- 16.02.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №7 (17 февраль)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Узган чәршәмбе редакциябез телефонына кабул ителгән шалтыратулар арасында берсе аеруча хәтергә кереп калды. Ник дигәндә, элемтәдә укучыбыз да, танышыбыз да түгел, ә гомумән татар телен белмәүче бер рус хатыны. Бөгелмәдән Нина ханым Венкова дип таныштырды ул үзен. «Безнең гәҗит»кә мөрәҗәгать итәргә аңа кем киңәш иткәндер, анысын сорамадык, алай да җавапны тиз арада табарга тырышып, үзебездә бастырып чыгарырга вәгъдә бирдек. Нина Венкова газетабызның чираттагы санын сатып алып, күршеләреннән тәрҗемә иттерәчәген әйтте.
Нина ханымның гозере шундый. Аның яшәгән йорты (Бөгелмәнең Крылов урамы, 9) «Нефтяник» торак ширкәтенә карый. Фатир хуҗалары соңгы арада кайнар су һәм җылылык өчен, күрше йортларга караганда, кыйммәтрәк түли. Тарифлары исә ай саен диярлек үзгәрә. Әйтик, узган ел башында кайнар суның кубометры 140 сумга якын торды, җәйгә ул 200гә кадәр менде, ноябрьдә 260,85 сум булды, ди ул. Ә башка йортларда 140-142 сум булып калган. Кайнар су артык кыйммәт дип, Нина ханым савыт-сабаны салкын су белән юарга мәҗбүр һәм, гомумән, аны кулланмаска тырыша. Җылылыкка килгәндә, 56 квадрат метрлы фатиры өчен быелның гыйнвар аена ул 2730 сум түләргә тиеш (тулаем түләве – 5652 сум). Торак ширкәтендә аңлатуларынча, узган елның 1нче гыйнварыннан әлеге тарифлар яңача исәпләнә – моны күздә тоткан карарны Бөгелмә шәһәре мэры имзалаган. Нина Венкова бу ситуациядә гаделлекне кайдан эзләргә белми.
Сорауны без Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына юллап караган идек, андагылар республиканың Тарифлар комитеты яисә Дәүләт торак инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә киңәш иттеләр.
Тарифлар комитетының матбугат хезмәте белгече Алинә Шәмсетдинова аңлатканча, коммуналь хезмәтләр өчен барлык тарифлар да елга бер генә тапкыр – июль аеннан үзгәртелә, ягъни хәзер кулланыла торганнары 2015нче елның 1нче июленнән бирле гамәлдә. Аларның тулы исемлеге, район һәм шәһәрләргә бүленеп, комитетның рәсми kt.tatarstan.ru сайтында «Тарифлар» бүлегендә китерелә. (Дөрес, кайнар суның бәясе биредә бүленеп күрсәтелгән: «салкын су компоненты» кубометрына 31 сум 42 тиен, аны җылыту гигакалориясе 1868 сум 86 тиен исәбеннән, диелә. Ягъни кайнар суның бер кубометры күпме торырга тиеш икәнлеге гади халык аңларлык итеп тәгаенләнми.)
Татарстанның Дәүләт торак инспекциясендә исә Нина ханымга аларның җирле вәкиллегенә килергә киңәш итәләр. Адресы: Бөгелмә шәһәре, Гафиятуллин урамы, 18нче йорт, тел. (85594) 6-05-45; 4-43-96. Гариза язып, паспорт, счет-фактураларны күрсәтергә кирәк булачак. Инспекция белгечләре торак ширкәтенең законлы эш итү-итмәвен тикшереп, җавапны 30 көн эчендә кайтарырга тиеш. Сүз уңаеннан: Дәүләт торак инспекциясенең зональ бүлекчәләре республиканың барлык район һәм шәһәрләрен колачлый.
КЫЗЫМНЫ ДӘВАЛАМАСМЫ ИКӘН?
Газетагызда декабрь аенда «Рәхмәт сиңа, Гөлчирә апа!» (№50, 16 декабрь, 2015. – ред. иск.) дигән язма чыкты. Шул апа белән элемтәгә кермәкче идем. Минем кызым чирли, калкансыман биз (щитовидка) белән бик интегә. Бу апа андый төр авыруларга да ярдәм итә, дип укыдык. Адресын яки телефонын бирсәгез, кызымны аның янына алып барып каратмакчы идем.
ВЕНЕРА.
Ютазы районы.
Арча районының Наласа авылында яшәүче Гөлчирә Нәҗметдиновага рәхмәтләр әйтеп язган хатлар бик күп басылды инде газетабызда. Хатлардан күренгәнчә, аңа ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр бик күп. Шундый хатларның берсендә: «Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә. Үз башыбыздан шундый хәлләр үтте, бик күп больница юлларын таптадык. Өметебез өзелгәндә диярлек Гөлчирә апа турында ишетеп аның янына бардык. Алланың рәхмәтләре яусын аңа, Аллаһы Тәгалә сәламәтлеген бирсен. Телефон номерын да язабыз әле. Сораган кешеләргә бирерсез, моның өчен Гөлчирә апа безне ачуланмас», – дип язылган иде. Аның Арчадагы телефоны (84366)50129.
