Нәүрүз

19нчы март көнне үзебезнең гаилә белән Казан ипподромында үткәрелгән Нәүрүз бәйрәмендә катнашу насыйп булды. Анда Сабан туендагы кебек, халык күп җыелган иде. Шул сәбәпле, машина куярга урын табу пробелмасына да юлыктык. Якын-тирәдәге йортлар әйләнәсе машиналар белән шыгрым тулы. Җәмәгать транспорты белән килсәң, кулайрак буласы икән.

Без килеп кергәндә артистларыбызның җырлаулары яңгырап тора иде. Сәгать уникедә зур сәхнәдән республикабыз вәкилләренең тәбрикләүләреннән соң, төрки халыкларның вәкилләре чыгышларын тыңладык. Хәзерге вакытта бәйсезлек алган илләрнең исемнәрен атап тәбрикләгәндә, аларны дәррәү алкышлыйлар, үзләренең әләмнәрен болгыйлар. Алар өчен шатланып, мондый көннәр безгә дә кайчан килер икән, дисең.

Кардәшләребезнең концерт номерларын караганда, аларның талантларына сокланып, болар бер халыктан да ким түгел икән, дип утырдык. Ипподромның иркен мәйданында һәрбер милләт вәкилләре үзләренең сату урынын булдырып, анда милли музыка, җыр-бию яңгырап тора, халык җыелып, тамаша кыла.

Безнең төрек милләтеннән булган гаилә дустыбыз бар. Ул безне әти-әни дип йөртә, гәрчә аның әнисен гомердә дә күргәнебез булмаса да. Ул үзләренең милли ризыгы булган пәхләвәне, Аллах ризалыгы өчен булсын дип, килгән кунакларга бушлай өләшеп торды. Ә менә пылау пешерүчеләр бу көнне шактый зур табыш алгандыр, бер тәлинкә пылаулары 250 сумнан иде.

Ничек булса да, бәйрәм – бәйрәм инде ул. Көне дә кояшлы, матур көн булды. Кемнәрдер шатланып, күңел ачып йөргәндә, күңелгә һәлакәтле урыннардагы егетләребез килә. Алар алдында үзеңне уңайсыз хис итә башлыйсың. Бу дөньяда яши белеп яшәгән кешегә рәхәтләнеп гомер итәр өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Табигать байлыклары, җире-суы, язы-кышы – барысы да Аллах тарафыннан кеше өчен булдырылган. Шул рәхәтлекләрнең кадерен белеп, булдырылган байлыкларны туздырмыйча, төрле кирәкмәгән һәлакәтләр китереп чыгармыйча, үзара хөрмәтләшеп, татулык белән яшәүдән дә кадерлерәк нәрсә юктыр кебек күренә.

Бу дөньяда яшәгәндә шатлыклы да, кайгылы да хәлләр булып тора. Күптән түгел Төркиядә нинди фаҗигаләр булды, күпме кеше җимерекләр астында калып һәлак булды. Табигать алдында без көчсез, бер ни дә эшли алмыйбыз. Ә инде шундый бәла-казаларны акыллы-белемле кешеләр махсус китереп чыгарса, аны аек акыл белән аңлап булмый. Иртәгә нәрсә буласын да белерлек түгел бу заманда. Аллага тапшырдык.

Рәфкать ИБРАҺИМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии