Тәмле свитер

Курсабаш сигез еллык мәктәбендә укыганда, укулар бетәр алдыннан фестиваль була, әзерләнә торыгыз, дип кисәтеп куйдылар. Мин шуңа күрә бик ныклап кечкенә Сабантуйга әзерләнә башладым.

Шундый көннәрнең берсендә безгә Керәнледән кунаклар менде. Шәрифел тәтәнең Чиләбедә яшәүче ике малае да бар иде. Алар безгә яңа киемнәр, тәм-томнар алып кайткан булганнар. Калганнарныкын хәтерләмим, ә үземнеке мәңге истә калды.

Миңа шундый матур, төрле төстәге буй-буй юллы свитер алып кайтканнар. Шунда ук иске сәләмәләремне салдырып, таман микән, дип киертеп тә куйдылар.

Бер кигәч, салу юк инде! Ул сөенүләрем! Безгә, әтисез үскән өч балага, берүзе эшләп, әни каян алып бирә алсын инде? Кеше искесе киеп үстек.

Икенче көнне миңа хуҗалык көтүенә чыгарга туры килде. Ничек итсәм иттем, яңа свитерны киеп чыктым.

Көтүченең берсе – «нимечтә плиндә» булганы өчен Сталин лагерьларында газап чигеп, исән-сау кайта алган, кайткач та җәберләнгән, бик акыллы, тырыш, кечкенә генә буйлы Хатип абый иде.

Көн башта салкынча булды, соңрак җылытып җибәрде. Маллар бераз тынычлангач, минем биеклеккә сикерү белән шөгыльләнәсем килә башлады.

Бер таяк табып, шуны җиргә кадап куйдык та, шуңа чыбыркының очын бәйләдек. Икенче башын Хатип абый тотып тора. Мин сикерепме сикерәм. Хатип абыйга да кызык булып китте, ул миңа көч биреп тора. Мин өстемдәге кием пычранмасын өчен, салып куйган идем. Шул мәлне көтүнең ашлыкка кергәнен күрдем дә торып йөгердем. Хатип абый да икенче яктан көтүне җыйнап алып килеп, элеккеге урынга килсәк, күзләр шар булды.

Минем свитер Низамыйның мүкләк сыерының авызына кереп бетеп бара, җиңе генә күренеп тора. Сыерны тотып, җиңне тартып-тартып карадык, юк, бирмәде. Җайлап кына чәйнәп йотты свитерны.

Авылдашым Хатип абый күптән юк инде, аның якты истәлеге генә күңелемдә саклана. Авыр туфрагы җиңел булып, урыны җәннәттә булса иде.

Миңнефәрит МОТАЛЛАПОВ,

Саба районы, Байлар Сабасы

Комментарии