БДИ кая илтә?

Илебез, җиребездә ниләр генә булмый. Кризис булуга да карамастан, телебезне җир йөзеннән юк итү өчен, җиң сызганып эшкә керештеләр.

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының БДИ бары тик рус телендә генә бирелергә тиеш дигән 362нче фәрманы телебезне, гомумән, Русиядәге башка милләтләрнең киләчәк юлларын ябып куйган кебек булды.

Аллага шөкер, моның белән килешмәүчеләр дә табылды. Беренчеләрдән булып, курыкмыйча, шәһәренең Мәрҗәни исемендәге гимназиясендә укучы балаларның әти-әнисе, ризасызлыкларын белдереп, Мәскәүдәге Югары судка гариза тапшырды. Ә судларда барысының фикерен яклап, кыю йөрәкле Камәрия Хәмидуллина катнашты. 16 апрельдә башланган утырышка 21 апрельдә йомгак ясалды. Кызганычка, безнең файдага түгел. Мондый судка китаплар, документлар белән генә килеп, әллә ни күпкә ирешеп булмый. Гомумән, без татарларның гына түгел, Русиядә яшәүче башка милләтләрнең дә хокукы бозыла. Әлеге очракта бар халык үз мәнфәгатен яклап чыгыш ясарга тиеш. Русиянең Конституцион судына кабат шикаять биргән очракта, судка ныклы дәлилләр белән барырга кирәк. Иң төп юнәлеш РФ Конституциясе булырга тиеш. “Һәркем үз милли телендә белем алырга хокуклы. РФ Фән һәм мәгариф министрлыгы чыгарган 362нче карарга каршы килүен исбатларга кирәк. Бәрәңге әрчеп, бәрәңге пешергәч, син өстәлгә токмач бирә алмыйсың. 11 ел татарча укып, урысча бирүне нәкъ шулай чагыштырып була.

Без бу ил гражданнары буларак, үз бурычыбызны төгәл үтәп барабыз. Салымнар һәм җыемнарны вакытында тапшырып, 18 яшь тулган улларыбызны армия дигән мәхшәргә озатабыз. Әле яшәвебез белән экологиягә зыян салучылар буларак, хөкүмәткә күптин-күп акча түлибез.

Бурычлар үтәлгәч, хокуклар кысылырга тиеш түгел. Демократия хөкем сөргән илдә яшибез югыйсә. Түләүсез белем алу һәм медицина ярдәменә шактый акча түгәбез, ә эшләп юньле ала алмыйбыз.

Русиядә яшәүче һәр кеше рус телен яхшы белергә тиеш диләр. Дөрес, урыс телен белмәгән кеше илебездә бармак белән генә санарлык. Әле күпләребез әллә ничә чит тел дә белә. Ләкин бер кешедә ике җан була алмаган кебек, ике телдә бер дәрәҗәдә фикер йөртә, уйлый алмыйбыз. Ул барыбер күңелдән тәрҗемә ителә. Республикасы Конституциясен кисә-кисә, тураклый-тураклый Русиянекенә тәңгәлләштереп бетерделәр. Инде русча сөйләшеп, тәре тагып кына йөрисе калды.

11 ел татарча укыган бала ничек итеп ул имтиханны рус телендә “5”ле яки “4”легә бирсен инде?! Әгәр дә бу фәрманга үзгәрешләр кертелмәсә, икенче уку елына бик күп татар сыйныфлары, мәктәпләре юкка чыгачак. Әле моның аяныч вакыйгалары алда булачак. Бер буын алышынуга, татарча белмәгән ата-анадан чип-чи “” туачак. Русиядә башка кешеләре бетеп, бары рус телле дәүләткә әйләнүен сизми дә калачакбыз. Әле 362нче фәрманны чыгаручыларның исеме алтын хәрефләр белән тарих битләренә язылыр һәм премияләр бирелер.

Бары рус телендә генә имтихан бирүне ишеткәч, күпме укучы стресс кичерде. Кан-күз басымы, баш авыртулары – күбесенең диагнозы. Без менә шуны: укучылар сәламәтлегенә зур зыян килүен исбатларга тиеш.

Бердәмлектә – көч, диләр. Татарстанда югары белемле, бөек фикерле юристлар бик күп. Конституциясе судында җиңүгә өметебез зур булырга тиеш. Бик ныклы фикерләр белән үзебезнең дөреслекне исбатларга гына кирәк. Мәшһүр Г.Тукайлар, Г.Исхакыйлар кебек көчле рухлы булсак, югалмабыз, киләчәккә үрләрбез!

Рәзинә СӘМИГУЛЛИНА.

Саба районы, Олы Артыш авылы.

Комментарии