Юрий Гортышов: «КАИ – җир кендеге»

Кунакка баргач – киемгә, эшкә белемгә карап каршы алалар. Бүгенге абитуриентларга нишләргә, кая барырга? Кайсы югары уку йорты менә дигән белем бирә? Нинди ияләре иртәгә дә, берсекөнгә дә кирәк булачак? Бу хакта А.Н.Туполев исемендәге дәүләт техник университет (КАИ) ректоры, академик – Гортышов Юрий Федорович белән сөйләштек.

Юрий Федорович, быел дәүләт карамагындагы югары уку йортлары – 30 мең, техникум һәм училищелар – 20 мең алырга әзер. Ә өлгергәнлек аттестатын нибары 25 мең татарстанлы гына алды. Абитуриентларга кытлык сезнең университетта сизеләме?

– Узган ел белән чагыштырганда, техник белгечлек урыннарын арттырдык. Шулай да инде алты мең гариза биреп өлгерде. Уртача алганда, бер урынга биш кеше туры килә дигән сүз бу. Реаль конкурс, әлбәттә, ул кадәр түгел. Гадәттә, бер документларын 3-4 уку йортына тапшыра. Димәк, чын конкурсны белү өчен, гаризалар санын 3-4кә бүлеп карарга кирәк. Әйтик, “хезмәткәрләр белән идарә итү” белгечлегендә бер урынга 110 (!) кеше гариза бирде. Түләүсез урыннар дүртәү генә булуга карамастан. Ә менә эретеп ябыштыручы булырга теләүчеләр – бер урынга 1,3 кеше генә. Хәзерге вакытта иң кирәкле эшче һөнәрен сайлаучыларга, чыннан да, кытлык.

Студентлар уку йортына мәктәптә тапшырган БДИ нәтиҗәләре белән кабул ителә. Сезнеңчә, БДИ укучының белемен объектив бәялиме? Татар авылы мәктәбендә һәм Мәскәү гимназиясендә укыган балага бер үк таләп кую дөрес тә түгел бит.

– БДИны хуплыйм, мәсьәләгә бердәм һәм гадел караш дип саныйм. Һәр мәктәп баласы югары уку йортына кергән заманда әлеге система бик уңайлы. Чөнки абитуриент документын теләсә кайсы югары уку йортына җибәрә ала. БДИ тапшырганда туган кытыршылыклар да вакытлыча гына, минемчә. Ләкин мәктәп укучыларына бертигез таләпләр кую белән беррәттән, без ул белемне алу мөмкинлеге дә тудырырга тиеш. Горурлыгыбыз, галим Тәлгать Сираҗетдинов, мәсәлән, укырга кергәндә русча начар сөйләшә иде. Шул чакта телне начар белә дип институтка алмаган булсак, нинди галимне югалтыр идек!

Югары уку йортларында, шул исәптән КДТУда да балл-рейтинг системасы кертелде. Әлеге яңалыкның үзенчәлеге нидә?

– Укытучылар балл-рейтинг системасына каршы килде. Чөнки ул студентка гына түгел, укытучыга да яңа таләпләр куя. Укыган лекцияне вакытында сорау бик җиңел ул. Ә әлеге система нәтиҗәсендә, һәр бүлекне үткән саен студентның белемен тикшерергә, өстәмә әзерләнергә кирәк. Студент та төркемдәшләреннән артта калуын Яңа ел алдыннан түгел, сентябрьдә үк күреп алачак. Бу – белемне даими үстерүгә этәргеч. Баласының укуы белән танышу өчен, әти-әнигә дә мөмкинлекләр тудырылды. Студентның балларын интернеттан карап була. Кыскасы, балл-рейтинг системасы өстәмә мәшәкатьләр сораса да, бары тик уңай нәтиҗәләр бирә.

Бер югары уку йорты укытучысы: “Хәзерге студентларның тырышып укырга теләге юк, эленке-салынкы йөриләр”, – дигән иде. Бәлки, моның сәбәбе җитәрлек стимул булмаудадыр?

