- 15.11.2023
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2023, №45 (15 ноябрь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
ТУЛЫСЫНЧА КАЙТАРЫРГА ТИЕШМЕ?
Узган атнаның сишәмбесендә Алабугадан «Синий трактор» дигән спектакльгә билет алган идек. Анда бара алмау сәбәпле, чәршәмбе көнне билетларны кире илтә бардым. Билет өчен түләнгән акча 100 процент кайтарылмый, диделәр. Спектакль әле шимбә генә була, 4 көн алдан билетларны илттем. Нигә акчаны тулысынча кайтармыйлар икән?
Зөлфирә ГАЙНАТУЛЛИНА,
Алабуга шәһәре
Билет акчасын кире кайтаруны сорап билет сатып алынган учреждениегә гариза язарга кирәк. Моның өчен паспорт, электрон гариза тапшырганда паспортның күчерелмәсе, электрон касса чегын беркетү сорала. Юристлар аңлатуынча, спектакльгә ун көн кала гариза тапшырсагыз, билет бәясен тулысынча кайтарырга тиешләр. Әгәр 4-5 көн алдан мөрәҗәгать итсәң, бәянең 50 процентын, 3 көн алдан гариза тапшырсаң, бары 30 проценттан азрак сумманы гына кайтарып булачак. Акча кайтаруны өч көннән дә соңрак сорасагыз, сезгә каршы килергә дә хокуклары бар. Ә менә спектакльгә барырга тиешле кеше авырып, йә үлеп киткән очракта, чара буласы көнне мөрәҗәгать итсәң дә акчаны кайтарырга тиешләр. Моның өчен гаризага үлү турындагы таныклык, йә авырганны раслый торган медицина белешмәсе кирәк булачак.
БЕЗНЕКЕЛӘР БУЛДЫРА!
3нче ноябрьдә «Яңалыклар»да Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Хәсәновны карап утырдым. Аның наркотиклар белән тоткарлануы турында газетада да басылган иде. Телевизордан да карап утырдым. Баласының туена килгәнмени: күңеле шат, нишләргә белми сөенгән кебек. Сөенерлек тә шул! Берәр хәерче баласы булса, утыртып куярлар иде, ә менә аны шартлы срок белән канәгатьләндереп куйдылар. Дүрт баласы бар, имеш. Ул балалары барын башта ук белмәдеме икәнни? Менә бездә закон йомшаклыгы! Без, бәндәләр, депутатларны сайлап куябыз, ә алар менә... кемгә ышанырга кирәк хәзер? Бер капчык акча түләп, хөкүмәт машинасында йөриләр, бернинди бурыч түләмиләр, урласалар – судта да җиңәләр. Без шуларны сайлап ятабыз. Эт этне ашамый диләр, дөрес икән.
Мөҗаһидан МОРТАЗИН,
Мөслим районы, Исәнсеф авылы
ТАТАРГА НӘРСӘ КАРАРГА?
Дөнья хәлләрен белим дип, телевизорны кабызуың була – ә анда хоккей. Башка канал юкмы икәнни соң? Яңалыклар тыңлыйм, татарча тапшырулар карыйм дип, телевизор алдына килеп утырасың, ә анда хоккей куялар. Татарны мыскыл итү түгелме соң бу? Татарның болай да шул бер каналы бар бит инде, аны да хоккейга саталар. Бер канал карарга җай юк.
85 яшьлек карчык,
Азнакай районы
***
Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан-туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.
Мөрәҗәгатьләрне Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА кабул итеп алды
Комментарии