Сафаҗәй авылында

Бу авыл Түбән Новгород өлкәсендә иң борынгылардан санала – аңа нигез 1451нче елда салынган. Мишәр татарлары аны Сабацы дип атап йөртә, ә ревизия документларында ул Собачий Остров дип язылган, совет чорында исә Красная Горкага әйләнгән. Хәзер матбугатта татарча исеме – Сафаҗәй, халык үзенчә Сабацы дип йөртә. Рәсми документларда Сабачыдан Собачий Островка әйләнсә дә, бу зур татар авылы беркайчан да этләр атавы булмаган, анда мәгърифәтле, иманлы-динле халык яшәгән. Шунысын да әйтергә кирәк, Сабацы – танылган галим, тарихчы Хөсәен Фәезхановның туган авылы, аның кабере дә биредә. Заманында монда 6 мең мишәр татарлары яшәгән, 8 мәчет, Хәбибулла ишанның данлыклы мәдрәсәсе булган.
Бүген без, төбәк тарихчысы Хөсәен Аймалетдинов белән көне буе Сафаҗәй авылында булдык, мәчетләре, зиратлары белән таныштык, дин әһелләре, төбәк тарихчылары белән очраштык. Сафаҗәйдә бүген дә 5 мәчет бар икән, Пильнә районы имам-мөхтәсибе Шамил хәзрәт Сабитов безне мәчетләр һәм тарихи урыннар белән таныштырды. Авылның элеккеге зираты урнашкан тау башына золым корбаннары булган дин әһелләренә истәлек ташы куелган, алар бу төбәктә иллегә якын икән, милләтнең акыл ияләрен максатчан, рәхимсез рәвештә юк иткәннәр...
Төбәк тарихчысы Вафа Камалетдинов исә чын мәгънәсендә Сафаҗәйнең елъязмачысына әйләнгән. Ул ревизия материаллары буенча авыл халкының шәҗәрәсен төзегән, хәзер аны рәткә китереп, бастырып чыгарырга кирәк. Хөсәен Фәезханов төзегән нәсел шәҗәрәсе дә бик әһәмиятле, ул тизрәк халыкка барып ирешсен иде. Бу нисбәттән Вафа әфәндегә төбәк тарихчыларының зур ярдәме кирәк булачак. Ул шулай ук 19нчы гасыр азагында Сыйтдик Якуп тарафыннан язылган Сафаҗәй кариясе тарихының бер өлешен матбугат өчен әзерләгән, аны да аерым китап итеп бастырып чыгару кирәк булачак.
Вафа Камалетдиновның бай архивы белән танышканнан соң, борынгы зиратка киттек. Аңа да инде 1640нчы елда ук нигез салынган, авылда зиратлар да берничә булган. Хөсәен Фәезханов, Хәбибулла хәзрәт, Ситдыйк Якуп каберләрендә рухлары өчен дога кылдык, алар иң авыр елларда да төбәктә ислам динен саклап калган кешеләр, урыннары җәннәттә булсын! Сафаҗәй кариясе тарихын язган Ситдыйк Якупның тууына бу көннәрдә 150 ел тула, рухы шат булсын!
Сафаҗәй авылында бүген меңнән артык кеше яши, урта мәктәптә татар теле укытыла, халык үзара татарча аралаша. Халык бай, мул яши, өйләр хан сарайларын хәтерләтә. Тарихта этләр утравы дип мыскыллы тамгаланган Сабацы-Сафаҗәй бүген бәхет атавын хәтерләтә, киләчәктә дә шулай булып калсын иде!
Язучы, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия БӘЙРӘМОВА,
Түбән Новгород өлкәсе

Комментарии