- 15.11.2016
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2016, №46 (16 ноябрь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
АЛДАП ҖАВАП БИРГӘН БИТ!
«Авылыбызда фельдшер юк», – дип, бер шалтыраткан идем инде мин сезгә. Районыбыз больницасы баш табибының халыкны медицина ярдәме белән тәэмин итү буенча урынбасары Рөстәм Мөгътәзәров: «Гөлнур исемле кыз көн саен «скорый» белән барып, анда ярты ставкасын эшләп кайта», – дип җавап биргән булган. («Алло Безнең гәҗитме?» № 44, 26 октябрь, 2016 ел). Ул кызның моңарчы беркайчан да килгәне булмады бит, беренче мәртәбә 1нче ноябрьдә килде ул безгә! Ник алай алдашып җавап биргән бу урынбасар? Авыл халкын бик борчый бу ялган. Аннан соң медпунктларында җылыту системасы эшләми – утыра торган түгел, салкын!
Дамир ХӘБИБУЛЛИН,
Актаныш районы, Чирү авылы
Укучыбызның «тоткан ялганы» буенча, Рөстәм Мөгътәзәровка тагын шалтыраттык.
Мин аны алдамадым, Гөлнур исемле ул кыз моңа кадәр укуда булды. Без аны Чирүгә эшкә җибәрәбез дип алдан ук планлаштырган идек. Укудан кайтты да, шунда ук эшкә дә чыкты. Алдау дигән әйбер булмады монда, абсолютно. Ә медпункттагы салкынлык турында беләбез. Анда җылыту системасының элементлары сафтан чыккан иде, төзәтербез.
– Кайчанрак булыр икән соң?
– Анысын менә вәгъдә итә алмыйм, алдый алмыйм анысын…
Әлеге уңайдан урынбасар, «минем сүзләргә генә ышанмасагыз, Гөлнурның үзеннән дә шалтыратып сорый аласыз», – дип, фельдшерның телефон номерын бирде.
– «Как раз» Дамир абыйга укол ясарга барып ятышым. Минем төп эшем бар – ашыгыч ярдәмдә эшлим, ә Чирүдәге медпункт – минем өстәмә эш урыны булып тора. Монда эшкә килүче кешеләр булмау аркасында, баш табиб сораганга гына килдем мин өстәмә эшкә. Беренче сентябрьдән 31нче октябрьгә кадәр укуда булдым. Укуым төгәлләнгәч, икенче көнне үк эшкә чыктым, – дип аңлатты безгә Гөлнур ханым.
САЛЫМНЫ МИН ТҮЛИММЕ?
Мин 1939нчы елда туганмын. 2001нче елда, әни үлгәч, өйне үзебезнең Әсәнбаш колхозына саткан идем. 2011нче елга кадәр йорт өчен салымны колхоз үзе түләп барган. Быел октябрь аенда исә, биш еллык итеп, өй өчен пенсиядән 1662 сум 10 тиен салым тотып калганнар. Колхоз файдаланган йорт өчен акчаны мин түләргә тиеш микән?
ЛЮЦИЯ ГАБДЕЛХӘЕВА,
Кукмара районы, Әсән-Елга авылы
Әлеге уңайдан Саба районара салым инспекциясенең камераль тикшерүләр бүлеге җитәкчесе Эльвира Миңнемөхәммәт кызы Фазлыева белән элемтәгә кердек. Җитәкче үзенең ярдәмчеллеге һәм һәрнәрсәне җентекләп аңлатуы белән хөрмәт уятты:
– Саткан вакытында, бу апа йортын рәсмиләштерү палатасы аша уздырмагандыр, шуңа күрә салымнар һаман да аның исеменә килә. Ләкин икенче яктан карасак, бу апа – пенсионер. Ә пенсионерларга йорт салымына ташлама каралган. Шулай булгач, монда йорт салымы түгел, шул йорт астындагы җир салымы турында сүз барадыр. Минем бу эшне шәхсән үземнең тулысынча карап, тикшереп чыгасым килә: ташламалар каралган микән бу апага, җир кем исемендә – барысын да ачыкларга кирәк. Минем белән элемтәгә керсен иде, барысын да ачыклап бетерербез һәм бөтен сорауларына да җавап табарга тырышырбыз, – диде ул. Җитәкче белән 88436225137 номеры аша элемтәгә керә аласыз.
СӨТ БИЗЕНӘ ПРОТЕЗ БИРМИЛӘР
Мин өченче төркем инвалид, күп еллар элек операция белән күкрәгемне алдылар. Шуның өчен юллама аркылы протез бирәләр иде. Быел февраль аенда ук алырга тиеш булсам да, әлегә кадәр бирмиләр. Шалтыратып сорагач: «Дәүләт белән контракт төземәдек әле», – дип аңлаталар. Төзи алмыйлармы алар ул контрактны, әллә гарипләрнең протезларында акча экономияләргә тырышалармы – белмәссең…
Зәкия ХАТБУЛЛИНА,
Әгерҗе шәһәре
Сезнең соравыгыз белән Казан шәһәрендәге социаль иминиятләштерү фондына шалтыраттык. Фондның белгече – Рәмзия Шамил кызы Садыкова түбәндәге җавапны бирде:
– Күптән түгел, ягъни октябрь ае ахырында яңа контракт төзелде, исемлеккә Зәкия ханым да кергән. Аңа хәзер фондның Алабуга шәһәрендә урнашкан 13нче филиалына барып, юллама алырга һәм якын арада Казанга килергә кирәк – протезын килеп алырга мөмкин. Бәлки, протезларны районга да җибәрәләрдер, шуңа күрә башта 88555779042 телефонына шалтыратып, белгечләр белән сөйләшеп бетерсен иде. Протезларны яңа елга кадәр алып калырга кирәк булачак.
СУЛЫ ИТКӘНГӘ РӘХМӘТ!
Безнең авыл бик кечкенә: 14 хуҗалыклы гына. Анда 49 кеше яшибез, бөтенебез пенсионер. Кечкенә авыл булсак та, авылга су керттеләр. Моның турында Илнур Хәбибуллин дигән кеше күп тапкырлар вәгъдә биргән иде инде, сүзендә торды. Чишмәдән 250 метр озынлыктагы торба сузып, шуны биш метр тирәнлеккә урнаштырды. Файдасы тиде: суы эчәргә ярамаса да, малларга эчертергә, мунча керергә, кер юарга бик ярый. Элек чишмәдән шешәләп су ташый идек, хәзер су үзебездә бар. Бу кеше безне сулы итте, аңа рәхмәтебез зур!
Габдрахман СӨЛӘЙМАНОВ,
Саба районы, Чәбки-Саба авылы
АРА ЕРАК БУЛСА ДА…
«Безнең гәҗит»кә рәхмәтләрем бик зур. Кайсыгызга гына мөрәҗәгать итсәм дә, тыңлап, сорауларыма җавап бирәсез. Сезнең аша күпме файдалы киңәшләр алам, сорауларыма җавап табам. Арабыз ерак булса да, һәммәгезне якында гына кебек хис итәм. Күршеләргә кереп тә мактап чыгам мин сезне. Булганыгыз өчен зур рәхмәт! Сездән башка яши алмыйм мин…
Зөлфирә ГАЙНАТУЛЛИНА,
Алабуга шәһәре
ДЗЕРЖИНСКИЙ УРАМЫ КИРӘКМИ
Феликс Дзержинский ул кем? Ул 1917-1923нче елларда бөтен Русиянең гадәттән тыш комиссиясе рәисе. 1926нчы елга кадәр (үлгәнче) НКВДның сәяси дәүләт идарәсе башлыгы. Аның актив булышлыгы, инициативасы белән күп кешенең гомере өзелгән. Мәскәүдә аның исемендәге мәйданны Лубянскаяга үзгәрттеләр. 90нчы елларда аңа атап куелган һәйкәлне дә мәйданнан алып аттылар. Ә менә Казанда бер урам бүгенге көнгә кадәр аның исемен йөртә.
Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ
Казан шәһәре
Укучыларыбыз белән турыдан туры элемтә вакытында әнә шундый сораулар кабул итеп алдык. Һәр атнаның чәршәмбесендә иртәнге сәгать 10нан 13 сәгатькә кадәр сезнең белән (843) 272-42-17 номеры аша аралашабыз. Сорауларыгыз, кызыклы тәкъдимнәрегез һәм темаларыгыз булса, безнең белән элемтәгә керегез. Бер генә шалтыратуны да игътибарсыз калдырмабыз.
Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии