Алло «Безнең гәҗит»ме?

Алло «Безнең гәҗит»ме?

«КҮЛМӘКНЕ КАЙДА ТЕКТЕРЕРГӘ?»

Базарда, кибетләрдә мөслимәләр өчен күлмәкләр сатып торалар. Ә үзең тектерергә уйласаң, Казанда кайсы ательега мөрәҗәгать итәргә була? Өлкән яшьтәгеләргә тегәләрме икән?

Резедә ВАФИНА.

Казан шәһәре.

Хәзер күпчелек ательелар теләсә нинди фасондагы киемне тегеп бирергә алына. Нинди күлмәк теләвеңне сурәтләп, рәсемен ясап та бирә аласың – күпчелек тегүчеләр моны хуплый гына. Аларга эше әзрәк кала бит, киемнең рәвешен уйлап азапланмыйлар, тегеп кенә бирәләр. Озынлыгы тубыкка кадәр булган, муены, беләзеккә кадәр җиңе каплаулы мөселман күлмәкләре дә искәрмә түгел. Резедә апа соравы буенча, берничә ательеның адресын күрсәтәбез. Аларның интернеттагы сайтларында: «Төрле яшьтәге мөслимәләр өчен теләсә нинди фасондагы күлмәкләр тегәбез. Клиентның теләге исәпкә алына», – дип язылган.

1.«Таква». Журналистлар урамы, 6. Телефоны: (843) 247-77-22.

2.«Гульчатай». Бауман урамы, 15. Телефоны: (843) 253-35-82.

3. «Фаина». Липатов урамы, 13. Телефоны: (843) 239-27-21.

Үзегез белгән башка ательелар белән дә сөйләшеп карый аласыз, бәлки, сезгә кирәкле күлмәкне алар да тегәдер.

«ДУҢГЫЗ ФЕРМАСЫ КИРӘКМИ!»

Бу дуңгыз фермасы белән нишләргә соң, ә? Әллә «без каршы» дип имзалар җыяргамы? Урыс авылларында калса да ярар иде шунда, барыбер дуңгыз итен үзебездә җитештермәсәләр, чит илдән кертәләр бит. Тик мондый зур комплекслар (сүз Тукай районында төзеләчәк комплекс турында бара. – Авт.) бер дә кирәкми. Аның пычрагы дистә еллар үтсә дә бетә торган түгел. Ничек тә булса каршы торырга кирәк иде бу төзелешкә. Ул Тукай районында үз халкыбыз, үз милләтебез яши бит.

Әкълимә апагыз.

Казан шәһәре.

КАРТЛАР ЙОРТЛАРЫ ТУРЫНДА

2нче декабрь санында чыккан «Өч теләк» дигән хатны укыгач, аны язган абзый кайдагы картлар йортында икән, дигән сорау туды. Безнең район кешесе түгелме икән, дим. Хәзер картларны, кирәкләре беткәч, чыгаралар да ыргыталар шул. Үземә дә 70 яшь инде. Шул хатның авторы элемтәгә чыкса, аны барып күрер идем. Гомумән, республикада ничә картлар йорты бар, алар кайларда урнашкан икән, анысын да язсагыз иде. Бәлки, минем кебек кызыксынучылар тагын булыр.

Кама Тамагыннан бер апа.

Укучыбызның соравын ТР Хезмәт, мәшгуль һәм социаль яклау министрлыгына юлладык. Алар җибәргән җавапта күрсәтелгәнчә, картлар йортлары менә бу районнарда бар: Азнакай (Актүбә ш.т.б.), Актаныш, Алексеевск, Әлки, Арча, Баулы, Буа, Югары Ослан, Сарман (Җәлил бистәсе), Алабуга, Кайбыч, Балык Бистәсе (Корноухо авылы), Лениногорск, Саба (Лесхоз бистәсе), Минзәлә, Мөслим, Чаллы, Яңа Чишмә, Нурлат, Спас (Болгар), Тәтеш, Тукай (Теләнче Тамак авылы), Аксубай (Федоровка бистәсе), Чирмешән, Чистай.

Психоневрология интернатлары аерым, без гадәти өлкәннәр һәм инвалидлар өчен каралган стационар интернатларны гына санадык. Картлар йортының төгәл адресын шул райондагы социаль яклау бүлегенә шалтыратып белешә аласыз.

МЕДАЛЬ КЕМГӘ ТИЕШ?

Редакциягә сорауларын хат итеп язып җибәрүчеләр дә бар. Менә шуларның берсе: «Аеклар медале белән кемнәрне бүләклиләр? Минем, мәсәлән, бер тапкыр да ак һәм кызыл аракыны, тәмәкене авызыма да капканым юк».

Фәһим МИҢНУЛЛИН.

Ютазы районы, Бәйрәкәтамак авылы.

Медальнең тулы атамасы – «Русиядә коры закон кабул ителгәнгә – 100 ел». Халык телендә аеклар медале дип йөртелә. Ул 32 мм диаметрлы түгәрәк рәвешендә, җиздән эшләнелә. Бер ягында коры законны керткән патша Николай II нең сурәте төшерелгән. Медальнең тасмасы ике төстән тора: зәңгәр – аеклык төсе һәм ак – пакьлек төсе.

Шундый истәлек билгесе булдыру тәкъдимен Халыкара аеклар академиясе керткән иде, 2013нче елның 26нчы октябрендә аны кабул итеп тә куйдылар. Бүләкләү нигезләмәсенә күз салсак, анда: «әлеге медаль белән аек яшәү рәвеше булдыруда катнашкан, наркобизнес һәм башка яман гадәтләргә каршы көрәшкә үз өлешен керткән, алкоголь, тәмәке, наркотик җитештерүчеләр һәм таратучылар белән көрәштә кыюлык күрсәткән кешеләр бүләкләнә» диелгән. Бүләкне кемгә бирүне Халыкара аеклар академиясе президиумы әгъзалары тавыш бирү юлы белән хәл итә. Үзен әлеге медальгә лаек дип табучылар, mayurov3@gmail.com электрон адресына гариза юлларга тиеш. Анда, үзең турында гомуми мәгълүматтан тыш, «Син халыкны айныту өчен нәрсә эшләдең?» дигән сорауга да җавап бирергә кирәк. Медальгә лаек булучылар исемлегендә танылган җәмәгать эшлеклеләре, табиблар һәм башка белгечләр бар. Фәһим абый, әгәр сез дә алардан бер дә ким түгел һәм үзегезне бу медальгә лаек, дип саныйсыз икән, гариза юллап карый аласыз. Ятып калганчы, атып кал, диләр бит.

СӨЛЕК БЕЛӘН КАЙДА ДӘВАЛЫЙЛАР?

Шул ук Фәһим абыйның тагын бер соравы бар: «Гирудотерапия белән кайда дәвалыйлар?»

Без гирудотерапия, ягъни сөлек белән дәвалауны «Казан клиникасы», «Основа здоровья» дәвалау-диагностика үзәкләрендә бар, дип язган идек инде. Гомумән, хәзер сөлек салу бик киң таралган. Аны күпчелек дәүләт медицина учреждениеләрендә һәм шәхси клиникаларда кулланалар. Фәридә Шәкурова исемле белгеч, исә, моның белән махсус шөгыльләнә. Аның Казандагы телефоннары 2794254, 2660119, 89520360119. Һәрберсенә шалтыратып белешергә кирәк. Бер сөлекне салу бәясе 170-300 сум тирәсендә тирбәлә, тулаем хезмәт күрсәтүне 600 сумга табарга була.

«ВАМИН» БЕЛӘН БУЛЫШМАГЫЗ»

Казаннан Кадрия апа Таһирова шалтыратып, Рәмис Латыйповка әйтәсе килгән сүзен җиткерде. Хәтерегездә булса, газетабызда (№47, 25нче ноябрь, 2015) Рәмис Латыйповның: «Татарстан авыл хуҗалыгы музее нинди булыр?» исемле язмасы басылган иде. «Рәмискә киңәшем шул: «Вамин» белән булышмасын инде. Аның бурычы күп бит. Депутат акчасы белән генә түләп бетерерлек түгел. Кая ул «мескен»нең түләргә акчасы булсын инде. Юкса Рәмиснең минем көнгә калуы ихтимал», – дип ярымшаяру рәвешендәге фикерен әйтте Кадрия апа. Тик үзенең нинди көнгә калганлыгын гына аңлатмады.

«КЛУБЫ БАР, КЕШЕСЕ ЮК»

6нчы ноябрь көнне безнең авыл клубына концерт белән Гүзәл Җәләлова килде. Бик яраттык, бик матур җырлады. Кызганыч, кеше генә әзрәк иде. Кеше әз булганга без, килгән халык, оялып утырдык. Клубыбыз бик матур, тик халык кына йөрми. Гүзәлгә бик зур рәхмәт. Үзе дә матур, җырлавы да. Иҗатында уңышлар телибез. Аны оештырып алып килгән үзебезнең авыл егете Фаил Нигъмәтҗановка да рәхмәт. Концертны алып баручының авызына гына карап утырдык, биючесе дә шундый матур биеде. Алкышлый-алкышлый, кулларыбыз арып бетте.

Зөлфия АБДУЛЛИНА.

Биектау районы, Шәпше авылы.

Хөрмәтле укучыларыбыз, әгәр шалтыратуыгызга бүген җавап булмаса, аны игътибарга алмадык, дип уйламагыз. Һәр гозер буенча эш бара. Чәршәмбе көннәрендә иртәнге 10нан 13 сәгатькә кадәр сездән шалтыратулар көтеп калабыз.

Фәнзилә МОСТАФИНА.

Комментарии