«Алтын Урда» фильмы: монысында татарлар ничек итеп күрсәтелер?

«Алтын Урда» фильмы: монысында татарлар ничек итеп күрсәтелер?

Барлыкка килгәндә «Алтын мөнбәр» дигән матур исеме булган, хәзер инде Казан халыкара мөселман киносы фестивале дип кенә атала торган фестивальнең 13нчесе дә үтеп китте. Быелгы фестивальдән: «Безнең Татарстан бик юмарт ул, республикада яшәмәүчеләр өчен – аеруча да», – дигән фикер белән кайтылды әле.

Мөселман кинофестивале менә инде унөченче тапкыр гел бер үк вакытта – 5нче сентябрьдән 11енә кадәр үтә. Шушы вакыт эчендә фестивальнең үз тамашачысы да барлыкка килергә өлгерде. Алар кино бәйрәменең башлануын көтеп кенә тора. Тормый ни, фестиваль кысаларында фильмнарның күпчелеге бушлай күрсәтелә, Казанга күп кенә танылган шәхесләр дә килә, өстәвенә, яңа фильмнар да тәкъдим ителә бит. Быелгы фестивальдә дә яңа фильм тәкъдим ителде – мәскәүлеләр төшергән «Алтын Урда» сериалы ул.

Сериалның трейлерын карарга дип залга кереп утырган халыкның күзендә бер сорау ачык шәйләнә иде: «Тагын нәрсә тоҗырдылар икән?». Урынлы сорау бу, чөнки 2012нче елда Алтын Урда турында бер фильм төшереп күрсәттеләр инде безгә. Анысы «Алтын»сыз гына, «Урда» дип кенә атала иде (режиссеры – Андрей Прошкин). Карагач, татар булуыңнан ояла башлый торган фильм иде ул. Ник дигәндә, анда татарлар иң пычрак, иң ерткыч, хиссез, кыргый җан ияләре итеп күрсәтелгән иде. Һәм шушы әсәр, «тарихи фильм» дигән тамга белән, Русия, шул исәптән Татарстан кинотеатрларында да күрсәтелде дә әле. Жанры «әкият» дип күрсәтелсә, уйдырма фильм бүтәнчә кабул ителер иде, бәлки. Тик юк бит, төшерүчеләр үзләре үк «тарихи» дип тамга сукты. Шулай итеп, тарихны бозып күрсәтә торган чираттагы фильм барлыкка килде…

Ә «Алтын Урда» белән башкачарак хәл. Әле 2015нче елда ук, фильм төшерелә башлый икән, дигән беренче хәбәрләр пәйда булуга, төшерүчеләр: «Бу тарихи фильм булмый, америкалыларның «Игра престолов» һәм төрекләрнең «Великолепный век» кебек фантазия жанрындагы сериал булачак», – дип әйтеп куйды. «Тагын тарих турында төшерәләр, тагын ялганлап төшерерләр микән?» – дип көйсезләнә башлаучыларның авызына шул рәвешле имезлек каптырып куйдылар.

Һәм менә быелгы фестивальдә 16 серияле «Алтын Урда»ның трейлеры күрсәтелде. Берничә минутлык трейлердан аңлашылмады әле: татарлар фильмда ничек итеп сурәтләнгәндер. Тик фильмның продюсеры Рубен Дишдишян кат-кат әйтте инде: «Татарларны – начар, урысларны яхшы итеп күрсәтү максаты юк иде. Без берәүне дә алай яхшыга-яманга аермадык. Бу фильм – әкият, уйдырма, мәхәббәт тарихына корылган әдәби әсәр, һич кенә дә тарихи түгел». Хуш, киләсе елның язын көтеп карыйк – сериал шул вакытта «Беренче канал» эфирына чыгачак, диделәр.

