- 15.04.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №15 (13 апрель)
- Рубрика: Тормыш сулышы
1961нче елның 12нче апрель көнендә без – бер төркем балалар, Карлы авылы болынына бардык. Ул елларда язгы ташу вакытында Карлы елгасы ярларыннан ташып чыгып, болындагы вак кына күлләргә җәелеп үтеп керә иде. Су белән балыклар да кереп кала. Бу хәл гомер-гомергә шулай булган. Су азаеп калгач, вак күлләрдәге балыкларны кул белән дә тотарга мөмкин. Без шул күлләрне карап әйләндек. Әле сулары тирән булгач, ул көнне суга кермәдек. Ул көн шул кадәр матур булып, болытсыз зәңгәр күктәге якты кояш җирне җылытып, яшел чирәм күтәрелеп килә. Яз көннәрендә була торган салкын җилнең әсәре дә юк.
Мин бертуган энем Равил, каршы күршем Рәфыйк, туганнан туганым Вазыйх һәм Шакир абый малае классташым Әнвәр белән көлешә-көлешә, юлга язгы чирәм ашарга төшкән чыпчык, сыерчыкларны куркыткалап, акрын гына кайтып киләбез. Менә бервакыт авыл өстеннән тирә-якка радио тавышы ишетелә башлады: «Советлар Союзы космоска космонавт җибәргән! Ул хәрби очучы өлкән лейтенант Юрий Гагарин!» Ул елларда безнең авылның җәмигъ мәчете клуб итеп файдаланылды. Ә аның янәшәсендәге биек агач баганага кара төстәге зур радио беркетелгән иде. Шул радио авыл халкы өчен дөньяның барлык хәбәрләрен җиткереп торучы бердәнбер чыганак хезмәтен үтәде. Дөрес, кайбер йортларда шундый ук кара тәлинкә радиолар да бар. Ләкин бар халык та иртән-иртүк эшкә киткәч, өйдә аны тыңлаучы юк. Ә бу радио иртән Ключарев музыкасы белән иртәнге физзарядкадан тотынып, кичке уннарга кадәр эшләп тора. Аның тагын бер уңай ягы – сәгать саен төгәл вакытны әйтә!
Менә шул радио, без өйләребезгә кайтып кергәнче, Юрий Гагаринның кем, кайда туганын, мәктәптә ничек укыганын, кайда хәрби хезмәттә булганын төгәл итеп җиткереп өлгерде. Хәтеремдә, әле шул чакта Никита Сергеевич Хрущев та берничә шатлыклы сүзләр әйтте. Бу вакыйгаларга 45 ел вакыт үтсә дә, 12нче апрель минем хәтеремдә бик шатлыклы көн булып сакланып калды.
Расих ҖӘЛӘЛ,
Буа районы, Карлы авылы
Комментарии