«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

«АВЫЛ» СТАЖЫНА САНАЛАМЫ?

Авылда 30 ел эшләгәннәрнең пенсиясе артты бит. Мин колхозда – 15, райпода 15 ел эшләдем. Пенсиягә чыгар вакыт җиткәч, колхоз хисапчысына кердем: «Минем стажым колхоздан да, райподан да тулмый, нишлим?» – дип сорадым. «Син райпода колхоз рөхсәте белән эшли дигән белешмә ал да экономистка кертеп бир», – диде. Мине бит кибеткә сарык көткән җиремнән мәҗбүри дигәндәй китереп куйдылар, 7 класс кына белемем бар иде. Пенсиягә чыгар алдыннан хисапчы әйткән белешмәне кертеп бирдем. Ләкин пенсиям барыбер артмады, аның артыннан да йөрмәдем, хәзер миңа 84 яшь инде. Ул белешмә ярамады микәнни?

Гөлсинә ИДРИСОВА

Минзәлә районы, Гөлек авылы

Сорауга Русия Пенсия фондының Минзәлә районындагы идарәсе клиентлар белән эшләү хезмәте җитәкчесе Алсу Ганиева җавап бирде: «2013нче елның 28нче декабрендә кабул ителгән «Иминият пенсияләре турында»гы 400нче Федераль Законның 17нче маддәсе нигезендә, авыл хуҗалыгында кимендә 30 ел эшләгәннәрнең пенсиясенә өстәмә түләү билгеләнде. «Авыл» стажы булып Русия Федерациясе авыл хуҗалыгы оешмаларында игенчелек, терлекчелек һәм балыкчылык өлкәләрендә эшләүчеләрнең еллары санала (һөнәрләрнең һәм вазифаларның тулы исемлеге Русия Хөкүмәтенең 29.11.2018 кабул иткән 1440нчы карарында бирелгән). 1992нче елның 1нче гыйнварына кадәр колхозда, машина-трактор станцияләрендә, колхоз-ара оешмаларда, совхозларда, крестьян (фермер) хуҗалыкларында, авыл хуҗалыгы артельләрендә эшләүчеләрнең, һөнәрләре, белгечлек һәм вазифалары ничек аталуына карамастан, эшләгән еллары шулай ук «авыл» стажына керә. Гөлек кибете караган Күзкәй сельпосы, Күзкәй РТПсы (розничное торговое предприятие), Коноваловка РТПсы авыл хуҗалыгы культуралары җитештерү яки терлекчелек белән шөгыльләнми, ягъни әлеге оешмалар авыл хуҗалыгы оешмалары булып саналмый. Шуңа күрә Гөлсинә апа Идрисованың 15 ел авыл кибетендә эшләве дә «авыл» стажына кермәгән».

ТЕЛЕБЕЗГӘ ИГЪТИБАР АРТСЫН!

2021нче ел Татарстан Республикасында туган телләр елы дип игълан ителде. Киләсе елда газиз туган телебез, гореф-гадәтләребез, киемнәребез турындагы материаллар матбугат үзәгендә булыр дигән фикердә мин. Милли горурлыгыбыз, милли хисләребезнең тагын да артуы, татар баласының татар булып үсүе, тәрбияләнүе, рухи азыкның кирәклеген истән чыгармасак иде. Ислам дине киләчәктә лаеклы дәвам итүче яшьләр кулында булсын. «Безнең гәҗит»тә югарыда саналган мәсьәләләргә кагылышлы эчтәлекле мәкаләләр даими басылып торуы шатландыра. 2021нче елда да газета хезмәткәрләренең милләтебез мәнфәгатьләрен кайгыртып, эчтәлекле кыю мәкаләләр язуына ышанып калам. Яңа ел белән тәбриклим. Исәнлек-саулык телим!

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

ТАНУЧЫЛАР БУЛСА, ХӘБӘР ИТСЕННӘР ИДЕ!

Абыебызның улы югалды. Байтактан инде. Өйдән чыгып киткән иде, шуннан соң беребез белән дә аралашмады. Моңарчы хәбәрләрен ишетә идек. Тукай районында яши, исән, йә көтүче булып эшли, йә каравылда, дип килеп тора иде. Хәзер бөтенләй юкка чыкты. Абыйсы эзли иде, ул да кинәт кенә үлеп китте. Газета укучылар арасында белүчеләр, танучылар булмасмы икән? Тулы исеме – Галиев Искәндәр Миргарифан улы. 1962нче елгы. Тумышы белән Актаныш районыннан. Әтиемнең өч гаиләсе бар иде, бу беренче гаиләдән булган улының – минем олы абыйның малае була. Апасы Дания Актанышның үзендә тора. «Җди меня»га бирдек, атна саен диярлек сорап торам. Юк, апа», – ди. Аптырагач, мин дә сорашып карарга булдым. Табасы килә бит. Белүчеләр булса, миңа шалтыратып хәбәр итсеннәр иде: 8 996-337-39-52.

Флера ЗАКИРОВА,

Чаллы шәһәре

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Игътибар, эпидемия чорында редакциягә килми торуыгыз сорала. Мөмкин булса, телефон аша сөйләшергә, ихтыяҗ туганда гына очрашырга.

Мөрәҗәгатьләрне Фәнзилә МОСТАФИНА кабул итеп алды

Комментарии