Бер кул белән тудырылган гүзәллек

Бер кул белән тудырылган гүзәллек

Бәхет һәр кешенең үз кулында, диләр. Мамадыш районы, Югары Ушма авылында яшәүче Дөлфия Нургалиева да бәхетне үз кулларың белән тудырып булганына ышана. Кечкенә вакытында бәхетсезлек очрагы булып, бер кулсыз калган ул. Ләкин исән калган бер кулы белән булса да, үз бәхетен төзи алган.

«КУЛЫМНЫ ДУҢГЫЗ АШАДЫ»

Дөлфия апаларга килеп кергәндә, өй түренә табын корылган иде. Бер туганы мәрхүм булган да, шуның рухына багышлап, мәҗлес уздырганнар икән. Өстәл өстендә нәрсә генә юк. Тозланган гөмбә, камыр ашлары, ул арада тәлинкәгә токмачлы аш та салып алып килде әңгәмәдәшем. «Мактап йөрисез, утырыгыз», – дип сөйләнә-сөйләнә өстәл янына дәште үзе. Дөлфия апаның беләзегеннән сул кулы юк. Ничек токмач кискән дә, ничек итеп бәрәңгесен әрчегән икән, дип уйланып утырганда, күзем йорт диварына төште. Ак тастымалга матур итеп чигүләр төшерелгән… Болары да үзенең кул хезмәте икән. «Бөтенесен дә шушы кулларым белән эшләдем, сеңлем. Бармаклары, уч төбе булмаса да, сул кулым да бик зур ярдәмчем минем», – дип елмаеп куйды әңгәмәдәшем.

…Бәла аяк астында, дип, өлкәннәр белми әйтмәгәндер инде. Дөлфия апа туганда сау-сәламәт, тупырдап торган бала булган, югыйсә. Әтисе белән әнисе соң гына табышкан аның: икесе дә бер мәртәбә гаилә корып караган булган, кавышканда, әнисенең бер кызы, әтисенең ике малае булган. Шушы сабыйлар янына әти-әнисенең сөенече, дүртенче – төпчек бала булып, 1959нчы елда Дөлфия апа да килеп кушылган.

– Минем әни керәшен иде. Исеме Анастасия булган. Әти белән кушылганнан соң, Наҗия дигән татар исеме алган. Керәшеннәр дуңгыз асрый – минем әни дә хуҗалыкта дуңгыз үрчеткән. Мин туып ун көн вакыт үткәч, әни бала чүпрәкләрен юарга дип, су буена төшеп киткән. Безнең бакча башында гына елга ага иде. Өйдә үземне генә ялгыз килеш калдырган. Бу вакытта ишегалдында дуңгызлар йөргән. Әни чыгып киткәч, өйгә бер дуңгыз бәреп кергән дә, мине өстерәп, ишегалдына алып чыккан. Шуннан соң ашый башлаган. Әни керләрен юып бетереп кайтып керсә, ишегалдында канга баткан килеш, үкереп елаган хәлдә мине күреп алган. Беләзегеннән сул кулымны ашаган, бот төпләрен дә умырган, уң кулымның да бармакларына зыян китергән булган дуңгыз. Ана дуңгызмы, әллә ата дуңгыз булганмы, бу хәлдән соң аны нишләткәннәр – бернәрсә дә белмим. Ничек кенә теләсәм дә, әнидән бу хакта бер нәрсә дә сораганым булмады. Үткәннәрне исенә төшереп, йөрәген яралаудан ни мәгънә, болай да мәңге төзәлмәслек ярасы идем бит мин аның. Гомер буе үзен гаепләде кебек ул. Үлгәндә дә бик борчылды инде. Бервакыт райондагы журналистлар минем турыда тапшыру әзерләргә килде. Шунда әнидән дә берничә сүз әйттерделәр. Бу тапшыруны телевизордан күрсәтергә тиешләр иде. Ул вакытта телевизорыбыз ватылган чак булдымы, әни тапшыруны карарга күршеләргә кереп китте. И сөенде инде үзе, мәрхүмә, «Мине дә күрсәтәчәкләрме анда, кызым, мине дә телевизордан күрсәтәләрме?» – дип шатланып сораштырганы әле дә хәтердә. Сөенеп кереп китте телевизор карарга. Кулсыз килеш тә бәйләүләр, чигүләр белән шөгыльләнүем турында мактап төшерелгән шушы сюжетны карап чыкты да әни, төне буе мунчада елап утырды. Шундый күңеле тулган иде. «Бу баланың бөтен күргәннәре минем аркада гына булды бит» – дип елады. Әнә шулай әни үзен гаепләде инде, – дип күзенә тулган яшьләрен сөртеп алды Дөлфия апа. – Ә мин беркемне дә гаепләмим. Күрәчәк булгандыр, язмыштыр. Киресенчә, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт укыйм. «Ярый әле урын өстендә ята торган итеп калдырмагансың, куллы кешеләрдән дә болайрак яшим, сәнәк белән печәнен дә ыргыта алам, үз эшемне кешедән эшләттергәнем юк бит», – дип сөенәм.

