Укытучы – бөек кеше ул!

Ихтирам зур барлык хезмәткә дә,

Барлык хезмәт җирдә хөрмәтле.

Бар хезмәттән җирдә кадерлерәк –

Укытучының тырыш хезмәте.

Дан җырлыйм мин бүген башым иеп,

Барлык укытучылар каршына.

Ап-ак чәчле укытучы тора

Һәр кешенең тормыш башында.

Үз баласы кебек якын итеп,

Бик тырышып белем бирүче,

Олы юлга безгә күпер салган

Бөек кеше ул – укытучы!

Ирек ИСМӘГЫЙЛЕВ 

Бу язмам Әтнә районы Күлле Киме урта мәктәбендә бөтен гомерен татар теле һәм әдәбиятын укытуга багышлаган, Русиянең мәгариф отличнигы, методист укытучы, хөрмәтле хезмәт ветераны Шәмсиева Луиза Әһли кызы турында. Луиза апа тумышы белән Күлле Киме авылыннан. 1958нче елда институт тәмамлаганнан бирле Күлле Киме мәктәбендә укытты. Әнисе Хәтимә апа да укытучы була. Ул әнисе юлын дәвам итә. 62 ел ару-талуны белми эшләп, район мәгариф системасын үстерүгә үзеннән бәяләп бетермәслек зур өлеш кертә.

Шагыйрь Сибгать Хәкимнең туган авылы Күлле Кимедә музее ачылып, бүген дә эшләп килә. Кырык елдан артык Луиза Әһли кызы музей җитәкчесе булды. Оештыручысы, башлап йөрүчесе дә ул. Узган ел, 86 яшенә аяк баскач кына бу эшеннән китте. Аның хисапсыз бик күп Мактау грамоталары, рәхмәт хатлары, дипломнары бар. Татарстан Президенты да аның хезмәтен бәяләп, Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Әтнә районының күп санлы ветераннары – пенсионерлары арасында ул иң хөрмәтлесе, кадерлесе.

Хәзер шушы мәктәптә укыган елларымны искә алып, язып үтәм.

Җәйге каникуллардан соң, 1962нче елның 1нче сентябрендә Арча районы (хәзерге Әтнә) Иске Җогып авылыннан дүрт малай Күлле Киме урта мәктәбенең тугызынчы классына укырга килдек. Тугызынчылар «А» һәм «Б» классына бүленеп, дүртебез дә «Б» классында укыдык. Яңа мәктәп, яңа укытучылар, яңа классташлар...

Кыңгырау шалтырады. 9 «Б» дип язылган класс бүлмәсенә кереп, парталар артына утырдык. Алдыбызга көләч йөзле, төз, нәфис буйлы, мөлаем һәм сөйкемле бер апа кереп басты. Бу – класс җитәкчебез Луиза Шәмсиева иде. Без аны дәррәү басып каршыладык. Беренче көн, беренче очрашу бик тәэсирле булды. Ул безне беренче көннән үк үзенә караттыра, яраттыра алды. Татар телен һәм әдәбиятын укытты. Аның дәресләрен һәр көнне көтеп алдык. Сәнгатьле сөйләме, интонациясе белән без үтәчәк әсәрнең эченә алып кереп китә. Әйтерсең шул геройлар белән бергә яшибез. Бик күп өстәмә чыганактан файдаланып, дәресен кызыклырак, җанлырак, мавыктыргычрак итәргә тырышты. Бездә татар теленә карата кызыксыну, хөрмәт уятты.

Без өйләргә атнага бер генә – ял көнендә генә кайтып, интернатта торып укыганга, дәрестән соң да күп вакытыбыз мәктәптә үтә иде. Ул иренмәде: әдәби түгәрәкләр, төрле кичәләр, викториналар, язучылар белән очрашулар оештырды. Татар телен бозмыйча дөрес итеп сөйләшергә, сөйләм телебезне камилләштерергә булышты. Спектакль һәм концертлар өйрәнеп, күрше авыл клубларында да куйдык. Илдар Юзиевның «Янар чәчәк» спектаклендәге сүзләрне 56 ел үтсә дә хәтерлим әле. Унынчыны тәмамлаган елны өлкән класслар арасында беренче урынны алдык. Бүләгебез шул булды: теплоход белән Алабуга шәһәренә культпоходка бардык. Болар бар да Луиза апаның тырышлыгы инде.

Луиза апада укуның тәэсиредер дип уйлыйм, әле дә мәдәни чараларда катнашам һәм оештырам, мәкаләләр язгалыйм, Яңа Кенәр авылында ветераннар советы рәисе вазифасын башкарам.

Күлле Киме урта мәктәбен 1965нче елда тәмамладык. Өлгергәнгә аттестат белән бергә тракторчы-машинист таныклыгы белән чыгардылар. Ул таныклыклар тормышта кирәк булмады. 39 ел бухгалтер булып эшләп, 63 яшемдә пенсиягә чыктым.

1991нче елдан башлап, 1нче октябрь – өлкәннәрне искә алу көне итеп билгеләнә. 1нче октябрьдән 10нчы октябрьгә кадәр өлкәннәр ункөнлеге. Бу көннәрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр оештырыла. 5нче октябрь – Укытучылар көне, аларның һөнәри бәйрәмнәре.

Яраткан хөрмәтле укытучым Луиза апа, сезне ихлас күңелемнән котлыйм. Сезгә имин тормыш, бәхетле картлык, күңел тынычлыгы, саулык-сәламәтлек телим.

Яңа Кенәр ветераннары советы рәисе Габделбәр САБИРОВ,

Арча районы, Яңа Кенәр авылы

Комментарии