Сабан туена русча исем эзлисе юк

«Безнең гәҗит»тә «Сабан туе ничек Праздник плуга булсын?!» (№23, 8 июнь, 2016) дигән мәкалә чыккач, нәрсә дияргә дә белмәдем. Үзем белгәнчә язып карыйм әле, бәлки минем белән килешерләр, дип уйлыйм. Һәркем беләдер, сука сука инде, җир катламын йомшарта торган корал. Сука сабан булмый, җирне июнь аенда сука белән эшкәртәсе, бу – пар җире дип атала. Шул җиргә арыш чәчелә. Арыш чәчү өсте була. Августта бөтен уңыш җыеп алынгач, басуларны сука белән эшкәртәләр – сукалыйлар.

Көздән эшкәрткән җирләр җитешкәч, яз көне сабан ашлык чәчәргә чыгалар. Чәчелгән ашлык: бодай, арпа, солы, борчак, тары – барысы да сабан ашлык була. Бәрәңгеләр, башка культуралар утыртылып беткәч, халык бәйрәм ясый, ягъни Сабан туе. Сабан – иген мәгънәсендә дип уйлыйм. Иген, уңыш, икмәк – яшәү көче. Сабан туен сугышка кадәрге елларда сабан ашлык чәчүенә чыгар алдыннан ясаганнар. Әби-бабайлар шулай дип сөйлиләр иде. Аннан соң, арыш урагына төшәр алдыннан Җыен булган. Ул да Сабан туе шикелле, ләкин июльдә. Бик күңелле бәйрәмнәр. Хәзер күңеллесе бик аз, җитмәсә, исемен дә бозалар. Сука сабан да, иген дә була алмый, ул – корал. Сабан туе бәйрәменә русча исем эзлисе юк, руслар ничек бар, шулай әйтсеннәр, ә, ү, ө, һ, ң авазлары юк анда. Без бик күп сүзләрен үзгәртмичә кабул итәбез. Аларга ярыймы дип баш ватасы юк. Әллә мин дөрес уйламыйммы?

Рәшидә әбиегез ГАЙФЕТДИНОВА,

Кукмара районы, Зур Сәрдек авылы

Комментарии