- 15.06.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №24 (13 июнь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Карлар эреп, җир өсләре ачылуга, ел саен үзебезне 3-4 айга дөньядагы иң кәттә, иң текә «ял йортлары»ның берсенә – авылга, бакчага багышлыйбыз үзебезне! Урыслар әйтмешли, монда «все включено», өстәвенә әлеге «ял йорты»ның путевкасы да бушлай! Солярий кирәкме сиңа, рәхим ит – кояш астында җиде кат тирең салынып төшкәнче кызын. Сауна, душ кирәксә – яңгыры коеп китәргә генә тора. Релаксация дисәң – сандугачы, тургае баш очыңда моңлы көйләрен суза. Тренажерда шөгыльләнергә теләгең бармы, рәхим ит – «кәтмән» дип аталучы, гасырлардан-гасырларга ата-бабадан мирас буларак күчкән менә дигән тылсымлы корал мускулларыңны гына ныгытып калмый, уч төпләреңә сөялләр дә бүләк итәр! Түтәлләрдәге чүпләрне утап җибәрсәң, кулларыңа туган җир туфрагы бернинди кыналарга да алыштыргысыз бизәкләр сырлап куяр. Ә билләрең көн-төн диетада утырган назәкатьле туташ, ханымнарныкыннан да нечкәребрәк, сылуланыбрак китәр!
Көзләр җитеп, кире шәһәргә әйләнеп кайтуга сине мең сорау тулы караш белән танышларың сырып алачак: «Кайда ял иттең? Кайда шулай кызындың? Кыйбатка төштеме?» кебек сорауларга күмәчәк. Ә син серле генә елмаеп, кан төшкән җилкәләреңне киерә төшеп: «Әлбәттә, диңгездә! Бар да искиткеч булды!» – дип елмаясың! Шулай булмый ни, туган якның саф һавасы, шифалы сулары һәм физик хезмәте безне кечкенәдән чыныктырды ич инде! Нишләп әле сер биреп торыйк, бирмибез, шулай бит, дусларым?! Килешәсезме минем белән?!
Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА,
Азнакай шәһәре
Комментарии