БӨТЕН ӨМЕТ – ӨШКЕРҮЧЕДӘ
Моннан берничә ел элек сез Казандагы өшкерүче мулла турында язган идегез. Ул күз тигәндә, сихерләгәндә булыша ала икән. Шуны эзләп табарга ярдәм итегезче, бер сабый баланың инде ике ай буе температурасы төшми. Хәзер больницада ятабыз, табиблар кулларыннан килгәнне эшли эшләвен, алай да өшкерү ярдәм итмәсме икән, дип өметләнәбез.
ГӨЛНАРА.
Арча районы, Түбән Аты авылы.
Сез әйткән хәзрәт Казанның Салмачы бистәсе мәчетендә эшләүче Фәрит хәзрәт булса кирәк. Аның телефоны 89520332725.
ИКЕНЧЕ ЯРТЫЕЛЛЫККА ЯЗЫЛЫРГА ТЕЛИМ
Кичә генә почтага кергән идем – «Безнең гәҗит»кә дә, «Серләр гәҗите»нә, «Шифалы гәҗит»кә дә әлегә киләсе яртыеллыкка язылуны кабул итмиләр. Аларның бәясе күпме булачак? Рәхмәт газетагыз өчен, күзне ачтыра торган басма, күптәннән яздырам. Тагын проблемаларым чыкса, шалтыратырмын.
РЕЗЕДА.
Казан шәһәре.
Мәсьәләгә ачыклыкны нәшир Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ кертте:
– Хөрмәтле Резеда ханым һәм барлык укучыларыбыз! Мин сезгә редакциябез чыгарган басмаларга киләсе яртыеллыкка әлегә язылмый торырга киңәш итәр идем. Эш шунда ки, хәзер «Безнең гәҗит»не социаль әһәмияткә ия басмалар исемлегенә кертү өстендә эшлибез. Юлыбыз уңган очракта, аны почта аша тарату арзанаерга тиеш. Димәк, язылу бәясе дә кимергә мөмкин. Аннан абунәчеләр ункөнлеге дә булачак. Кыскасы, бездән хәбәр булмыйча, язылмый тору хәерлерәк.
Исегезгә төшерәбез, «Безнең гәҗит» атна саен, ә «Серләр гәҗите» белән «Шифалы гәҗит» аена бер тапкыр чыга. Ә беренче яртыеллыкның алдагы айларына бу газеталарга язылырга мөмкин. Сүз уңаенда искәртәм, «Шифалы гәҗит» белән «Серләр гәҗите»нең гыйнвар саны аларга язылучыларга барып җиткәндер. Киләсе атнада аларның 2нче февраль саннары чыгачак. «Шифалы гәҗит»нең беренче санында грипптан саклану чаралары, иммунитетны ныгыту, буын авыруларын булдырмау, дәвалау, тәмәкедән котылу юллары һәм башка файдалы киңәшләр басылды, ә «Серләр гәҗите»ндә кызыклы, мавыктыргыч хикәяләр чыкты.
КИТАП ӨЧЕН РӘХМӘТ
Аллага шөкер, «Сугыш чоры балалары» китабын кулыма алдым, шуны укып утырам, рәхмәт әйтеп шалтыратуым, табып бирдегез. Мин үзем Сарман районында туып үстем, шушы китапта язылганнарның барысы да – минем яшьлегем… Хәзер андый китап чыгарсалар, үзем кичергән хәлләрне дә язып җибәрер идем. Авторы Рафаэль Сальмушевка бик зур рәхмәт, бик күп хезмәт куйган.
Мөслимә ФӘТТАХОВА.
Спас районы, Әҗмәр авылы.
«Сугыш чоры балалары»н узган атнада шулай ук Балык Бистәсеннән Фәнүзә Вәлиуллина да шалтыратып сорады. Укучыбызга аны берәр ничек тапшыру җаен табарбыз.
ӘСГАТЬ ГАЛИМҖАНОВТАН ҮРНӘК АЛСЫННАР!
Газетагызны укып барам, бик яратам. Алай да сездә данлыклы хәйрияче Әсгать Галимҗанов турында мәкалә очратканым булмады. Аның тормышы, гаиләсе турында беләсе килгән иде, язып чыга алмассызмы? Шуны депутатлар да укып, бәлки аннан бераз үрнәк алырлар иде.
ИЛСӨЯ.
Питрәч районы.
Илсөя ханым, мәрхүм Әсгать ага, һичшиксез, игътибарга лаеклы шәхес. Аның турында күпме генә сөйләсәң дә, аз булыр кебек, чөнки үз гомерендә кылган изге гамәлләрне бернинди дә дан-шөһрәт сүзләре колачлый алмый. Сезнең үтенечне җавапсыз калдырмаска тырышырбыз.
Үткән атнада укучыларыбыздан әнә шундый шалтыратулар кабул иттек. Яшерен-батырын түгел, рәхмәт сүзләрен ишетү без – журналистларның күңеленә аеруча хуш килә. Алай да тәнкыйтьләргә дә кыенсынмагыз, бергәләшеп газетаны яхшырту өстендә эшлик. Камиллекнең чиге юк, диләр.
Исегезгә төшерәбез, «кайнар элемтә» телефоны аша үзегезне борчыган мәсьәләләр белән уртаклаша, киңәш сорый яки фикерләрегезне җиткерә аласыз. Һәр чәршәмбе иртәнге 10нан 13 сәгатькә кадәр «Безнең гәҗит» журналистлары сезнең белән турыдан-туры аралаша. Телефоныбыз: (843) 272-42-17.
Мансур ХАФИЗОВ.

Комментарии