Фильмның бюджеты 400 миллион сум – 2015нче елда төшерүчеләр менә шундый белдерү белән чыкканнар иде. Нәтиҗәдә күпме акча тотылгандыр – анысын әйтмәделәр. Әлегә монтаж эшләре бара, анысы шулай ук чыгымлы эш. Бәлки, бөтен эшләр дә беткәч, билгеле бер сумманы яңгыратырлар да әле.

Менә шушы урында Татарстанның юмартлыгы турында әйтми калып булмый. Республиканың «Ак Барс» банкы фильмны төшерүгә акчалата ярдәм күрсәткән икән. Нинди сумма турында сүз бара, дигәч, «коммерция сере» дигән булып, серле генә елмаештылар. Продюсер Рубен Дишдишян гына: «Күп бирмәде», – дип куйды. Аның «күп түгел» дигәне, бәлки, кино өлкәсе өчен күп тә түгелдер, ә башка өлкәләр өчен ярыйсы гына булган булыр иде. Хәер, хәзер тотылган акчаны бүлеп утырудан мәгънә юк инде. Ә төп сумманы «Беренче канал» биргән – чөнки фильм әлеге канал заказы буенча төшерелгән. Продюсер тагын: «Беренче канал» акчаны без көткәннән әзрәк бирде», – дип куйды.

Һаман да шул 2015нче елга әйләнеп кайтсак, төшерү командасы вәкилләре: «Фильмның 70 проценты Татарстанда төшереләчәк», – дигән иде. Без инде, беркатлылар, чып-чын кино төшерүчеләр килә икән, дип дүрт күз белән көтә дә башлаган идек. Актерларның да күпчелеге татарлар булачак, дип кызыксындырып куйдылар. Дөрес, Ирина Шейк (Шәйхелисламова, супермодель), Рената Литвинова кебекләрнең татарлыгы да ташка үлчим генә инде. Алардан кала Чулпан Хамматова, Марат Бәшәров та катнашыр диелгән иде. Аларның татарлыгы күбрәк ичмасам, Бәшәров хет юк-юкта: «Мин – татар!» – дип әйткәли. Нәтиҗәдә, фильмда Татарстанда төшерелгән бер генә кадр да юк. Актерлардан да бер Камал театры актрисасы Нәфисә Хәйруллина гына катнашкан. Дөрес, белеме буенча актер булмаса да, тагын бер якташыбыз – Татарстанның атказанган артисты, «Голос» тапшыруы финалисты Эльмира Кәлимуллина төп рольләрнең берсен башкарган. «Сездән тагын Рамил Сабитов та бар бит әле», – диде продюсер Рубен Дишдишян, татарлар катнашмадымыни, дигән сорауга үпкәләгән кыяфәт чыгарып. Монысы Чаллы егете, бүген Мәскәүдә яши. Сүз уңаеннан, Эльмира Кәлимуллина әйтүенчә, фильмда алар Рамил белән (ул ханны уйный) татарча сөйләшкәннәр. Калган төп рольләрне, трейлердан күренгәнчә, казах актерлары уйный. «Режиссер үзенчә күрә бит, ул фильмында менә шундый йөзле актерларны күргән, димәк», – дип аңлатырга тырышты Эльмира Кәлимуллина.

Татарстанда төшермәүләрен дә аңлатты «Алтын Урда» авторлары. Анысы да әлеге дә баягы акчага барып төртелә икән. «Төшерү өчен кирәк булган бөтен әйбер Кырымда тупланган иде, аларны Казанга китертү – бик чыгымлы эш. Ә акча әз иде. Шуңа күрә Кырымда гына төшерергә булдык», – дип сөйләде Рубен Дишдишян җыелган халыкка. Һәм өстәп тә куйды: фильм уңыш казанып, икенче өлешен дә төшерергә алынсалар, анысы «әбизәтелне» Татарстанда төшереләчәк, имеш. Республиканың тагын берәр оешмасы акча да биреп куйса әле…

«Алтын Урда»ны төшерүчеләрнең сүзләре татлы, сериалның трейлеры сыйфатлы, үзе нинди булыр – күз күрер.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии