Күрәзәче

«Россия 5» каналы узган көздә шаккаткыч бер вакыйга хакында сюжет күрсәтте. Әстерхан каласында яшәүче бер күренекле ханым, улым югалды, дип, полициягә мөрәҗәгать иткән. Профессиональ тикшерүчеләр әлеге фаҗиганең эзенә төшә алмагач, күрәзәчеләргә мөрәҗәгать иткәннәр. Уфада яшәүче бер күрәзәче ханым әлеге баланың күмелгән урынын әйтеп биргән. Нәкъ шул урында баланың җәсәден тапканнар. Ә менә СССРның бер академигы чыгарган сүзлектә (1997нче ел) «күрәзәчелек – искелектән, диннән калган гарип мирас ул» диелгән.

Күрәзәчеләргә һәрвакыт шикләнеп, шомланып караганнар, чөнки алар хуҗаларга (түрәләргә) һәм байларга куркыныч кешеләр. Беренчедән, алар хуҗаларның абруен төшерә – күрәзәче белә, ә хуҗалар белми. Икенчедән, күрәзәчеләр хуҗаларның җинаятьчел планнарын белеп, фаш итәргә мөмкиннәр. Хуҗалар күрәзәчеләрне яратмаганнар, әмма аларның хезмәтләреннән файдаланганнар. Сталин да 20нче гасырның иң бөек күрәзәчесен – Вольф Мессингны Кремльдә асраган бит. Сталинның улы самолет белән командировкага очарга әзерләнгән. Мессинг Сталинга улын командировкага җибәрмәскә киңәш иткән. Сталин Мессингны тыңлап, улын җибәрмәгән, ә теге самолет авариягә очраган.

Әле хәзерге кебек зур тизлекле транспорт һәм элемтә чаралары юк заманда да бик зур дәүләтләр белән күрәзәчеләр ярдәмендә идарә иткәннәр дип уйлыйм.

Үземә дә чын күрәзәчеләр белән очрашырга туры килгәне булды. Сугышка кадәрге елларда безнең авылда бер искиткеч зирәк әби – Заһидәттәй яши иде. Татар халык авыз иҗатын бик яхшы белгәне истә. Әмма Заһидәттәйнең иң олы таланты – күрәзәчелек булган икән. Мин әле бик бәләкәй идем. 1937нче елны безнең әтине Сталин зинданына яптылар. Ел ахырына таба аннан хатлар килми башлады. Әни бик борчылып, бу хакта Заһидәттәйгә дә әйтте. Ул исә бик игътибар белән тыңлады да, берни дә әйтмәде. Икенче көнне ул безгә килеп: «Ракига, борчылмагыз, Мазһар бер ай-ай ярымнан кайтып җитәчәк, Аллаһ боерса», – дип, безне юатты. Чыннан да бер айдан әтиебез кайтып җитте. Ләкин бераздан Заһидәттәйнең үзен, йөзләгән кешегә яхшылыгы тигән шушы әбине, хорафат таратучы дип, биш елга төрмәгә утырттылар.

Казаннан Әлмәткә кайтырга чыктык. Чистай аша турырак, әмма паромга чират зур булырга мөмкин. Безне озатырга килгән С. ханым Чистай ягына бер 3-4 минут карап торды да, паромда кеше күп булмас, дип әйтеп куйды. Чынлап та, паромда күп кеше юк иде. Аннары С. ханымга мин берничә мәртәбә мөрәҗәгать иттем, беркайчан да ялгышмады. Соңгы вакытта аның профессиональ күрәзәче булып эшләве мәгълүм булды.

Хәзер галимнәр дә күрәзәчеләрне инкарь итми, аның табигатен аңларга тырышалар. Данлыклы күрәзәче Ванга белән очрашканнан соң, академик Наталья Бехтерева менә болай дип язып чыккан иде: «Аның кеше фикерләрен укый алуына ышанмаска мөмкин түгел. Әмма бу күренешнең табигатен без әлегә аңлата алмыйбыз». Бехтеровадан соң галимнәр күрәзәчелекнең табигатен менә болайрак аңлата башлады: «Һәр кешенең эчке аңы Бөтендөнья биокырына тоташкан. Шул биокыр аша һәркемнең күңеле дөньядагы хәлләрне белергә, башка кешеләрнең эчке аңнары белән элемтәгә керергә мөмкиннәр. Әмма бу сәләт төрле кешедә төрлечә була. Даһи күрәзәчеләр дә, даһи шагыйрьләр, даһи галимнәр кебек үк, бик сирәк булалар. Хәзерге фән электр, магнит, гравитация кырларын яхшы белә, ә биокырның табигате әле мәгълүм түгел.

Татарстанның атказанган укытучысы Мәхмүт ХАФИЗ,

Казан шәһәре

Комментарии