Туктатырга вакыт җиткәндер инде!

Франциядәге террорчының гамәленнән соң, кулыма каләм алмыйча, үз фикерләрем белән уртаклашмыйча кала алмадым.

Террорчылар – бүгенге көндә кешелек дөньясының иң куркыныч дошманы. Алар үлем, авыру, җимереклекләр, кайгы, күз яше, ятимлек, толлык, гариплек, куркыныч, бәхетсезлек китереп чыгара. Бу дөньякүләм афәткә чик куяр өчен бердәм көрәшергә, террорчыларны бу юлдан тыярлык ниндидер чаралар уйлап табарга кирәктер бит инде. Ничә еллардан бирле бөтен дөньяны дер селкетеп торалар. БМО нәрсә карый, нигә дөньякүләм оешмалар бернинди дә чаралар күрми?

Террорчыларны мөселманнар дип әйтүләренә, ислам дине белән бәйләүләренә йөрәк әрни. Алар – мөселманнарның дошманы. «Гөнаһсыз кешене үтерергә», – дигән бер генә сүз дә юк Коръәндә. «Бер гөнаһсыз кешене үтереп, куркытып, ислам динен таратырга кирәк», – дип Коръәнне аңламаган – надан кеше генә ялгыш аңлатырга мөмкин.

Террактта аны кылучы гына түгел, яшьләргә дөрес фән – дин белеме, тәрбия бирмәгән мәгариф тә, ислам дине лидерлары да, террорчыларга каршы көрәштә дөрес законнар уйлап таба алмаган депутатлар, чиновниклар да гаепле. Террорчыларның гамәлләре яшьләрдә ислам диненә карата ышанычны киметә, шуңа күрә ата-аналар да балаларын мәчеткә йөрүдән тыялар. Ислам диненең бик күп тәгълиматлары фән белән исбатланды инде, шунлыктан Коръәнне фанатларча ятлау гына җитми, фән белән бәйләп аңлатучылар булса, яшьләрдә дингә булган караш үзгәрер иде. Минемчә, террорчылык наданлык аркасында килеп чыга. Дөнья халкында ислам диненә карата нәфрәт тудыручыларны мөселман дип атап булмый. Ислам дине иң гуманлы, тыныч, кешелекле, чиста, кеше организмы өчен иң файдалы дин дип уйлыйбыз без. Чын мөселман эчкече дә, наркоман да, карак та, зиначы да, бандит та була алмый.

Франция террорында машина шоферы үлгәнлектән, беркемне дә гаепләп булмый. Тагын берәр акылсыз башы мондый афәтне кабатламас, дигән гарантия дә юк. Гомере өзелгән 84 кешенең гаиләсенә, исән калып та гарипләнгән йөзләгән кешегә кем ярдәм итәргә тиеш?

Көн саен Җир шарының әле бер, әле икенче ноктасында террор кабатланып торганда, иртәгә бездә булмас дип кем әйтә ала?

Нигә дөньяның ислам дине дәүләтләре, аларның җитәкчеләре, дин әһелләре Коръәнне дөрес итеп аңлатып, балаларны – яшьләрне дөрес тәрбияләүгә алынмыйлар икән? Нигә безнең имамнарыбыз, хәзрәтләребез – Равил Гайнетдин, Тәлгать Таҗетдин, Камил Сәмигуллин һ.б. бергәләп бөтен дөньяга, БМОга мөрәҗәгать кабул итмиләр? Террорчының әти-әнисенә «фашист яки шайтан тәрбияләүче» тамгасы тагарга, килгән зыянны түләттерергә, илдән куарга, җәмгыятьтән читләштерергә, гомумән, башкаларны уйланырга мәҗбүр итәрлек, куркытырлык чаралар күрергә иде. Кайсы ил террорчысы күпме зыян салган булса, ул зыянны шул илдән түләттерергә кирәк. Ул ил белән дөньякүләм экономик, сәяси һ.б. аралашуны чикләргә, санкция кулланырга кирәктер бәлки.

Франциядәге террорны Тунис кешесе кылган, диелде. Ул үтергән кешеләрнең гаиләләренә, имгәнгәннәрне дәваларга, йә гомер буена яшәрлек түләп торырга Тунис хөкүмәтеннән түләттерергә иде. Бәлки ул вакытта хөкүмәт җитәкчеләре дә үз гражданнарына башкача таләп куярлар, законнарны террор ясамаслык итеп язарлар иде. Безнең илдә дә ничә террор ясалды, имгәнгәннәргә пенсияне безнең өстән безнең Пенсия фонды түли. Кем ясаганы билгеле булгач, нигә шул кеше яки дәүләте түләми? Түләмәгән очракта БМО икътисадый кабалада калдыруны таләп итсә, башка дәүләтләр дә уйланырлар иде.

Мин бу чараларны кайсыдыр дәүләткә законсыз, эчке эшләренә тыкшынып сугыш башлаган ил өчен дә кулланырга кирәктер дип уйлыйм, чөнки хәзерге технологияләр заманында барлык илләр бергә киңәшеп, сөйләшеп, киңәшеп кенә кешелек дөньясын саклап калып була.

Йөзләгән пенсионер исеменнән, Әлфия ЗАКИРОВА,

Казан шәһәре

Комментарии