чөнки, мәгълүм ки, Мәскәү тәкъдим иткән документлар милли мәгариф мәнфәгатьләрен һәрвакытта да исәпкә алып бетермиләр.

Икенчедән, татар теле, әдәбияты, татар халкы тарихы һәм милли мәдәнияткә караган башка предметлар дәреслекләрен яңарту, стратегия таләп иткән материаллар өстәү эше белән дә шөгыльләнү зарур.

Өченчедән, алда торган катлаулы бурычларны исәпкә алып, укыту-тәрбия методикаларын, эш алымнарын камилләштерергә кирәк булачак. Бигрәк тә соңгы елларда милли телләрне өйрәтү мәсьәләсендә үзәктән килгән директиваларның туган телләрне укытуда зур кыенлыклар китереп чыгаруы шартларында, балаларга татар телен уңышлы өйрәтү өчен, укытуның тагын да нәтиҗәлерәк алымнарын кулланырга туры киләчәк.

Кыскасы, татар халкының үсеш стратегиясендә хәлиткеч рольне үтәргә тиешле милли мәгариф программасын булдырып, тормышка ашыру тиешле җаваплы кешеләрдән фидакарь эш таләп итәчәк. Стратегияне төзү белән иң тәҗрибәле, зур әзерлекле белгечләр шөгыльләнергә тиеш. Бу стратегияне 2050нче елга үтәлергә тиешле дип, шулкадәр озак вакытка исәп тотып төзү үзен акламас кебек. Ул дәвердә аны гамәлгә ашыру өчен җаваплы кешеләр калырмы икән инде?! Аны тормышка ашыруга бу кадәр күп вакыт кую аның әкренләп онытылуына исәп тота дип уйларга була. Стратегия дип аталган хәлиткеч олы документны җәмәгать оешмасы түгел, республика хөкүмәте кабул итәргә һәм аның үтәлүе өчен җавап бирергә тиеш. Югыйсә, ул халыкны өметләндереп, ымсындырып кына калдырган кәгазь генә булып чыгарга мөмкин.

Рүзәл ЮСУПОВ,

профессор

Комментарии