– Университетта эш процессы ике яклы барырга тиеш. Студентның – укырга, укытучының укытырга теләге булсын. Бүген уку-укытуның иң зур тормозы – студентның җитәрлек дәрәҗәдә тырышмавы. Әлбәттә, ул дәүләт пропагандасына бәйле. “5”легә укучының перспективасы башка студентныкыннан әллә ни аерылмау да – сәбәпче. Эшкә алганда билгегә карасалар, кызыл диплом иясен яхшырак урынга алсалар, зуррак булса, һәркем тырышыр иде. Тирә-яктагы бөтен ситуация, мохит студентны укуга этәрергә тиеш. Китапханәдә утыручыны, укуга көчен жәлләмәүче студентны күргәч, безнең ничек сөенгәнне белсәгез. Яшьләрнең күбесендә яхшы уку белән якты киләчәк арасындагы күперне тоемлау юк. “Әй, укып бетерәм дә икенче тормыш башлыйм. Эшләгәндә тырышырмын”, – дип фикер йөртәләр. Бу – адашу. Мәктәп бусагасыннан, студент чактан ук булдыклы, акыллы кеше гаиләсендә дә, эшендә дә шундый була.

Бүгенге студентларның стипендиясе күпме булырга тиеш дип саныйсыз?

– Ким дигәндә, ашарга гына җитсен өчен дә дүрт мең ярым чамасы булырга тиеш. Элек 40 сум стипендиягә ай буе рәхәтләнеп яшәп була иде. Үзем Ленин стипендиясе белән бергә аена 100 сум алдым. Без укыган чор белән чагыштырганда, хәзерге студентлар бөтенләй башкача, күпкә яхшырак шартларда яши. Стипендия, әлбәттә, чыгымнарны капларлык түгел. Шуңа күрә күбесе эшләп укый. Анысы да укуның сыйфатына начар тәэсир итә.

Европа илләрендәге белем бирү системасын ничек бәялисез?

– Швеция, Италиянең югары уку йортлары белән даими эшлибез. Бер ректордан алардагы уку-укыту системасы турында сорадым. Беләсезме, мәктәптәге белем дәрәҗәсенең кимүен әйтте. Алга киткән илләрнең күбесендә әлеге проблема бар. Ә Африка илләре, Һиндстан, киресенчә, үрнәк булырлык. Чөнки анда балалар хәерчелектән чыгу максаты белән тырышып-тырмашып укый.

Юрий Федорович, КДТУга кайлардан килеп укыйлар?

– Студентларның 70-85%ы – республикадан, 10-15%ы чит төбәкләрдән. Сирия, Кытай, Германия, Польша һ.б. илләрдән килүчеләр бар. Университетның тугыз филиалы эшли. Бервакыт яныма бер студентканың бабасы килде. “Филиаллар ачканга рәхмәт. Мәктәп тәмамлагач, кызыбыз ике ел яныбызда торды”, – ди. Билгеле дәрәҗәгә үсә алмаган, биналары булмаган “йомшак” филиалларны ябу очраклары да булды.

Һәр студентны, абитуриентны борчыган тема – эшкә урнашу турында да сөйләшик инде.

– Техник белгечлекләр буенча эшкә урнашуның грамм да авырлыгы юк. Дөресен әйткәндә, аларны хәтта тәмамлаучылар саныннан да күбрәк сорыйлар. Ләкин эш тәкъдим итүче дә хезмәткәренә җитәрлек мөмкинлек тудырырга тиеш. 5 мең сумга, әлбәттә, яшәп булмый. Хезмәт хакы күтәрелсә, бераз эшләгәч, фатир алу перспективасы ачылса, кичәге студентларның бөтенесе үз белгечлеге буенча эшләр иде. Юристлар, икътисадчылар артык күп, диләр. Кайсы гына өлкәне алсак та, эшен җиренә җиткереп башкара белгән, яхшы хезмәткәрләр бөтен җирдә җитми.

БДИның югары баллары белән берничә уку йортына үтеп тә, КАИны сайлаучылар бар. “Биредә көчлерәк укыталар”, – ди алар. Әйе, КАИның шырдый-бырдый университет булмавын, ялкауларны яратмавын һәр студент белә. Монда чыныккан кеше тормыш мәктәбендә дә сынатмас.

Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА

Комментарии