Сайлау алдыннан матур вәгъдәләр биргән белән генә түгел…

Сайлау алдыннан матур вәгъдәләр биргән белән генә түгел…

«Праймеризда катнаштык. Сайлауга башка бармыйбыз!» дигән мәкаләдә («Безнең гәҗит», №22, 1 июнь, 2016) Яшел Үзән районының Октябрьск бистәсендә ике ел буена җирле үзидарә башлыгы булып торган, халыкка күп файда китергән Эдуард Шәрәфиевне 2018нче ел сайлауларына депутат булып сайлану өчен праймеризда катнашудан исемлектән сызып атулары турында язылган иде.

Әлеге мәкаләне укыгач, тагын бер кат «Бердәм Русия» партиясенең халык өчен кешелексез булуын, бары тик олигархларның мәнфәгатьләрен генә яклаучы партия икәнлеген аңлыйсың. Алар халык өчен тырышып йөрүне яратмыйлар шул. Бу партиянең эш-гамәлләре шул КПРФ гамәлләренә тәңгәл килә, дисәм дә ялгыш булмас, мөгаен. Әлеге партиядә, элек шул компартиядә торган кешеләр хәзер җитәкче урыннарда утыралар, элеккеге гадәтләрен дәвам итәләр. Алар сугыш чоры ятимнәренә ярдәм итүгә дә аяк чалалар.

Мин «Безнең язмышны өч кенә «әйе» хәл итә» дигән язмамда («Безнең гәҗит», №27, 9 июль, 2014) шушы «Бердәм Россия» партиясенең кешелексезлеге, мәрхәмәтсезлеге турында язып чыккан идем. КПРФ фиркасе Думага карау өчен керткән проектны КПРФ, ЛДПР, «Гадел Россия» депутатлары яклап тавыш биргән, ә «Бердәм Россия»дән бары тик өч кенә депутат яклаган. Ул партиядән Татарстаннан да шактый гына депутатларыбыз бар, димәк, алар да безнең язмышка битараф. Шундагы депутатларның берәрсенең әтисе яки дәү әтисе, бабасы сугыш кырында башын салдымы икән соң? Сугыш ачысын, авырлыгын татыдымы икән депутат-олигархларыбыз? Алар барысы да үз мәнфәгатьләрен, үз кесәләрен генә кайгырталар шул, ни өчен алар синең, минем мәнфәгатьләрне кайгыртырга тиеш?

Авыл саен булган сугыш чоры ятимнәрен санасаң, ике кулның бармаклары да артып кала торгандыр инде хәзер. Булганнары да китеп бетсен, аннары закон чыгарырбыз, диеп уйлыйлардыр, чөнки без – сугыш алдыннан туган балалар да 80 яшькә җитеп киләбез, күбебез – зират әһелләре инде.

Сугыш ятимнәренә Аман Тулеевлар, Сергей Морозовлар һәм башка төбәк губернаторлары кайдан акча табып түли ала икән соң? Ә нефть өстендә утырган Татарстан, аның җитәкчеләре андый мөмкинлек таба алмыйлар. Үзләре ничек эшләргә икәнлекне белмәсәләр, түли торган шул төбәкләрдән тәҗрибә өйрәнеп кайтсалар иде. «Без булдырабыз!» дип үзләре өчен булдырганны мактанып йөрү генә мәртәбә булмасын иде.

Кыскасы, бу партия яшәгәндә, без сугыш ятимнәренә бернинди ярдәм булмаячагына инандым инде.

Путин белән бер очрашуында Зюганов сугыш ятимнәренә ярдәм итү турында искәрткән иде, Путин да кистереп кенә «булыр» диеп әйтмәде бит, барысын да үзләре тудырган кризиска сылтады. Үзегез дә беләсез, Русиядә кризисның бер генә көн дә бетеп торганы юк.

Йомгаклап шуны әйтәсем килә, сайлауларда уйлабрак, белебрәк сайлагыз, ялгыша күрмәгез. Сайлау алдыннан алар матур вәгъдәләр бирә беләләр, сайлангач, эшләре түгел, үзләре дә күренмиләр. Дөресен генә әйткәндә, бу «праймериз» дигәннәре дә халыкның башын бутап, акча саву гына дип уйлыйм.

Юныс ЗАКИРОВ,

Яшел Үзән шәһәре, Зур-Җәке авылы

Комментарии