- 15.10.2019
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2019, №41 (16 октябрь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
ЧАКЫРУЧЫ ДА ЮК
Без гомер буе почтада эшләп, пенсиягә чыктык. Хәзер безнең Сарман почтасын бетерделәр дә, Зәйгә куштылар. Иң авыр елларда почтада эшләп, бүген лаеклы ялда булган почта хезмәткәрләрен бар дип тә белмиләр! Бәйрәмнәрдә безне чакыру да юк, бүләк тә юк. Котлап, бер каты кәгазь җибәргәннәр. Без аны умырып кына аттык… Ә Сарманда почта булганда, 1нче октябрьдә чәйгә чакыралар, җыелышып сөйләшеп утыра торган идек. Җиңү бәйрәмендә тыл ветераннарын чакырып, бүләкләр биреп җибәрәләр иде. Зәйгә күчкәннән бирле бернәрсә дә юк. Сорагач, акча юк, диләр икән. Мәскәүдәге хуҗаларның миллиардлар урлаганына без гаеплемени? Нүжәли безгә бер тиен дә акча юк инде? Бөтен район пенсионерлары исеменнән әйтәм мин моны, үзара сөйләшеп торабыз. Безнең күбебез тыл ветераны, хезмәт ветераны. Инде хәзер әкренләп бетеп барабыз. Менә быел гына өч ветераныбыз үлеп китте. Эш акчада да, бүләктә дә түгел бит. Безгә шул очрашып утырулар кадерле. Бер очрашу үзе бер гомер ләбаса.
Луфия ТАҖИЕВА,
Сарман районы
БЕЗ НИЧӘНЧЕ УРЫНДА?
Сүзем мең дә бер сөйләнә торган сугыш чоры балалары турында. Безнең республика җитәкчеләре федераль күләмдә үткәрелә торган чараларда, эшләрдә Татарстан беренче өчлектә, һич булмаса беренче бишлектә дип хисап тоталар, без дә шуңа шатланабыз. Татарстан һәрбер эштә алда бара. Ә менә сугыш чоры балаларына ярдәм буенча без Русия төбәкләре арасында ничәнче урынны алып торабыз икән? Бу мәсьәләне кабат күтәрүнең мәгънәсе дә юктыр инде. Алар аны беләләр, торалар да «федераль законы юк» диләр. Ә башка өлкәләргә закон бар микән? Мәскәүдән кушмасалар, үзләре белеп селкенә алмыйлар микәнни безнекеләр? Сугыш чоры балаларына ярдәм итәргә акча юк, диләр. Аларның акчалары бар. Сайлау алдыннан праймериз дигән нәрсә үткәрделәр. Дөресен генә әйткәндә, бу бит инде мәчеле-тычканлы уйнау кебек. Фәлән миллион түгеп, аны үткәреп торасы да юк, барыбер үз кешеләрен генә үткәрәләр бит инде сайлауда.
Галия АРЫСЛАНОВА,
Казан шәһәре
Редакциядән. Галия апа, сезнең «Сугыш чоры балаларына ярдәм буенча Татарстан ничәнче урында?» дигән соравыгызга төгәл җавап тапмадык. Андый статистика юктыр да ул. Шуны гына әйтә алабыз: Русиянең 85 төбәгеннән нибары 18ендә генә сугыш чоры балаларына ярдәм күрсәтелә. Бу исемлектә Татарстан да, Мәскәү дә юк. Үзегез дә беләсез, сугыш чоры балаларына федераль күләмдә ярдәм юк. Аның «сугыш чоры баласы» дигән категориясе дә юк бит законда. Шуңа күрә һәр төбәк нинди ярдәм күрсәтәсен үзе хәл итә. Мәсәлән, Амур өлкәсендә сугыш чоры балаларына ай саен 600 сум түлиләр, Белгород өлкәсендә – 500 сум. Самара өлкәсендә айлык түләү юк, протез тешләр куйдырганда, ташлама ясала. Пензада «сугыш чоры баласы» дигән аерым категория юк, ләкин 1927-1945нче елларда туганнарга коммуналь түләүләргә ташламалар каралган. Бүгенгә Русиядә 13 миллионлап сугыш чоры баласы бар дип исәпләнә.
БӘЙРӘМ УҢАЕННАН ЧӘЙГӘ ДӘШТЕЛӘР
Шимбә көнне бер иптәш: «Әйдәле, мине ярминкәгә алып бар әле», – дип шалтыратты. Бардык. Бу ярминкә Ленинград урамындагы «Бәхетле» кибете янында. Килеп керүгә, үзен Хәлим дип таныштырган бер әфәнде: «Әйдәгез, әйдә, түрдән узыгыз», – дип, өстәл янына дәште. Өлкәннәр көне хөрмәтенә чәй өстәле әзерләгәннәр икән. Ике метр чамасы озынлыктагы өстәлдә яше дә, олысы да бар иде. Өч-дүрт төрле кайнатма, тәм-том куйганнар. Шулай итеп сыйладылар. Питрәч районы хакимияте оештырган икән моны. Шулай күңелне күргәннәре өчен рәхмәт!
Нәкыйп ГАБДЕЛБӘР,
Казан шәһәре
ҖИТӘКЧЕЛӘР ИШЕТСЕННӘР ИДЕ
Якташым, Татарстан халкының мәшһүр көйязары Сара Садыйкованың тууына быел 11нче ноябрьдә 113 ел була. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 1997нче елның 13нче мартындагы Карары нигезендә, Юнысовлар мәйданында аңа һәйкәл куелырга тиеш иде. Казан шәһәре җитәкчеләре бу эшне һаман сузалар…
Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,
Казан шәһәре
12нче октябрьдә кайгылы хәбәр килеп иреште. Озакка сузылган авырудан соң, күренекле татар сынчысы, Татарстанның халык рәссамы, Тукай премиясе иясе – Сара Садыйкова һәйкәле авторы Рада Нигъмәтуллина вафат булган. Аңа 88 яшь иде.
ЮЛ АКЧАСЫН КЕМ БЕТЕРГӘН?
Безнең авылда әби-бабайлар «кайсы депутатның башы шуның хәтле эшли икән?» дип аптырыйлар. Пенсиядәге әби-бабайларның юл акчасын нәрсәгә дип бетерделәр инде? Бигрәк «күп» иде шул – 400 сум тирәсе. Элек тә инвалидларга юк иде инде ул. Ә аларга бигрәк тә күп йөрелә бит әле ул. Хәзер торак йортың 40 квадрат метрдан артса, бер пенсионерга да түләмиләр ди. Бигрәк тә башы эшләгән бу депутатның! Өйнең нәрсә катнашы бар икән ул юл акчасына?! Без барасы ике метр җирне дә сатып акчага әйләндерсен бу депутатлар алай булгач.
Тәскирә ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА,
Мамадыш районы, Козгынчы авылы
Ачыклык кертү өчен, Мамадыш районының социаль яклау бүлегенә шалтыраттык. «Бу елның 1нче апреленнән Татарстан Республикасының «Республика халкына адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында»гы Законына үзгәрешләр кертелде. Аның нигезендә, әгәр кеше җитеш тормышта яши дип табыла икән, аңа пособие билгеләнми. Бу кагыйдә юл акчасына гына түгел, әйтик, бала пособиесенә дә карый. Без пособие билгеләр өчен мәҗбүри рәвештә Росреестрга сорау юлларга тиеш. Әгәр кешенең милке бар икән, программа автоматик рәвештә аңа пособие бирми. Без бернәрсә дә эшләтә алмыйбыз», – дип җавап бирделәр. Сүз 2018нче елның 20нче декабрендә кабул ителгән 107нче закон турында бара. Хәтерләсәгез, без әле күптән түгел генә бу хакта язган да идек («Акыл белән аңлап булмый торган илнең мәзәк законнары», №39, 2 октябрь, 2019). Бер укучыбыз шушы закон буенча җитеш яши дип табылган да санаторийгә юллама ала алмый булып чыкты. Исегезгә төшерәбез: әлеге законга кертелгән үзгәрешләр буенча, ялгыз кеше башына – 40 кв метрдан зуррак, гаиләнең бер әгъзасына 23 кв метрдан зуррак торак туры килсә, шулай ук торак булып саналмаган биналарың, 0,2 гектардан (20 сутый) күбрәк җирең, транспортың (бер генә җиңел автомобиль булса – саналмый, икәү булса – санала) булса, син милек белән тәэмин ителгән дип саналасың. Андый кешегә юл акчасы да түләнми булып чыга.
***
Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз, сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне кабул итеп алабыз. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.
Мөрәҗәгатьләрне Фәнзилә МОСТАФИНА кабул итеп алды

Комментарии