Дуңгыз авызыннан ун көнлек сабыйны тартып алганнар да, больницага алып барып, яраларын тектергәннәр. Әнә шулай, могҗиза белән генә исән калган әңгәмәдәшем.

ЭШКӘ КАРАП ТОРЫП ӨЙРӘНГӘН

Тормыш – аяусыз әйбер, ә кайберәүләрнең әйткән сүзе аннан да аяусызрак була. Әңгәмәдәшемә дә, аның башкалар кебек булмавы турында әйткәннәре, шул сүз белән хәтерен калдырганнары булгандыр, ләкин бу хакта Дөлфия апа үзе әллә ни киңәеп китеп сөйләмәде.

– Балачагым авылның түбән очында үтте. Безнең урамда, кызларга караганда, малайлар күбрәк иде. Малайлар арасында үскәч, кечкенәдән үк үземне беркемнән дә кыерсыттырмадым – усал булганмындыр инде, – дип көлеп куйды Дөлфия Нургалиева. –Кырын караучылар да булгалагандыр, һәрхәлдә, кибеткә кергәч, кайберәүләрнең кулыма карап торганнарын күргәлим. Әз булса да була инде. Шулай да үземнән беркайчан да читенсенмәдем мин. Яшүсмер чакта клубка чыга идек – беркемнең дә «син шундый, син тегенди» дип әйткәне булмады миңа.

«Үзеңне кызгану яхшы әйбер түгел, – ди әңгәмәдәшем. Аның белән килешеп, баш кагам. – Үзеңне кызганып гомер буе бер урында утырганчы, нәрсә дә булса эшләп карау яхшырак». Кулыннан тотып, беркем дә эшкә өйрәтмәгән аны. Кечкенәдән үк барысын да үзе күзәтеп торган, аннары эшләп караган. Әнә шулай әкренләп өйрәнгән. Балачактагы истәлекләре белән уртаклашканда да Дөлфия ханым әнисе белән чишмәгә кер чайкарга төшүе турында сөйләде. Әнисе кер юганда, ул да кулъяулыкларын юган, аннары комлыкта уйный торган бәләкәй чиләкләргә салып, аларны чишмәгә алып төшеп чайкаган.

– Әле чиләгемә чишмә суы тутырып та алып менә идем! – дип елмая әңгәмәдәшем. – Үсә төшкәч тә, керне кул белән юдым. Бәлки, әни кебек үк агарта да алмаганмындыр инде мин аларны, ләкин: «Син юа алмыйсың, юма», – дип әйтүче булмады. Гомумән, әни нәрсә генә эшләсә дә, гел аның янында булдым. Камыр ризыклары пешергәндә дә бервакытта да әни үз яныннан куып җибәрмәде. Янына килеп басып, үзем дә аның кебек камыр баскан булам. Хәзер дә бәлешләрне, пирогларны – бөтенесен үзем пешерәм. Әле алай гынамы. Әни орчык белән йон эрли иде. Минем әле орчык юк ул вакытта – шуңа тиз генә мич каршындагы утын агачыннан чыра теләм дә, шуны орчык итеп, үзем дә йон эрли идем. Сәламәт кулым белән эрлим, тегесенең терсәге белән «орчык»ны кысып торам. «Йонны әшәкеләтәсең, бар кит әле», – дип кумады әни. Ул мине яшәргә, тормыш алып барырга өйрәнсен дигәндер инде. Эштән курыкмадым. Икешәр сыер саудым әле. Бер кул белән имчәккә тотынам, һәрберсен аерым-аерым савам… Кайвакыт көч тә җитми башлый шунда. Андый чакларда имчәкне тотам да бармаксыз кулым белән булышам: сөтне сытып чыгарам…

44 ЯШЬТӘ БАЛА ТАПКАН

Дөлфия ханым сөйләгәннәрне тыңлаганда, аның бик бәхетле бала булганлыгын, төпчек балаларга гына эләгә торган аерым яратуны татыганлыгын аңлап утырдым. «Ә хәзер үзегез корган гаиләгез турында тулырак сөйләгез әле», – дим әңгәмәдәшемә. Ә ул, уенын-чынын бергә кушып, җавап кайтара: «Хәзерге вакытта дүрт улым бар, ирем белән бергә биш малай була инде».

– 24 яшемдә кияүгә чыктым мин. Беренче ирем Рәшит исемле иде – 15 ел элек үлде. Аракы аркасында мәрхүм булды. Аның белән 17 ел гына торып кала алдык. Әзрәк салырга яратса да, кыерсытмады, хөрмәт итеп яшәдек бер-беребезне. Каенанам бик әйбәт кеше иде, кечкенә вакытымнан ук бик яратты. Урамда мине күрсә, гел чәй эчәргә чакыра иде. И ояла идем инде, керми идем. Аннары керештерә башладым. Шуннан акрынлап Рәшит белән йөрешеп киттек тә, ике айдан кияүгә дә чыктым. Бер-бер артлы өч малай таптым. Рәшит үлеп киткәч, бик зур терәгемне югалткан кебек булдым. Ялгызым өч малай белән калдым бит. Авыр булды. Ике еллап вакыт узгач, икенче ирем Мәүлит белән таныштым. Ул тракторчы иде. Беренче ирем исән вакытта ук, әнисе белән бергәләп, безгә мунчага киләләр иде. Без аның әнисе белән бик дуслар идек чөнки. Мәүлиткә һәрвакыт гаилә дустына караган кебек кенә карадым, кайчан да булса аңа кияүгә чыгармын дип башыма да китермәдем. Мәүлит белән аралаша башладык та, тәкъдим ясады. Иң дөресе шул – үзем инвалид булгач, картайган көнемдә бер иптәш булыр, ялгыз калмам, дип риза булдым. Малайлар өйләнсә чыгып китә бит. 44 яшемдә икенче иремнән дә бер малай алып кайттым .Аңа Фәрит дип исем куштык, ул 6нчы сыйныфта укый.

Төпчек малайга өмете аеруча зур Дөлфия ханымның. «Киләчәктә төп йортта калыр дип уйлыйм инде мин аны», – ди үзе дә. Балаларының әдәпле, кешелекле булып үсүенә сөенә ана кеше.

– Шушы яшемә җитеп, бер генә мәртәбә дә, берсенең дә: «Әни, кулың нишләде синең?» – дип сораганы юк. Төпченмиләр. Мин камыр ашлары пешерә башласам, тәрәзә янында йөриләр. Урамнан кем узып барса да, «Әйдә безгә керегез, әни тәмлүшкә пешерә, чәй эчеп чыгыгыз», – дип, өйгә чакыралар. Дусны, таныш-белешне генә түгел, кем барса да шулай. Күршедә генә эчкече әби яши иде. Аны да чакырдылар. Өебездән кешенең беркайчан да өзелеп торганы юк…

БӘЙЛӘҮ ҖЕНЕ КАГЫЛГАН

Дөлфия апа белән бер бүлмәгә килеп кердек. Почмакта зур капчыкларда бәйләү җепләре тора. Бик күп еллар элек әнисенең бәйләмнәрен сүтеп, шулай бәйләргә өйрәнгән булган ул. Хәзер дә кулыннан бәйләме төшми. Йон носки белән башмаклар гына түгел, шәлләр, береткалар, хәтта жилетлар да бәйли ул.

– Бер пар башмак бәйләү өчен бер көн вакыт җитә миңа. Иртән башласам, кичкә бәйләп бетерәм. Ирем эшкә китә, Фәрит мәктәпкә – өйдә көне буе берүзем. Гел телевизор да карап утырасы килми бит. Нервыларны тынычландыру өчен кул эшенә тотынам. Бәйләмнәремне күп сатып алалар. Узган айда гына да 20 башмак саттым, аннан элегрәк 54 шәл саттым. Күбрәк әбиләр, өлкән яшьтәгеләр ала шәлләрне. Алар аны җилкәләренә салып йөртәләр, ашларга да шулай баралар. Тагынмы? Күп инде күп… Кул эше белән шөгыльләнүдән туктаганым юк. Озак утырып, арка авырта башласа, ишегалдына, маллар янына чыгып керәм дә, аннан соң кабат тотынам. Аллага шөкер, кул кушырып утыра торган гарип булып калмаганмын, бер кулым булса да исән калган, аякларым исән дип сөенәм.

«Сез эшли алмаган берәр эш бармы?» – дип сорыйм әңгәмәдәшемнән. Берникадәр уйланып тын торды да, ярдәм өмет итеп, иренә эндәште: «Нәрсәне эшли алмыйм мин, Мәүлит?»

– Утын яра алгач, чалгы белән печән чапкач, шул печәнне абзар түбәсенә ыргыта алгач, эшли алмаган эше бар дип ничек әйтим? – дип елмайды Мәүлит әфәнде.

МАНДАРИН ДА ҮСТЕРӘ

Урамда салкын кыш булса да, Дөлфия апаларның өендә – җәй. Бөтен җирдә гөлләр, кайсылары чәчәк аткан, әле тәрәзә төбендә мандариннар да пешеп утыра.

– Чәчәк ата тора, җимеше чыга тора, бик рәхәт гөл булды бу мандарин, – дип аңлата әңгәмәдәшем. – Җимешләрен ашап кара әле. Кибеттәге мандаринныкы кебек түгел тәме, әйеме? Монысы әчерәк. Әче булса да, берсен дә чүп чиләгенә салган юк, төпчек малай янына балалар кереп тора, авылдашлар да килгәли – кызыгып, ашап карыйлар, ашагыз, дим үзем дә. Ашый торасың, үсә тора бит ул. Кызганыч, вак кына итеп ап-ак чәчәк аткан чагына туры килмәдегез. Шулкадәр тәмле булып, бөтен өйгә исе тарала, – дип, гөлләре белән таныштыра башлады Дөлфия апа.

Игътибарымны аеруча Хатын кыз бәхете (Женское счастье) дигән гөл җәлеп итте. Күпләр, бу гөлне чәчәк атмый, ди. Ә Дөлфия апаның гөле шау чәчәктә. Хатын-кыз буларак бик бәхетледер шул ул. Ире дә, балалары да бик яраталар үзен. Гаиләләре белән җиләккә, гөмбәгә йөриләр. Мәүлит абый да: «Африкага бар дисәләр, Африкага да чыгып китәм мин Дөлфия белән», – дип шаярта.

– Язмыш кабат кыерсытмады мине. Менә шулай әкрен генә яшәп ятарга язсын. Төшенкелеккә бирелеп утыра алмыйм мин – һәр көнемне файдалы итеп уздырырга тырышам. Башкаларга да киңәшем шул – үзегезне кызганып яшәмәгез. Бер генә туабыз якты дөньяларга!

Айгөл ЗАКИРОВА.

Казан – Мамадыш – Казан.

Комментарии